Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада санитар-чистарту икеайлыгы бара

    Язгы өмәләргә барлык оешмалар да чыгар, дип өметләнәбез. Чүп бик күп, без генә җыештырып бетерерлек түгел, ди “Чиста шәһәр” оешмасының өлкән мастер Рафисә Хаҗиәхмәтова

    Районда көнкүреш калдыкларын җыю мәсьәләсе тиешенчә оештырылган, Кукмарада автобус тукталышларында, җәмәгать урыннарында махсус чүп савытлары да куелган. Аунап яткан чүп-чар бөтенләй булмаска тиеш кебек. Шуңа  карамастан, юл читләрендә эрегән кар астыннан инде төрле тәм-том каплары, шешәләр күренде. Бу – авыл урамнарына да, шәһәребезгә дә кагыла торган проблема.

    Март азагында ук инде урамнарда  “Чиста шәһәр” оешмасының кулларына чүп капчыклары тоткан хезмәткәрләре күренә башлады. Билгеле, кемдер ташлап калдырган чүп-чарны җыю бер дә күңелле эш түгел.

    - Язгы өмәләргә барлык оешмалар да чыгар, дип өметләнәбез. Чүп бик күп, без генә җыештырып бетерерлек түгел, - ди өлкән мастер Рафисә Хаҗиәхмәтова. - Кибет яннарында буш шешәләр, тәмәке төпчекләре, дисеңме. Шулай ук, кибет идәннәрен югач, суны барлык чүбе белән урамга чыгарып түгү очраклары бар. Яңа ачылган бер сәүдә үзәге яныннан гына биш капчык чүп-чар җыеп алдык, арасында төзелеш материаллары калдыклары да бар иде. Югыйсә, сәүдә нокталары 15 квадрат метр әйләнә-тирә территорияләрен үзләре җыештырып торырга тиеш.

    Тирә-юньне чүпләүчеләрне, әлбәттә, һәрдаим күзәтеп тә, һәрчак кулларыннан эләктереп тә булмый. Намусы да борчымый, күрәсең, аларны. Шулай да кибет тирәләре чиста булырга тиеш. “Сәүдә нокталарының эшчәнлеген  тикшергәндә чүп-чар мәсьәләсен исәпкә аласызмы?” – дигән сорау белән Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары буенча баш дәүләт санитар табибы урынбасары Анатолий Кирилловка мөрәҗәгать иткән идек.

    Реклама

    - Объектларны планлы һәм Россия хөкүмәте карары нигезендә планнан тыш тикшерүләр вакытында, шулай ук район комиссиясе составында рейдларга чыкканда безнең игътибардан берни читтә калмый: янәшәдә чүп савыты,чүп контейнеры, контейнер өчен мәйданчык бармы – барысын күздә тотабыз, - дип җавап бирде ул.

    Җир шарының көнкүреш һәм җитештерү калдыклары белән елдан-ел ныграк пычрануы иң катлаулы проблемаларның берсенә әйләнеп бара. Җыелып яткан чүп тирә-юньне агулый, хәтта радиация чыганагы булып тора. Дин әһелләре әйтүенчә, җиргә хәтта көнбагыш, чикләвек кабыгы кебек вак чүп ташлау да, әдәпсезлек кенә түгел, гөнаһ та икән.Чүплек аша чыгарга туры килсә, “Бисмиллә” әйтегез, бозым эләктереп, сәламәтлегегезне югалтуыгыз бар, дип әйтә иде элек әбиләр. Әмма бу хакыйкатьне колакларына да элмәүчеләр бар, табигать кочагына ял итәргә чыккач, үзләре артыннан чүп-чарны җыеп китүне кирәк дип санамыйлар. Ә бит кабат шунда килгәч, беркем дә чүп өеменә утырмый, әйбәт урынны сайлый. Җиләк-гөмбәне дә чиста җирдән җыярга тырыша. Төкермә чишмәгә, килерсең эчмәгә, ди бит халык мәкале. Су чыганагы, табигать турында гына түгел, яшәеш хакында да гомумиләштереп әйтелгән мәкаль бу.

    Кукмара урманчылыгының урманчы ярдәмчесе Фәнис Якупов әйтүенчә, Кукмара һәм Жилой Рудник авылы тау битләрендәге урманнардан ел саен  берничә трактор арбасы чүп җыела.

    - Кирпеч заводы каршындагы тауда урнашкан дачалар янәшәсендәге юлда ике яклатып чүп-чар өелгән була, аларны да җыештырырга туры килә. Юкса, эш планында безгә сынган, егылган агачларны җыеп алу гына каралган, - ди ул. – Кызганычка каршы, безнең хезмәтне хөрмәт итмичә, урманнарны пычратучылар бар. Кешеләр, өйләрендә чисталыкны ничек итеп саклыйлар, табигатькә дә шундый карашта булсыннар иде. Бездән соң яшәячәк буыннарга дөньяны ямьле итеп калдырыйк. Үзебез, урманчылык хезмәткәрләре, апрель азагында агачлар утыртуга керешәчәкбез, быел 300 гектардан артык җиргә яшь үсентеләр утыртылачак.

    фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: