Кукмара юртасы хуҗасы Евгений Власкин: Мине экотуризм, атлар белән эшлисе килү теләге беркайчан ташламады
Узган елның кышында Өлге авылы тирәсендәге басуда бер тирмә пәйда булды. Берәүләр аны аучылар өенә охшатты, икенчеләр районга файдалы казылмалар тикшерергә килгән геологларныкыдыр, дип фаразлады.
Кукмара-Мамадыш юлы аша узганда үзем дә ул якка еш кына сораулы караш ташлап китә идем. Шушы көннәрдә, ниһаять, җыенып барып кайттык бит серле тирмә янына. Актив ял яратучылар өчен бик уңайлы урын булып чыкты ул. Тирмә эчендәге кечкенә мендәрчекләргә аякны бөкләп утырып, янган учакка карый-карый, Өлге авылы егете Евгений Власкин белән рәхәтләнеп гәп кордык. Шуны да әйтеп узыйм: әңгәмәдәшем рус милләтеннән булса да, саф татар телендә чип-чиста сөйләшә.
Атлар – иң акыллы җан ияләре
- Мин кечкенәдән атлар яраттым. Чөнки алар - иң матур һәм иң акыллы җан ияләре, - дип башлады сүзен Евгений. - Тояк тавышы ишетсәм, өйдән урамга йөгереп чыгып, авыл урамыннан салмак кына атлап баручы атларга кызыгып карап калганым бүгенгедәй хәтердә. Бераз үсә төшкәч, велосипед белән Кәчимир авылындагы ат абзарына бара башладык. Иң элек безгә араннарны чистарттыралар, шуннан соң гына атта йөреп килергә рөхсәт бирәләр иде. Бераз Казанда яшәп, кире авылга кайтып төпләнгәннән соң, мин яшелчәчелек белән шөгыльләнеп карадым. Әти белән 12 метрга 24 метрлы зур теплица төзеп, шунда кыяр үстереп, Нократ Аланы базарына алып барып сата идем. Шулай ук Казанга әрҗәләп кыяр ташыган вакытлар да күп булды. Чөнки химиясез, авыл җирендә үскән яшелчәләрне бар җирдә яратып алалар, һәм аңа сорау да зур. Әмма мине экотуризм, атлар белән эшлисе килү теләге беркайчан ташламады, балачак хыялымны тормышка ашыру уе еллар узган саен артты гына. Эштән соң ял итү, үз уйларыңа бирелеп, бераз йөреп кайту өчен дип алган бер атыбыз бар иде. Иптәшкә кечкенәрәк гәүдәле тагын бер колын алып үстердем. 9 Май һәм Сабантуй бәйрәмнәрендә аңа балаларны утыртып йөри идем. Шуннан соң өйгә килеп тә атлы йөрүләр турында сорый башладылар. Кызыксынучылар күп булганлыктан, авыл туризмын популярлаштыру максатыннан, аерым урында атлар тотарга һәм атлы йөрүләр оештырырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем.
Күз курка, кул эшли
Евгений, иң элек Башкортостан якларына барып, алардагы күчереп йөртү өчен уңайлы булган киездән эшләнгән торак, ягъни тирмәләрне карап, технологияләрен өйрәнеп кайтырга була.
- Минем уйлавымча, ул җил-давылларда “очып” китмәскә, шулай ук салкында да җылылыкны чыгармый торган булырга тиеш иде. Чөнки атлар белән йөреп кайтканнан соң, чәй эчеп, бераз тамак ялгап, ял итеп алу өчен, ышык урын булу да кирәк, - ди ул. - Безнең юл читендә дүрт гектар җиребез бар иде. Проект ясаганнан соң, узган елның февралендә шунда тирмә кору һәм атлар тоту өчен “конюшня” төзү эшенә керештек. Хатыныма машина алырга дигән 150 мең сум акчабыз бар иде. Беренчел кертем итеп, шуны кулландым, аннары иганәчеләрнең, дусларның да ярдәме зур булды. Кемдер агач материаллары белән булышты, кемдер очсызрак бәягә тимер торбалар юнәлтте, төзелеш эшләре вакытында да үз көчен кертүчеләр шактый иде. Күз курка, кул эшли бит ул. Кыска гына вакыт эчендә бергәләшеп зур күләмле эш башкара алуыбызга әле хәзер дә ышанып бетә алмыйм. Бүгенге көндә безнең биләмәдә җиде баш ат, ике һинд кәҗәсе бар. Алар җәй көне кардада торсалар, кышка таба сарайга кертәбез. Печән белән солыны көздән хәзерләгән идек, шулай ук сатып та алабыз, иганәчеләр дә булыша.
Бердәмлектә - көч
Евгенийның тормыш иптәше Ярослава - конкур (ат белән каршылыклар аша сикерү) буенча спорт мастерлыгына кандидат. Ул тумышы белән Башкортостан якларыннан.
- Әти-әни, хатыным, туганнарым минем атлар белән эшләргә теләвемне уңай кабул иттеләр һәм хәзер дә булдыра алганча ярдәм итеп торалар. Ярославаның әнисе төрледән-төрле итеп яхшы сыйфатлы ат кирәк-яраклары тегеп бирә. Кыска тезген, ягъни атның авызы турысына беркетелгән тар каешлар да - аның хезмәте. Чөнки Кукмарада андый юнәлештәге тегү остаханәләре юк, ә инде кибеттә сатыла торганнары җайдакка да, атларга да уңайлы түгел, - ди Евгений.
Ат спортын үстерү өчен, токымлы атлар, алар белән шөгыльләнүчеләр дә кирәк бит әле. Әңгәмәдәшем ул турыда да сөйләде:
- Кукмарада ат “җене” кагылганнар шактый. Кемдер - ит, кемдер сату өчен тота, ә кемдер ярышлар өчен тәрбияли. Без алар белән гел элемтәдә торабыз, тәҗрибә уртаклашабыз. Берсендә җыелып сөйләштек тә, иң элек - бер, дүрт, соңрак җиде сәгатьлек йөрүләргә чыга башладык. Күбесенә ошап китте. Сездә торсын әле дип, үзләренең атларын да калдырып китә башладылар. Атларның барысы да паспортлы, ветеринар күзәтүе астында булгач, чирләре хакында да борчыласы юк. Без “конюшня”да калдырылган атларны йөрешләр өчен әзерлибез. Моңа берничә атна вакыт китә. Мин үзем атлар тәрбияләүнең бөтен нечкәлекләрен беләм. Яшь жокейлар Руслан, Нократ Аланыннан килеп йөрүче тренер Регина һәм волонтер кызыбыз Ангелина да үз эшләрен тиешенчә башкаралар. Атлы йөрүләр вакытында алар һәрчак янәшәдә, шулай ук барлык иминлек чаралары өчен дә җавап бирәләр.
Шелби, Башкирия, Хонда...
Биредә һәр атның үз исеме бар. Яннарына килүгә, сине сәламләгәндәй, баш кага, иркәләнә башлыйлар.
- Шелби – татар токымлы ат. Ул киләчәктә, һичшиксез, чемпион булырга тиеш. Мин аңа ышанам, - ди Евгений Олегович. – Чемпионнар подвалда туа, диләр бит. Мин үзем дә - спортчы, күп еллар татар милли көрәше буенча районның җыелма командасында чыгышлар ясадым. Без авыл клубында шөгыльләнә, анда шартлар булмаса да, көн саен күнегүләргә ашкынып бара идек. Хәзер спорт залларында ниләр генә юк, ә балаларны кызыксындырып булмый. Бүгенге көндә биредә дә зур шәһәр ипподромнарындагы шикелле мөмкинлекләр бар дип әйтә алмыйм, әмма Шелбины спорт бәйгеләренә әзерләү һәм беренчелеккә чыгару өчен бар көчне, тырышлыкны бирәчәкбез. Максат куясың икән, аны тормышка ашыру өчен алга барырга кирәк.
Биредә атлар турында шактый гына кызыклы мәгълүматлар да белергә була. Хонда белән Алисхан – бертуганнар. Алисхан, янында басып торган кешенең баш киемен тартып алып, аны яшереп куеп уйнарга ярата икән. Ә менә Шурик-Сюрприз, печәнне чәчми-түкми, бик чиста итеп ашый. Шуның өчен дә аның каршысында бер төргәк печән тора. Чыннан да, аяк астына ник бер печән бөртеге төшерсен! Шулай ук аның турында “чын көрәшче” дә, диделәр. “Кыш көннәрендә кар эчендә батып калган башка атларны да бик җайлы гына итеп тартып чыгара ул. “Зөләйха күзләрен ача” фильмын төшергәндә икебез бергә Казанга кадәр барып җиттек”, - ди аның турында Евгений. Бирегә килүчеләр бер күзе – яшел, икенчесе зәңгәрсу булган ат белән дә аралашырга ярата икән. Һинд кәҗәләре дә бик йомшак холыклы. Кешегә шулкадәр ияләнеп беткәннәр ки, берсе, аеруча шугы, тиз арада киртә арасыннан чыгып, башын сыйпауны сорый. Фотога да төшәргә яраталар. Әлеге төр кәҗәләрнең мөгезләре юк, аларның сөтеннән дә бернинди ис килмәвен әйттеләр.
Хыялсыз кеше – канатсыз кош
Киләчәккә планнары шактый зур булган Евгений Власкин да шулай ди.
- Җәйгә таба, атлы йөрүләрдән тыш, эшне иппотерапия юнәлешендә дә алып барасы килә. Чөнки церебраль параличы, аутизм һәм башка авырулардан тилмерүче балаларга атлар аеруча уңай тәэсир итә. Ялыннан сыйпаган вакытта я булмаса утырып йөргәндә аларның шактый озак эшләмәгән мускуллары да хәрәкәткә килә башлый. Манеж ясап, шунда бушлай эшләргә, авыру балаларга ярдәм итәргә телибез, - ди ул. – Безнең биләмәгә балалар белән килүчеләр дә шактый. Аларның атларны күргәч, күзләре очкынланып яна башлый. Чөнки чын атны телевизор, интернеттагы рәсем белән берничек тә чагыштырып булмый. Яшьләр белән дә атлы йөрүләрне еш оештырабыз, җәен генә түгел, кышын да урманда йөреп кайту аеруча романтик рух, уңай тәэсирләр бирә. Шулай ук берничә кешелек төркем белән, атларда барып, Изге Болгар җирләрен дә күрәсе килү теләге бар.
Хәзерге вакытта тормышын атлардан башка күз алдына китермәүче, үз-үзенә ышанычы зур булган Евгенийга тәвәккәллеге өчен афәрин диясе генә кала!
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев