Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада бозаулар чәй эчә

    Табигатьнең сусыл үләнгә иң бай чагы. Шушы азык муллыгыннан файдаланып, сөт җитештерүне арттыруга ирешмәгән хуҗалыкны терлекчелектә нәтиҗәле эшли дип әйтеп булмый. Ә "Кукмара" агрофирмасында маллар көтүдә йөртелә башлагач, һәр сыердан көнлек савым ике ярым килограммга арткан. "Сөт елгаларын" арттыручыларның хезмәте белән танышыйк әле дип, Зур Кукмара терлекчелек комплексына килдек. Ул...

    Табигатьнең сусыл үләнгә иң бай чагы. Шушы азык муллыгыннан файдаланып, сөт җитештерүне арттыруга ирешмәгән хуҗалыкны терлекчелектә нәтиҗәле эшли дип әйтеп булмый. Ә "Кукмара" агрофирмасында маллар көтүдә йөртелә башлагач, һәр сыердан көнлек савым ике ярым килограммга арткан.

    "Сөт елгаларын" арттыручыларның хезмәте белән танышыйк әле дип, Зур Кукмара терлекчелек комплексына килдек. Ул стеналары агартылган төзек терлек тораклары, территориясендәге тәртип белән игътибарны читтән үк җәлеп итә.

    -Торакларны эчке яктан да чистарту, дезинфекция ясау бара. Савымчылар бу эшләрне буш вакытларында үзләре башкаралар, - ди комплекс җитәкчесе Алмаз Хөснетдинов.

    Иртәнге савым төгәлләнүгә, Булат Мөхлисов, Ильяс Гайнуллин, Айдар Сабирҗанов, Раниф Фәттаховлар сыерларны көтүгә алып чыгып китәләр икән. Фермадан ерак түгел үр өстендә җәйрәп яткан басу буйлап таралган сыерлар кичке сәгать 4тә генә әйләнеп кайта. Өстәмә тукландыру да оештырылган. Ә калган маллар утарларга чыгарылган, көн буе алларыннан яшел үлән өзелми. Шуңа тагын иркенлекне, саф һаваны да куш.

    Фермада савымчыларны очрата алмадык, ә бозау караучылар белән рәхәтләнеп гәп кордык. Яңа туган бозаулар Анфиса Ягьфәрова белән Зилә Гайфуллиналар карамагына тапшырылган. Иң җаваплы хезмәт бу, яшь малларны исән-имин үстерү ул ферманың киләчәге булу дигән сүз. Шуңа вакытларын да, тырышлыкларын да кызганмыйлар. Ел башыннан 214 бозау тууы да аларның эш күләме зур булуын күрсәтә.

    -Яшь баланы баккандай тәрбиялибез үзләрен. Имезлек суырырга, аннан сөт эчәргә өйрәтәбез. Көнгә өч тапкыр сөт бирәбез, ике тапкыр чәй эчертәбез, - диләр алар.

    Чәй дигәннәре - кычыткан, мәтрүшкә, имән кайрысы һәм башка дару үләннәре кайнатмасы икән. Читлекләргә дә миллекләр эленгән, солы, гранулалы витаминлы азык өстәмәләре дә куелган.

    Реклама

    Флүзә Галимуллина белән Фирая Галиевалар да мал карауның рәтен беләләр -фермада беренче ел эшләүләре түгел.

    -Эш булганга сөенеп йөрибез, өйдә ятсаң, берәү дә китереп бирми бит. Хезмәт хакы исәбенә бозау, печән-салам, ашлыгын биреп торалар. Сабантуй алдыннан, күп булмаса да, акчалата да өләштеләр. Терлекчелекнең хезмәте авыр инде аның, әле бит өйдә дә авыл кешесен тагын бер смена эш-мәшәкать көтеп тора, - диләр икесенә 100дән артык бозау үстерүче терлекчеләр.

    Кукмарага якын урнашкан авылларга хас булганча, бу агрофирмада да эшче кулларга ихтыяҗ элек-электән үзен сиздереп килде. Биредә дә комплекс җитәкчесе Алмаз Хөснетдинов Күкшелдән, агрофирманың баш ветеринария табибы Данил Саттаров, көтү яңарту технологы Гыйлемҗан Бәдертдинов, селекционер Гөлнара Мөхлисова, 6 сыер савучы Аш-Буҗи авылыннан килеп эшлиләр икән.

    -Кайда да бер эш, иң мөһиме - нәтиҗәсе булсын, - диләр алар.

    Көн саен дәүләткә 4 тонна 110 килограмм сөт озатучы комплекста кышлату чорына хәзерлек башланган. Дару үләннәре, яфраказык хәзерләүгә керешкәннәр, сенаж чокырларын ремонтлап куйганнар. Әмма иң зур бурыч - сөт җитештерүне тагын да арттыру. Әлегә һәр сыердан савылган сөт көненә 10,8 килограммнан артмый. Ә Вахитов исемендәге, "Урал" хуҗалыкларында инде бер пот сөтне дә аз савымга исәплиләр. Менә кемнәргә тигезләшәсе иде.

    Гөлгенә ШӘРИПОВА. Фаиз ЗӘЙНУЛЛИН фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: