Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада кыр эшләре оешкан төстә дәвам итә

    Яхшы һава торышын заказ белән сорап алып булмый. Көн салкынмы-җылымы, корымы-яңгырлымы - барысын да яхшыга юрап, язгы мәшәкатьләргә чумып яши авыл кешесе. Узган атнада да табигатьнең көйсезлегенә карап тормаганнар - күп басуларны тырмаларга, минераль ашламалар белән тукландырырга өлгергәннәр. "Тукай" агрофирмасында да безне, бүген-иртәгә чәчүгә керешәбез, дип каршы алдылар. Ә башка...

    Яхшы һава торышын заказ белән сорап алып булмый. Көн салкынмы-җылымы, корымы-яңгырлымы - барысын да яхшыга юрап, язгы мәшәкатьләргә чумып яши авыл кешесе. Узган атнада да табигатьнең көйсезлегенә карап тормаганнар - күп басуларны тырмаларга, минераль ашламалар белән тукландырырга өлгергәннәр.

    "Тукай" агрофирмасында да безне, бүген-иртәгә чәчүгә керешәбез, дип каршы алдылар. Ә башка кыр эшләре оешкан төстә дәвам итә. Агрофирманың "Гигант" бүлекчәсендә, әнә, Фәргать Мөхәммәдиев "Роса" белән уҗымнарга аммиак селитрасы сибә. Ә ашламаны басуга Фәнил Гарифуллин ташый, Рифнур Сәмигуллин исә төягеч белән бункерга тутырып тора.

    -Көнгә 250 гектарга ашлама кертәм. Узган ел да шушы техникада эшләгән идем, күнегелгән хезмәт, - диде Фәнил бункерга капчыкларны бушаткан арада. Бурсык-Елга авылы егете икән үзе. Яшь булса да, инде комбайнда эшләргә өлгергән, техника ремонтлауда да катнаша.

    Ул арада яныбызга килеп туктаган машинадан яшьләрчә җитез хәрәкәт белән кем төште дисәк - әлеге бүлекчәнең башкаручы директоры Николай Павлов икән. Күз тимәсен, 67 яшьлек ветеран быел 40нчы сезон кыр эшләрендә катнаша.

    Реклама

    -Килешеп эшлибез, әле үземне хөрмәт иткәннәре сизелә, сүземне дә тыңлыйлар. Өйдә дә эшләп йөрүемә каршы килмиләр. Үзеңнең кирәклегеңне тойгач, яраткан хезмәтемнән аерыласы килми әле, - диде ул, хәл-әхвәл сорашкач.

    Хезмәт хаклары да вакытында түләнә икән. "Айга 10-12 мең сум алган савымчылар да бар. Механизаторларга да начар түләнмәс", - ди Николай абый. Чыннан да, коры вәгъдә белән кешене эшләтеп булмый хәзер. Еллар буе акча күрми эшләү нәтиҗәсендә инде болай да авыллар никадәр алтын куллы, тырыш механизаторларын, белгечләрен югалтты. Ә биредә кадрлар юклыкка зарланмадылар үзе.

    -Тәҗрибәле тракторчыларыбыз, шоферларыбыз күп, барысы да иртәнге сәгать 5тән аяк өстендә. Кырларда кичке сәгать 8-9ларга кадәр эш тынмый. Көнгә ике тапкыр кайнар аш китерелә, - ди агрофирманың баш агрономы Радик Кәшәфетдинов. - 2035 гектарда уҗым культуралары чәчелгән иде, яртысыннан күбрәге өстәмә сый алды. 1011 гектар мәйдан биләгән күпьеллык үлән басуларының да күп өлешенә ашлама сибелде. Бу эшләрне ике-өч көндә тәмамларга кирәк. Мул итеп яңгырлар да явып үтсә, хезмәтебезнең нәтиҗәсе тагын да яхшырак булыр.

    Ә сабан культураларын 1800 гектарда игү планлаштырыла. Инде орлыкларны агулауга керешкәннәр. Агрофирманың ике "Моррис" комплексы, һәр бүлекчәнең берәр чәчү агрегаты бар. Техникага эш күләме зур, шуңа чәчү өстендә вакытның һәр минуты исәптә булачак. Игенче-механизаторлар өчен май бәйрәмнәре әнә шулай кызу эш белән үтеп китәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: