Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районыннан Кириловлар гаиләсе кече ферма төзү өчен дәүләт ярдәменнән файдаланган

    Ирле-хатынлы Кириловлар 12 сыер асрыйлар.

    Үз хуҗалыгында күпләп мал тотучы авыл кешесе өчен төрле дәүләт программалары эшләве турында мәгълүмат чараларында еш сөйләнә. Шуларның берсе кече ферма төзүгә бәйле.

    Әлеге программа нигезендә сигез баш сыерга исәпләнгән ферма төзегән очракта – 400 мең сум, биш баш сыерга исәпләнгән ферма җиткезгәндә, 200 мең сум акча дәүләттән кайтарыла. Әлеге субсидия мал торакларын яңартканнарга һәм яңартырга теләгәннәргә бирелә. Районда әлеге мөмкинлектән файдаланган гаиләләр дә шактый. Югары Чура авылыннан Елена һәм Федор Кириловлар - шуларның берсе. Бүгенге көндә аларның унике сыерлары бар.

    Елена Николаевна тумышы белән Казахстан якларыннан. Аның әти-әнисе шушы авылда туып-үсеп, яшь чакларында бәхет эзләп читкә чыгып киткән. Кечкенә Елена исә һәрвакыт Югары Чурага әби-бабасы янына кунакка кайтып йөргән. Шул вакытлардан ук алар күрше генә йортта яшәгән Федор белән бергә уйнап үскәннәр. Тора-бара әлеге дуслык матур гаилә тууга сәбәпче булган. «Утыз елга якын Югары Чура килене инде мин», - диде Елена Николаевна. Ул башта мәктәптә пионервожатый булып хезмәт куйган, аннан кибеттә саткан, хуҗалыкта төрле эшләрдә катнашкан. Үзләре күпләп маллар тота башлагач, әлеге хезмәтләрне калдырырга туры килгән. Ә сыер саварга ул яшь вакытта ук өйрәнгән. Апам Нина Алексеева белән фермага эшкә йөрдем, ул миңа саварга бер сыер бирә иде, дип искә ала яшь чакларын.  

    Федор Николаевич исә гаиләдә биш ир һәм бер кыз туганы белән үскән. Алар әле дә бер «йодрык» булып яшиләр, бөтен эшләрне бергәләп җиңәләр. Моның кадәр хуҗалыкны берүзең генә тартып булмый. Шуңа күрә терлек азыгын да барлык туганнары белән бергә хәзерлиләр, үткән ел калкып чыккан терлек абзары да – күмәк хезмәт нәтиҗәсе. Малларны карашырга исә Николай исемле ерак туганнары ярдәм итә икән.

    Моннан тыш, гаилә башлыгы, атна саен Казанга барып, төзелештә хезмәт куя. Анда да үзе янына абый-энеләрен чакырган. Әмма  яшь барган саен, гел юлда йөрисе килми шул, мал саны арткач, йорт-кура тирәсендә дә мәшәкатьләр җитәрлек. Шуңа күрә алга таба бу хезмәтне калдырырга туры килер, рәхәтләнеп өйдә эшләрмен, үз өеңдә - үз көең бит, җитәкчеләр алдында җавап тотасы юк, ди йорт хуҗасы.

    «Авыл җирендә яшәгәч, һәрвакыт терлек асрап көн күрдек. Әни гомер буе фермада бозаулату бүлегендә эшләде. Мин бишенче сыйныфтан аңа булышырга йөрдем. Төп нигездә яшәгәндә сыерыбыз бар иде, бирегә башка чыккач, үгезләр үстердек. Ә 2014 елда Кече Чура авылыннан бер сыер сатып алып, аның тана бозауларын үзебезгә калдыра бардык. Шулай итеп, әкренләп мал саны артты. Тана бозауларны әле дә читкә җибәрергә уйламыйбыз, ә үгез бозауларын үстереп, ит итеп сатабыз, туганнарга бирәбез. Сыерлар булгач, сөте, эремчеге, каймагы да “свежий”, күчтәнәчкә дә бирергә булла. Әлегә кадәр унбер сыерыбыз буаз иде, шуңа күрә маллар янында эшләргә өстәмә кеше кирәк булмады. Инде әкренләп бозаулый башладылар, мәшәкатьләре арта. Яңа туган бозау бер ай буе анасы янында тора, аннан аерабыз һәм тагын бер ай буе сөт эчертәбез. Шулай әкренләп көрпә, катнаш азык ашарга өйрәнә», - диде Федор Николаевич.

    Маллар ишәйгәч, хуҗалар абзарларын киңәйтергә уйлаганнар. Терлекләрне тәрбияләргә: ашарларына салырга, тиресләрен чыгарырга иркен, уңайлы булсын дип тырышканнар. Әлбәттә, төзелеш ул - зур күләмдә финанс чыгымнары сорый торган  хезмәт. Шуңа күрә дәүләт биргән 400 мең сум акча да бик ярап куйган. Уллары Алексей да әти-әнисенә ярдәмгә килгән, барлык эретеп ябыштыру эшләрен башкарган, тагараклар ясаган, әлеге хезмәткә үзлегеннән өйрәнгән. Шулай ук ул фотога төшерү, агачтан әйберләр ясау белән дә мавыга икән. Бүгенге көндә тормыш корып, Казан шәһәрендә урнашкан. Кызлары Кристина – әти-әнисе янында.  

    Реклама

    Нәтиҗәдә иркен, уңайлы, унга унҗиде метрлы абзар барлыкка килгән. Аның стенасын блоктан күтәргәннәр, вентиляциясен көйләгәннәр, җылытканнар. Быелгы февраль салкыннары да куркыныч булмады, диделәр. Шулай ук зур, ябулы печән саклый торган урын да салып куйганнар.

    Кириловлар йокыдан беренче таң нурлары белән торып, сәгать дүрттә маллар янына чыга. Иртә-кич терлекләргә башак бирәләр, аннан печән салалар һәм сыерларны савып, сөтен җыючыларга тапшыралар. Инде сәгать алты-җиделәрдә, эшләрен тәмамлап, өйләренә керәләр. Төшке аш вакытында исә сыерларны силос яки сенаж белән сыйлыйлар. Аны фермер хуҗалыкларыннан сатып алабыз, дип сөйләделәр. Ә үзләренең 13 гектар пай җирләрендә  күпьеллык үләннәр үстерәләр.
    Сөтлебикәләрне ике аппарат ярдәмендә савалар. Буаз, бозаулаган булуларына бәйле рәвештә, сыерларның сөте төрлечә, ди хуҗабикә. Араларында көнгә уртача 14, 17-20 литр биргәннәре дә бар. Җәй көне якынча көнгә 100 литрлап сөт саталар. Эссе һава торышы булганда сөтне саклау өчен, быел, махсус бер температурага көйләп була торган итеп, салкын бүлмә ясарга планлаштыралар. Хуҗабикә сыерларына исемнәр дә кушкан: Сандугач, Йолдыз, Манька, Белоснежка, Ночка, Фиалка, Звездочка, Снежок, Марта, Маййа...

    Федор Николаевичның тагын бер сәләтен билгеләп үтми булмый: ул ясаган күз явын алырлык картиналар өйләрендәге стеналарны бизәп тора, шулай ук яңа танышым сынчы да икән әле. Бу сәләт үзендә генә түгел, башка бертуганнарында, улында да бар. Үзенең әтисе дә бик булдыклы балта остасы булган, балаларына да әлеге хезмәтнең нечкәлекләрен кечкенәдән өйрәтеп үстергән.

    «Казаннан кайткач, агач эше белән ныклап шөгыльләнергә уйлыйбыз. Сыннар ясау өчен, туганнар белән үзебезнең остаханәне булдырасыбыз килә. Агач материаллары туплый башладык инде», - дип, планнары белән уртаклашты Федор Николаевич.

    Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: