Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районыннан ике буын Макаровлар гаиләсе «алтын» һәм «көмеш» туйларын билгеләп үтте

Юбилярларны хөрмәтләү Никахлашу сараенда узды.

Районның Никахлашу сараенда «алтын» юбиляр Екатерина һәм Михаил Макаровлар гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды. Ә аларның уллары Виктор Макаров хатыны Лидия белән «көмеш» туйларын билгеләп үтә. Бу хакта Кукмара районы ЗАГС бүлегендә хәбәр иттеләр.

«Юбилярлар балдаклар алмаштылар, шуның белән алар яшьлекләренә кайтып килгәндәй булдылар. Аннан соң юбилей актларына имза куйдылар», - дип сөйләделәр ЗАГС бүлегендә.

Лидия һәм Виктор Макаровларның өч уллары бар. Виктор Михайлович «Әсәнбаш-Агро» җәмгыятендә - зоотехник, ә Лидия Исхаковна Иске Юмья авылында китапханәче булып хезмәт куя.

Екатерина һәм Михаил Макаровлар 50 ел бергә гомер итәләр. Ир белән хатынның хезмәт стажы бер гасырга якын. Екатерина Петровна - фельдшер, ә Михаил Алексеевич гомере буе хуҗалыкта эшләгән. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзерге вакытта оныкларын тәрбияләргә булышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk