Кукмара районында язгы ташуга әзерлек эшләре алдан күрелә
Гөрләвекләр ага башлагач, авыл җирлекләренең көче белән елгалардагы суның күләмен даими рәвештә контрольдә тотачак.
Март ахыры якынлаша. Язгы кояш нурлары әкрен генә кар көртләрен ялый, урамнардан шыбырдап гөрләвекләр ага, тиздән елгалардан этешә-төртешә, боз китәр. Ә сезнең боз киткәнен күзәткәнегез бармы? Үзе бер могҗиза бит ул! Әмма эри башлаган кар шактый мәшәкатьләр дә тудырырга мөмкин. Каралты-кураларны су басу куркынычы да бар, бәла – аяк астында, диләр бит. Шундый вакытларда югалып калмас өчен, табигать “сюрприз”ларына алдан әзерлек чараларын күрергә кирәк.
Шәһәр һәм авылларда үз йортлары белән яшәүчеләр, түбәләрдән карларны төшереп, өй тирәли канаулар казып, саклану чараларын күрә башладылар инде. Кемдер, базга су керә калса дип, яшелчәләрен, кышка әзерләгән кайнатмаларын өскәрәк алып куйды.
Адай авылыннан ерак түгел генә Бөр елгасы ага. Ул элек-электән мул сулы елгалардан саналган, анда су коенганнар, балык тотканнар... Соңгы елларны гына ул шактый саекты, әйләнә-тирәсен агачлар басып бетерде. Әмма яз көннәрендә елга кар сулары белән байый, боз киткәндә, ярларыннан ташып чыгарлык булып тула. Шушы елганың якын урнашуы нәтиҗәсеме, яз җиткән саен, авылның түбән оч урамнарында яшәүчеләрнең өй асларына, базларына су керә. Хәтерлим әле: әлеге урамда гомер иткән әбиемнең дә өй астына су кереп, идән сайгакларына кадәр җитә иде.
Адайдан Миннехәлим абый Фәхретдиновлар хуҗалыгы да Бөр буеннан ерак түгел урамда урнашкан. Ул - авылда иң өлкән кешеләрнең берсе. Шуңа күрә хәтерендә күп вакыйгаларны, истәлекләрне саклый.
«Без әлеге нигезгә җитмешенче елны башка чыктык. 1974, 1978 елларның язы истә калган: Бөр елгасының суы ташып, болыннарны тутырды, хәтта безнең бәрәңге бакчасына кадәр менде. Ул вакытта яр буйларында хәзерге кебек агачлар үсми иде әле. Яз килүгә алдан әллә ни әзерләнмибез, өй тирәләрен кардан ачып, канаулар казыйбыз, март урталарында баздан бәрәңгеләрне чыгарып куябыз. Соңгы елларны бу кадәр күп кар яуганы юк иде, игеннәргә бик әйбәт булыр. Туң да 25-30 сантиметр тирәсе генә, җиргә сеңеп бетәр дип ышанабыз», - диде ул, хатирәләрен барлап.
Лубян авыл җирлегендә әлегә кар юрганы шактый калын булса да, су басуга каршы күптөрле чаралар алдан ук күрелә.
«Быел яз бик ялындырып кына килә, әмма гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга кирәк. Безнең җирлектә язын ике куркыныч вакыт була: шуның берсе - урман сулары төшкәндә, икенчесе - Нократ елгасыннан боз киткәндә. Соңгысы исә башка елларны 18-19 апрельләргә туры килә иде. Лубян авылында дамба бар, аны даими рәвештә контрольдә тотабыз, урманнардан кар сулары төшеп, тула башлагач, саклагычын ачып агызабыз. Шулай ук авылдагы буа гидротехник корылма булып исәпләнә, ул җаваплы оешмалар тарафыннан һәрвакыт күзәтү астында. Соңгы елларны җирлектә каралты-кураларны су басу очракларының булганы юк, үткән ел бер хуҗалыкның бакчасына су кергән иде. Җирлектә яшәүче өлкәннәрдән: “Быел кар көпшәк, шуңа күрә тиз эреп бетәчәк”, - дигән сүзләр ишетелә. Ничек буласын вакыт күрсәтер, бәла-казалар гына китермәсен», - диде Лубян авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Тежикова.
Шәһәр урамнарында кар өемнәре күзгә күренеп юкка чыга, моңа «Чиста шәһәр» оешмасы хезмәткәрләре зур көч куя.
«Быел кар искиткеч күп булды, шуңа күрә эш җитәрлек. Хәзерге вакытта барлык техника, эшчеләребез урамда. Юлларны, урамнарны кар-боздан чистартуда бер экскаватор, икешәр төягеч, грейдер эшли, өч КамАЗ машинасы кар ташый. Шәһәр урамнарындагы юлларда торба салынган җирләр бик күп, аларның барысын да ачып чистартырга, канаулар казырга кирәк. Техника керә алмаган җирләрдәге эшләрне кул көче белән җиңәбез. Бүгенге көндә төп куркыныч тудыра торган урыннарны чистартып бетердек, дияргә була. Форсаттан файдаланып, шәһәр халкына шуны әйтәсем килә: шәхси йортларда яшәүчеләр үзләренең йортлары янындагы канауларны ачарга булышсалар, безгә зур ярдәм булыр иде, бергә-бергә көрәшкәндә авырлыкларны җиңәргә җиңелрәк бит», - дип сөйләде «Чиста шәһәр» оешмасының өлкән мастеры Рафисә Хаҗиәхмәтова.
Кукмара районының гражданнарны яклау идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел язгы ташуның көчле вакыты апрельнең беренче яртысыннан башлап май азагына кадәр булырга мөмкин, дип фаразлыйлар.
«Гөрләвекләр ага башлагач, авыл җирлекләренең көче белән елгалардагы суның күләмен даими рәвештә контрольдә тотачакбыз. Махсус билгеләнгән җаваплы кешеләр 36 буа, шулай ук Нократ, Лубянка, Бөр, Оштырма елгалары буенча суның күтәрелүе турында мәгълүматны тәүлегенә 2 тапкыр бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итеп торачаклар. Язгы сулар зыян китермәсен өчен, әлбәттә, һәркем үз хуҗалыгын кайгыртырга тиеш. Балыкчылар, елга бозы аша җәяүләп яки машина белән йөрүчеләр язгы боз ястык калынлыгы булса да - ышанма, дигән гыйбарәне онытмасыннар, тормышларын куркыныч астына куймасыннар идее», - диде Кукмара районының гражданнарны яклау идарәсе директоры Елена Степанова.
фото: Артур Зәкиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев