Кукмара үзәк дәваханәсенә талпан тешләгән дүрт кеше мөрәҗәгать иткән
Аларга ун көнгә табиб күзәтүе билгеләнгән.
Район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Рамил Мохтаров белән дә урман бетләре, ягъни талпаннар турында сөйләштек.
«Ел саен яз җитеп, көннәр җылытып җибәрү белән табигатьтә зарарлы бөҗәкләр дә уяна. Талпаннар урман-посадкада гына түгел, хәтта ял парклары һәм бульварларда да булырга мөмкин. Алар кешеләргә генә түгел, терлекләргә, малларга да үләннәрдән, куаклардан үрмәләп менәргә сәләтле. Йогышлы авыру таратучы талпаннарның күбрәк Татарстанның Кама арты районнарында һәм соңгы вакытта Саба районында да булуы билгеле. Әмма бу безнең авыл яисә шәһәрдә юк икән дип, һич кенә дә тынычланасы, дигән сүз түгел. Һәркем сак һәм игътибарлы булырга тиеш», - ди Рамил Минехаҗи улы.
Район үзәк дәваханәсенә быел талпаннан зыян күргән дүрт кеше мөрәҗәгать иткән. Аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән, ун көн табиб күзәтүе билгеләнгән.
«Талпан, гадәттә, тиренең йомшак өлеше: муен, баш, чәч арасына, эч тирәсенә кадала. Ул тәнгә эләгүгә үзенең башындагы хободоклары белән тирене эләктереп ала, үзен кеше сизмәсен, авыртуны тоймасын өчен, селәгәй белән махсус матдә бүлеп чыгара. Нәтиҗәдә кадалган урында бернинди кычыту да, сызлау да булмый. Бары тик күпмедер вакыттан соң гына шешенеп киткән урынны, организм үзе сиздерә башлап, я кемдер күреп кенә кеше үзенә урман бете кадалганын белергә мөмкин. Кан эчәргә өлгергән талпанны кисәк тарткан очракта аның баш өлеше өзелеп калачак. Шуның өчен кичекмәстән дәваханәгә килергә я фельдшер, медицина белеме булган кешегә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хирурглар аны җайлап кына алалар һәм, талпан исән булган очракта, тикшерү өчен Казанга махсус лабораториягә җибәрәләр. Әгәр талпан үлгән икән, аны каядыр юллауның бер мәгънәсе дә юк. Халыкта талпан кадалган урынга сыек май сөртергә кирәк, ул тончыга башлый һәм үзе чыга, дигән сүзләр дә йөри. Тирегә кереп кенә урнашкан вакыты булса, бәлки, чыннан да, кире чыгуы ихтимал. Әмма мин болай эшләргә киңәш итмим. Табибка күренү мөмкинлеге бөтенләй булмаган очракта талпанны пинцет белән җайлап кына аласың һәм, ул урынга инфекция кермәсен өчен, водород перекисе я 70 процентлы спирт, антисептик сөртәсең», - ди табиб.
Талпан иярмәсен өчен, урман-посадкаларга барганда, табигатькә ял итәргә чыкканда тәннең ачык урыннары калмаслык итеп киенергә, күлмәкне - чалбар, ә чалбар балагын яхшылап оекбаш, аяк киеме эченә тыгарга, талпаннарга каршы кулланылучы төрле аэрозоль, мазь һәм сыекчалардан файдаланырга кирәк, дип, үзенең киңәшләрен бирә табиб.
«Эссе көнне беркем дә резин итек кими бит. Чүпрәктән тегелгән аяк киеме талпаннар өчен уңай гына. Кыяклы үләннәрдән тиз генә шунда күчеп “утыра” алар. Талпаннар май-июнь айларында, һава температурасы 20 градус җылылыктан артып киткәндә аеруча актив булалар. Әмма башка елларда безгә августта да мөрәҗәгать итүчеләр булды. Тиздән балаларның җәйге яллары башланыр. Алар табигатькә чыгарга аеруча ярата. Һәркем кайдадыр йөреп кайткач, тәнен, аеруча чәч араларын яхшылап тикшерсен иде. Киемнәрне җилләтергә кирәк. Болай эшләгәндә анда ияреп кайткан талпаннар берничә сәгатьтән үзләре үк үлә», - ди Рамил Мохтаров.
Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев