Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Кошлар бәйрәмендә 145 сыерчык оясы тәкъдим ителде

Бәйрәмдә сыерчык ояларыннан күргәзмә, кош оялары ясау буенча мастер-класслар оештырылды.

Бүген Кукмараның Атлас Булатов исемендәге паркта Кошлар бәйрәме үткәрелде. Анда сыерчык ояларыннан күргәзмә, кош оялары ясау буенча мастер-класслар оештырылды. «Галактика» балалар иҗат үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, күргәзмәдә районның егерме биш мәктәбеннән барлыгы 145 сыерчык оясы тәкъдим ителде, ә унике укучы мастер-класста катнашты.

Биредә кош ояларының ниндиләре генә юк иде: бизәкләрнең төрлелегеннән күзләр камаша. Билгеле, бу укучыларның гына түгел, ә әти-әниләрнең дә тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Зур Сәрдек гимназиясенең хезмәт укытучысы Руслан Баһавиев та бәйрәмгә 8 сыйныф укучылары Фәнис Вилданов һәм Дилүс Сәфәргалиевлар белән килгән иде. Булдыра, кулларыннан эш килә торган егетләр дип, укучыларын мактап кына телгә алды ул.

«Агач, тимер эшендә дә сынатмыйлар. Дәресләрдән соң кул астында булган материаллардан сыерчык оялары ясадык. Моның өчен гимназиядә кырдыру, тишү станоклары бар. Үзебезнең мәктәп яны территориясенә унбиш оя элдек, ә бирегә бишне алып килдек», - диде укытучы.

Оста кулында тимер дә бөгелә, диләр бит. Шуның шикелле Дилүс тә ясаган вакытта бераз авырлыклар булса да, без аларны җиңә алдык, дип җавап бирде. Дилүснең әтисе, бабайлары да бик һөнәрле кешеләр икән, шуңа күрә әлеге осталык нәселдән килә, дип уйлый ул.

Чарада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин сәламләде. Укучыларны һөнәргә өйрәтү, хезмәт тәрбиясе бирү максатыннан, бу - бик мөһим чара, дип билгеләп үтте ул. Бәйрәм балалар сәнгать мәктәбе укучыларының концерты белән үрелеп барды.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk