Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада Ленин һәйкәле астыннан киләчәк буыннарга юлланган мөрәҗәгать тапканнар

    Юллама салынган капсула районның Туган якны өйрәнү музее фондына тапшырылды.

    «Кукмара туган якны өйрәнү музее»нда тарихи вакыйга булды: 1980 елда шәһәр үзәгендәге Владимир Ленин һәйкәлен төзегән вакытта киләчәк буыннар өчен дип куеп калдырылган капсула музей фондына тапшырылды.

    Әлеге чарага һәйкәл ачылышында капсуланы куюда катнашкан райондашларыбыз чакырылган иде. Истәлекле ядкәрне Зур Кукмара авылыннан Нурислам Галиев алып килде.

    Уй-планнары буенча капсула 2000 елда ачылырга тиеш булган. Әмма вакыт җиткәч, бу эш башкарылмыйча кала. Быел исә һәйкәлне ремонтлау эшләре башлангач, ул яшерелгән урыныннан табыла.

    «Капсулада киләчәк буыннарга мөрәҗәгать язылган кәгазь урнаштырылган. Аны куюда районның коммунистлар партиясе һәм Башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашты. Әмма аларның күбесе бүгенге көндә якты дөньяда юк инде. Без әлеге ядкәрнең музей фондына ни дәрәҗәдә кадерле бүләк булуын аңлыйбыз, шуңа күрә бүген бирегә җыйналдык», - диде Гөлсинә Сафина, кырык ел элек булган вакыйгаларны күңелендә яңартып.

    Гөлсинә апа – үзе дә ул вакытларда партия, комсомол органнарында кайнаган, укытучы булып эшләгән, соңыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә кадрлар бүлеген җитәкләп, лаеклы ялга чыккан кеше.

    Шул елларда район Башкарма комитеты рәисе урынбасары вазыйфасын башкарган Николай Белянинның да бу хат буенча әйтәсе фикерләре бар иде. Ул исә сүзне ерактан башлады. Аны тыңлаган вакытта тарихи мәгълүматлар кинофильмдагы кебек күз алдыннан үтте. Әйтерсең лә, бу вакыйгалар әле кичә генә булган.

    «Бөек Җиңүнең 30 еллыгына хәзерлек эшләре бик иртә - 1973 елда ук башланды, - диде Николай Егорович. - Поселокның барлык оешма җитәкчеләре белән бергә беренче секретарь Атлас Булатовның бүлмәсенә җыелдык. Анда икенче мәктәп каршындагы буш урынга сугышта һәлак булган солдат истәлегенә һәйкәл ачу турында сорау куелды. Һәм барлык җитәкчеләргә дә азык хәзерләү комбинатыннан көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына таба чокырга балчык ташып, мәйданчык ясарга кушылды. Шулай ук Казан сәнгать фонды белән элемтәгә чыгып, солдат фигурасына заказ бирергә кирәк иде. Моның өчен районның төзелеш һәм архитектура бүлеге мөдире Рифкать Закиров башкалага җибәрелде һәм шуннан соң, Кукмарага скульптурачы кайтып, сызымнарын ясап китте. Һәйкәлне ясап урнаштырдылар, Җиңүнең 30 еллыгы тантаналы рәвештә узды. Мин әлеге чарада, Татарстан сәнгать фонды җитәкчесенең катнашуыннан файдаланып, аннан Ленин һәйкәлен ясарга заказ бирүен сорадым. Үзем бу турыда Россия сәнгать фонды адресына хат әзерләдем. Бер ел эчендә һәйкәл Кукмарага кайтып та җитте. Әмма аны урнаштырырга мәйданчык әзер булмау сәбәпле, ул  коммуналь хуҗалык ишегалдында сакланды. Бары тик, район Башкарма комитеты бинасы салынып бетеп, җирләре рәсмиләштерелгәннән соң гына, Рифкать Закировка һәйкәлне куярга һәм Кукмарада уздырыла торган барлык демонстрацияләрне, бәйрәмнәрне шуның каршында оештырырга кушылды».

    Һәйкәлне урнаштыру исә ташчы, штукатур-маляр Михаил Акулов һәм рәссам Нурислам Галиев җилкәсенә төшә.

    «Минем район Мәдәният йортында эшләп йөргән еллар иде бу. Эшче бригадалар табарга, һәйкәл урынын мәрмәр белән түшәргә, диделәр. Аны бер машина кайтардылар да үлчәмнәре буенча аердык... Барлык эшләргә 5 мең сум акча каралган иде. Гильза-капсуланы исә киез итек фабрикасында Гаязов фамилияле токарь ясап бирде. Ә киләчәк буыннарга мөрәҗәгатьне Богомолова “пичәтләде”. Мин дә шул вакытта: “Ленинча яшәргә һәм эшләргә өйрәнегез”, - дип язып, үземнең майлы бияләемә тыгып калдырдым. Ул теткәләнеп беткән инде, язуын да укырлык түгел. Үзем куйган капсуланы ничә еллардан соң яңадан кулга алу бәхетенә ирештем, Ходай гомер биреп, бу көннәрне күрә алуыма бик сөенәм», - дип искә ала Нурислам абый.

    Мөрәҗәгать Кукмара типографиясендә калын кәгазьдә бастырыла, хәрефләре бераз алтынсу төс йөгертеп җыела. Анда барлыгы унөч кеше кул куйган: беренче секретарь Атлас Булатов, район Башкарма комитеты рәисе Зөфәр Сәйфетдинов, «Коммунизмга» колхозы комбайнчысы М.Муллахмәтов, «Россия» колхозы тракторчысы Илдар Ярмиев, «Урал» колхозы шоферы М.Фәттахов, «Восток» колхозы сыер савучысы Н.Бикбаева, Вахитов исемендәге колхоздан дуңгыз караучы Н.Борисова, «Татарстан» колхозыннан бозау караучы М.Гарипова, СМУның ташчылар бригадиры, Ленин комсомолы премиясе лауреаты Ф.Фәйзетдинова, киез итек фабрикасы хезмәткәре Г.Галләмова, 6нчы тегү фабрикасы тегүчесе Д.Зәйнетдинова, 9нчы фабрика тегүчесе М.Габдрахманова, госкомсельхозтехника шоферы А.Федоров. Хат  «Бүген 1980 елның 22 апрелендә В.И.Ленинның тууына 110 ел булган көндә без сезгә - бездән соң килгән буыннарга мөрәҗәгать итәбез», - дип башланып китә. Анда Ленин дәвамчыларының илне, районны үстерү буенча башкарган эшләре турында сөйләнә, киләчәк буыннар да Ленинча яшәргә, укырга, көрәшергә һәм якты тормыш – коммунизмга барырга чакырыла.

    Әйе, алар Ленин башлангычы белән тормышка ашырылган идея-фикерләре алга таба да дәвам итәр, дип уйлаган, Советлар Союзы кйачан да булса җимерелер, дип күз алдына да китермәгән. Бүгенге көндә бу мөрәҗәгатьнең кыйммәте шунда: ул – Совет чорын чагылдырган документ, тарихи ядкәр.

    Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»; музей

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 27 сентябрь 2020 - 16:56
      Без имени
      шуннан ?