Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районыннан Гөлия Муллахмәтова: "Кытай халкы хәтта ашны да таяк белән ашый"

    Гөлиянең берничә ел Казан мәктәбендә инглиз теле укытуын алдан әйтеп үтәргә кирәктер. Аның укучылары әлеге фәннән бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Мөгаллимә үзе күп илләрдә булырга өлгергән инде. Ә узган ел аның бер дусты (ул Кытайга укытучылар өчен стажировкалар оештыра икән) аңа Гуанчжоу шәһәре үзәгенең берсендә инглиз теле укытучысы булып эшләргә тәкъдим итә.

    Чарлы авылы кызы, туганнан туган сеңлем Гөлия Муллахмәтовадан бер елга Кытайга барырга җыенуы турындагы хәбәрне ишеткәч, без, туганнары, аның өчен чын күңелдән шатландык, ләкин борчылыр өчен дә сәбәп бар иде. “Кояш чыга торган ил”не үз күзләрең белән күрә алу бәхете һәркемгә елмаймый, ләкин бөтенләй чит, телен дә белмәгән җиргә чыгып китеп, ел буе туганнар һәм дуслардан еракта яшәячәк дигән уй бераз моңсуланырга мәҗбүр итте. Әмма үткән эшкә салават, диләрме әле. Аллага шөкер, Гөлия исән-имин туган якларына әйләнеп кайтты. Аның хөрмәтенә әзерләнгән мул табын артына җыелышкач, Кытайда алган тәэсирләре белән уртаклашырга ашыкты.

    Гөлиянең берничә ел Казан мәктәбендә инглиз теле укытуын алдан әйтеп үтәргә кирәктер. Аның укучылары әлеге фәннән бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Мөгаллимә үзе күп илләрдә булырга өлгергән инде. Ә узган ел аның бер дусты (ул Кытайга укытучылар өчен стажировкалар оештыра икән) аңа Гуанчжоу шәһәре үзәгенең берсендә инглиз теле укытучысы булып эшләргә тәкъдим итә. 9нчы сыйныфларны чыгарган остаз ике дә уйламый ризалаша, андагы тормышны, ничек яшәүләрен якыннан күрәсе килә аның.  

    Чәчәкләргә күмелгән шәһәр

    “Июль ае иде. Кытай мине эссе һава торышы белән каршы алды: температура 38 градуска якын. Хәер, биредә кыш та булмый икән, иң салкын ай дип гыйнвар санала: һава температурасы +3тән +15 градуска кадәр”, - дип башлады сүзен яшь педагог. Бер самолеттан икенчесенә күченеп утырганда Пекин шәһәре аның кәефен төшергән: биредә төтен, пычрак, өстәвенә инглиз телендә ориентлашу да авыр була. Хәтта аэропорт хезмәткәрләре дә берни аңлата алмый. Гаҗәп, чөнки илебез аэропортларында инглиз телен белү мәҗбүри бит. Ә ул эшләргә җыенган Гуанчжоуда инглизчә камил сөйләшкәннәр, шуңа да тел белән авырлыклар тумаган.

    Гөлияне аэропорттан “босс” каршы ала да алар автобуста яшәү урынына юнәлә. Юлда барганда тәрәзәдән чәчәкләргә күмелгән табигатькә, матур төсләргә игътибар итә. Бездә чәчәкләр түтәлләрдә үссә, ә Кытайда – агач булып. Гуанчжоуны чәчәкләр шәһәре дип атыйлар икән. Монда алар ел әйләнәсе үсә, чәчәкләрне гел күчереп утырталар, карап-тәрбияләп торалар. Кытай халкы үзләре бик үк пөхтә түгел. Әйтик, урамда йөргәндә чүпне җиргә ташлап китә ала. Әмма бөтен җиргә чүп савытлары урнаштырылган, даими җыештырып торалар. Шәһәрдә төрле урамнар бар. Рәсми өлешендә күккә ашкан пыяла, матур биналар урнашкан, шул ук вакытта пычрак тыкрыклар, кварталлар, кечкенә өйләр дә күп.

    Гөлия зур бакчалары, биш катлы йортлар булган шәһәр читендә яши. Гаҗәеп таулар күренешен карар өчен балконга чыгарга ярата.

    Иң мөһиме – өйдә утырмау

    Без кытайлылар бихисап дип уйларга күнеккән. Биредә халык, чыннан да, күп, әмма бу бәйрәмнәрдә генә күренә. Аларның отпусклары юк, бары тик дәүләт яллары гына бар: көзен – 10 көн (“Көз уртасы” фестивале), кышкы каникулларда – ике атна, май һәм июнь айларында – өчәр көн. Шуңа да ялларда алар сәяхәт итәргә омтыла, хәтта күрше шәһәргә генә дә барып кайтырга мөмкиннәр. Иң мөһиме – өйдә утырмау.
    Кытай халкы баскетбол уйнарга ярата. Кич белән барысы да рәхәтләнеп күңел ача, бии торган әби-бабай һәр җирдә очрый. Алар аптырап тормый: радиоалгычны мәйданчыкка чыгара да рәхәтләнеп биергә тотына.

    Гуанчжоуда яхшы җиһазландырылган парклар һәм мәйданчыклар бик күп, һәркайда видеокүзәтү камералары тора. Спорт мәйданчыклары исә төрле инвентарьларга бай. Кытай халкы аларга бик җаваплы карый, берәр җиһаздан файдалангач, янәдән урынына куя, ә иң соңгы өенә кайтып китүче утны сүндерергә онытмый.

    Хәтта ашны да таяк белән ашыйлар

    Гөлия балаларның тренинг үзәгендә эшли, сабыйларның иң кечкенәсенә ике яшь була. Ә алар бу вакытта сөйләшә беләме, дип аптырашта калдым. Әле ничек кенә икән! Анда болай кабул ителгән: бала тууга ук гаилә әгъзаларының һәммәсе дә аның белән аралаша, барысын да аңлата башлый. Сабый инде 6 яшендә инглиз телендә иркен сөйләшергә тиеш.

    Туганым дәресләрне атнага ике тапкыр үткәрә, төрле бәйрәмнәр, чаралар оештыра. Әйтик, “Көз уртасы” фестивалендә кытай фонарьлары ясау һәм мункейк (ай пәрәмәчләре) пешерү кабул ителгән. Асылда, бу пәрәмәчләр бик сәер: майлы, баллы камыр эчендә үрдәк бавыры булырга мөмкин. Иң тәмлеләре әстерхан чикләвеге белән иде, диде әңгәмәдәшем.

    Реклама

    - Яңа елда мин аларга бәйрәмнең нәрсә икәнен күрсәтергә уйладым, - дип дәвам итә сүзен. - Без шигырьләр өйрәндек, чарага Санта Клаусны чакырдык. Балаларга бәйрәм бик ошады. Ә кытайларда барысы да башкача икән. Алар өчен Яңа ел – беренче чиратта, гаилә бәйрәме, шуңа күрә бергә җыелып пилмән (вонтон) ясыйлар. Әлеге ризык бездәге кебек үк, эчлегенең төрлелеге белән генә аерыла. Мәсәлән, диңгез кысласы һәм кәбестә, тавык, гөмбә, ит, кукуруз салалар. Кытайлылар балаларга баллы тәм-томнар бирергә яратмый. Баласын нинди дә булса тәмле әйбер белән сыйлаганчы, иң элек әнисеннән рөхсәт сорарга кирәк. Кечкенәләр бик теләп сосиска, яшелчәләр ашый. Бездә экзотик саналган җиләк-җимешләр (манго, папайя) ел әйләнәсендә өстәлләреннән өзелми.

    Кытай халкы тәмле тукланырга ярата. Нигездә дөге, балык, яшелчә кулланалар. Күп кенә яшелчәләре бик сәер күренә: мәсәлән, шәмәхә редис рәвешендәге ярты метрлы яшелчә. Дөге төп ризык түгел икән, икмәкне генә алыштыра. Хәтта ашны да таяклар белән ашыйлар, чөнки ул бик куе. Стандарт кытай ашы – зур пекин кәбестәсе яфрагы, фунчоза токмачы, гөмбә, ит, кукуруз, суган, кишер, помидор. Боларны ашап бетергәннән соң су эчәләр.

    Гөлия, нигездә, мөселман җирлегендә булган хәләл кибетләрдә тукланган. Ул эшләгән урыннан ерак түгел хәтта мәчетләр дә була. Сүз уңаеннан, Гуанчжоуда дөньядагы иң борынгы мәчетләрнең берсе урнашкан. Риваять буенча, 630 елда Кытайга вәгазь сөйләү нияте белән килгән Мөхәммәт пәйгамбәрнең көрәштәше, абыйсы тарафыннан мәчеткә нигез салына. Мәчетнең үзенчәлеге – аның 35 метрлы манарасы. Аны яктылык манарасы дип тә йөртәләр. Кайчандыр ул шәһәр портына керүче корабларга юл күрсәтүче булып хезмәт иткән.

    Мәктәптә укыйлар да, йоклыйлар да

    Туганымның икенче эш урыны урта мәктәп була. Ул 7-8 сыйныфлардагы 14-15 яшьлек балаларга сөйләм инглиз телен укыта. Әлеге сыйныф укучылары бик күп сүз, грамматиканы белә. Әмма кытайлылар хата ясаудан бик курка, бу менталитетка бәйле. Алар бик оялчан, үзләренең хәлләре, ял көннәрен ничек үткәрүләре турында сөйләү дә биредә кабул ителмәгән. Дәрәҗәле эш урыны, хезмәт хакы белем дәрәҗәсенә бәйле булганлыктан, балалар мәктәптә бар көчен биреп укый. Әгәр 7-8 сыйныфларда тырышмасаң, әйбәт югары мәктәпкә, ә соңыннан университетка керә алмаячаксың дигән сүз. Балалар да, ата-аналар да моны яхшы аңлый, шуңа да укытучыларга зур хөрмәт белән карый. Укучылар мөгаллимнәргә бернинди каршы сүз әйтми, дәрестә дә сөйләшеп утыру дигән нәрсә юк.

    Гөлия мәктәптә бик кызыклы көн режимы барлыгын да билгеләп үтте.

    - Дәресләр 7.55 сәгатьтә башлана, әмма 7.45 сәгатьтә балалар инде сыйныф бүлмәләрендә булырга тиеш. Алар Мао Цзэдунның фикерләрен укый, дәресләрне кабатлый, аннан укучылар саны тикшерелә. Дәресләр 40 минут дәвам итә. Һава торышы әйбәт булса, икенче дәрестән соң бөтен мәктәп ишегалдына гомуми зарядкага җыела, - дип сөйли ул. - Өченче дәрес тәмамлангач, укучылар күзләр өчен гимнастика һәм лимфоузелларга нокталы массаж ясыйлар. Бишенче дәрестән соң ике сәгать ярымлык озын тәнәфес була. Бу вакытта балалар төшке аш ашыйлар, дәрес әзерлиләр, спорт уеннары уйныйлар һәм... ким дигәндә бер сәгать йоклап алалар. Моның өчен бөтен шартлар бар: бүлмәләр җылы, кондиционерлар эшли. Балалар мәктәп формаларын да салмыйча, гимнастик келәмнәрдә йоклый, ул аларның спорт киеме дә булып тора. Аннары балаларга ирекле вакыт бирелә. 7нче сыйныф укучылары 7нче дәрестән соң өйләренә кайтып китә яки түгәрәкләргә кала. Аларның күбесе мәҗбүри санала, һәр бала ким дигәндә ике-өч төрле түгәрәктә шөгыльләнә. 8нче сыйныфлар 8-9нчы дәресләрне дә укый, бары тик кичке сәгать 5-6да гына  өйләренә кайта. Мәктәптән болай гына чыгып китәм димә, чөнки ул койма белән әйләндереп алынган, анда хәтта ата-аналарны да кертмиләр. Кешеләрне үткәрү системасы Гөлия эшләгән мәктәптә булмый, әмма кешенең йөзен сканер аша уздырып, тикшереп кертүче мәктәпләр дә бар икән.

    Бер мичкә балда бер кашык дегет

    Кытайда барысы да кешеләр өчен эшләнелә: җәмәгать транспортлары чиста, шәһәр яхшы инфраструктуралы, парклар күп. Халык бер-берсенә хөрмәт белән карый. Торак бәясенең кыйммәтлелеген, эшкә урнашуның авырлыгын, начар экологияне тискәре якка кертергә мөмкин.

    Кытайлылар күпләрнең онкология белән интегүен дә яшерми. Монда һава артык пычрак, шуңа күрә халык битлек киеп йөри, йөткерә. Туганыма шулай ук андагы чиратлар да ошап бетмәгән: кешеләр, телефоннарына текәлеп, халык төркемен хасил итәргә ярата икән.
    Гомумән алганда, әлеге ил Гөлиянең күңеленә хуш килгән. Туган якларына ул бәрәңге, ипи һәм кышны сагынып кайткан.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: