Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара үзәк дәваханәсендә табиблар җитми

    Үзәк район дәваханәсендә "Мәҗбүри иминиятләү системасында иминиятләнгән гражданнарның хокукларын тормышка ашыру" темасына түгәрәк өстәл артында очрашу булды. Әңгәмәдә "АК БАРС - Мед" иминиятләү компаниясенең иминиятләнгән затларның хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Минсалих Сахапов, әлеге компаниянең Кукмарадагы вәкиллегенең баш белгече Эльмира Нурмөхәммәтова, үзәк район дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, үзәк даруханә мөдире...

    Үзәк район дәваханәсендә "Мәҗбүри иминиятләү системасында иминиятләнгән гражданнарның хокукларын тормышка ашыру" темасына түгәрәк өстәл артында очрашу булды. Әңгәмәдә "АК БАРС - Мед" иминиятләү компаниясенең иминиятләнгән затларның хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Минсалих Сахапов, әлеге компаниянең Кукмарадагы вәкиллегенең баш белгече Эльмира Нурмөхәммәтова, үзәк район дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, үзәк даруханә мөдире Мөнир Гыйниятуллин, Кукмарадан һәм авыллардан килгән иминиятләнгән затлар катнашты. Бу чараның максаты медицина өлкәсендәге проблемалар, аларны хәл итү юллары турында уртага салып сөйләшү иде.

    -Безнең компаниягә медицинага кагылышлы барлык сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әйтик, дәвалану өчен кайсы шәһәргә, ничек барырга - андый сорауларны да игътибарсыз калдырмыйбыз, - дип сүз башлады Минсалих Сахапов. -Медицина полисларын алыштыру мәсьәләсенә килгәндә, һәр өлкә үз полисларын бирә, әмма бу эшкә ашыкмыйча карарга кирәк, чөнки илдә бердәм полис бирү турындагы карар дөнья күрде. Элеккегеләре 2014 елның 1 гыйнварына гамәлдән чыга, дигән сүзләр дөрес түгел.

    Аннан соң республика дәваханәләренең медицина белгечләре белән тәэмин ителеше мәсьәләсенә тукталып, түләүсез медицинаның киләчәктә дә калачагы, әмма табибларның җитмәве, медицина уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрнең, дәвалау өлкәсен сайламыйча, төшемлерәк эшкә урнашырга (әйтик, медицина техникасы сату) тырышуларын, тәҗрибәле табибларның хезмәт хакы күбрәк булган шәхси клиникаларга "качулары" хакында сөйләп үтте.

    -Дәүләт учреждениеләрендә хезмәт куючы табибларның эш күләме бик нык артты, аларга өстәмә рәвештә диспансеризация, иммунизация үткәрү, ташламалы дарулар рецептлары язу һәм башка кәгазь эшләре өстәлде. Шул ук вакытта авыруларны кабул итү планын да үтәргә кирәк. Хезмәт хаклары исә чынлыкта зур түгел. Алар да безнең кебек үк кешеләр бит: арыйлар да, сәламәтлекләре дә какшый, - диде ул. -Агымдагы елда Кукмара дәваханәсе эшчәнлегенә карата 18 мөрәҗәгать алынды, шуларның 1се - медицина ярдәменең сыйфаты, 13е - дәваханәдә эшнең оештырылуы, 1се- стационарда дарулар белән тәэмин ителеш, 3се - медицина хезмәткәрләренең этикасы буенча. Шикаятьләр әзәйде, димәк, биредә эш яхшы оештырылган, дип уйлыйбыз. Ә бит кайбер поликлиникалар эшчәнлеге буенча 300-400әр мөрәҗәгать теркәлә.

    -Безнең дәваханәдә 16 табиб хезмәт куя. Норматив буенча тагын 15 табиб кирәк. Офтальмолог, уролог, онколог кебек тар профильле белгечләребез булуы коткара безне. Булган табибларыбызны сакларга тырышабыз. Киләсе җәйгә өч яшь табиб кайтыр, дип өметләнәбез, - дип сүзгә кушылды баш табиб. - Чиратларны киметү максатыннан табибларга электрон юл белән алдан язылу ысулын кертә башладык. Дәваханәгә иртән-иртүк ерак авыллардан килүчеләр күп, табиблар аларны кабул итеп бетерә алмый. Электрон юл белән язылсалар яхшы булыр иде, югыйсә. Һәркемнең өендә компьютер булмаска да мөмкин, файдалана белмәүләре дә бар - анысын да аңлыйбыз. Табибка чиратсыз, танышлык белән керүләргә каршы да конкрет чаралар күрергә тырышабыз.

    "Зур Сәрдек участок дәваханәсендә ятып дәвалану өчен биш кенә булса да койка-урын булдыра алмыйсызмы?" дигән сорауга:

    -Була. Әмма моның өчен табиб юк. Участоктагы фельдшер белән шәфкать туташы табибны алыштыра алмыйлар бит, - дип җавап бирде ул. "Терапия бүлегендә ятып дәваланучыларга уңайлы, тыныч булсын өчен әлеге һәм көндезге бүлекләрнең урыннарын үзгәртергә иде" дигән тәкъдимгә баш табибның җавабы уңай булды. "Поликлиникада хирург, травматолог кабинетларына чират торучылар күп булып, башкаларга йөрергә комачаулыйлар. Хирургларның кабул итү урынын башка урынга күчереп булмасмы?"дигән үтенечкә каршы ул әлегә мондый мөмкинлекнең булмавын аңлатты. "Катаракта, ягъни күз бәбәге тоныклануга каршы операция ясату өчен квота биреләме?" дигән сорауга баш табиб бу очракта юллама гына бирелүен әйтте.

    Реклама

    Очрашуда үзәк дәваханәдә диспансеризациянең яхшы оештырылуы турында әйтелде, кайбер кимчелекләр дә читтә калмады.

    Үзәк дәваханә мөдире Мөнир Гыйниятуллин ташламалы дарулар белән тәэмин ителеш мәсьәләсенә тукталып, бушка бирелә торган дарулар исемлегенең даруханәдә эленеп куелганлыгы, бу исемлек белән үзәк район дәваханәсе сайтында да танышу мөмкинлеге турында әйтеп узды.

    -Безнең районда бушлай даруларга хокукы булган кешеләрнең 80 проценты әлеге ярдәмне акчалата алуны хуп күрә. Мондый хәл дарусыз яши алмаган, кыйммәтле даруларга мохтаҗ булган авыруларның хәлен катлауландыра. Аларга акча әз кала, дигән сүз. Бер кешегә аена 761 сум каралган, кайберәүләргә 30ар мең сумлык дару алырга кирәк, димәк, алар башкаларның өлешенә керәләр, - дип "отказниклар" проблемасын күтәрде даруханә мөдире. - Киләсе елның беренче яртыеллыгына бушлай даруларга заявканы август аенда ук сорап алдылар. Шулай булгач, инвалидлыкны соңрак алган авыруларга да өлеш чыгарырга туры килә.

    Очрашуга килгән һәркем соравына җавап тапты кебек. Үзләренә ярдәм иткән табибларны мактап телгә алучылар да булды. Баш табибның түбәндәге йомгаклау сүзләре бик урынлы яңгырады:

    - Кешенең организмын исерткеч эчемлекләр куллану, тәмәке тарту, организмга зыянлы ризыклар белән туклану, физик активлыкка кул селтәү боза. Начар гадәтләрдән баш тартып, һәркем сәламәт яшәү рәвешен сайласа, табибларга чиратлар аз булыр иде.

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА.

    Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: