Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы егетенең исеме - Гиннесның рекордлар китабында

Эльмир Хаҗиев 30 секундта күнегүне 53 мәртәбә ясады.

Моннан бер ел элек үҗәт, тырыш, кыю райондашыбыз - Кукмарадан Эльмир Хаҗиев турында газетада мәкалә басылган иде. Ул үзен идәннән этеп күтәрелү буенча сынап карый һәм, утыз секундка 42 тапкыр сул кулында күтәрелеп, иң югары нәтиҗәгә ирешә: Россия рекордлар китабына кертелә, медаль, сертификат белән бүләкләнә. Әмма егет бу уңышы белән генә тукталып калырга теләми, үз алдына тагын да зуррак бурычлар куя. Һәм менә аның тырыш хезмәте нәтиҗәсе – Эльмирның исеме Гиннессның рекордлар китабында.

Эльмир Хаҗиевка югары уңышларга ирешергә ярдәм итә торган максатчанлык, булдыклылык, тырышлык кебек сыйфатлар кечкенәдән бирелгән. Ул мәктәп елларыннан ук физик тәрбия фәне белән кызыксына. Актив, хәрәкәтчән малайны әнисе Гөлчәчәк апа алтынчы сыйныфта укыганда “Зилант” спорт мәктәбенә озата, һәм ул анда Данил Шиһапов кул астында бокс белән шөгыльләнә башлый, ярышларда катнаша.

Ә егетнең беренче зур җиңүе 10 сыйныфта укыганда була. Мәктәпкә физик тәрбия фәненнән яңа укытучы Анна Михайловна килә һәм аны олимпиадада катнашырга чакыра. Тырыш егет сынатмый, Россиякүләм олимпиадада призлы урынны яулый. Әмма җиңүләр исемлеге моның белән генә төгәлләнми.

Эльмир мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мәскәүгә юл тота, югары уку йортларының берсенә укырга керә.

«Икенче курста иптәш егет йөгерү буенча Халыкара марафонда катнашырга тәкъдим итте. Бу фикер миндә зур кызыксыну уятты, нинди дә булса нәтиҗәгә ирешәсем килде, без аның белән өч ай тирәсе әзерләндек. Марафонда дустым белән бергә стартка бастык, тик ул артта калды. Мин исә йөгердем дә йөгердем, хәтта арымадым да. 42 чакрымны 2 сәгать 50 минутта үтеп, 18-19 яшьлекләр арасында беренче урынны алдым. Бу җиңү спортка тагын бер адым булды», - ди ул.

Эльмир Мәскәүдә ныклап кул сугышы белән шөгыльләнә башлый. Россия һәм Халыкара турнирларда югары күрсәткечләргә ирешә. Россиянең спорт мастеры исемен ала. Зур җиңүләренең берсе – 2019 елда ул сул кулда идәннән күтәрелү (отжимание)  буенча Россия рекордчысы исеменә лаек була. Әлеге күнегүне утыз секунд эчендә 42 тапкыр башкара. Бүгенге көндә дә бу күрсәткечне узучылар юк, ди якташыбыз. Шуннан соң иптәшләре аңа моның белән тукталып калмаска, алга таба барырга киңәш итә. Егет интернеттан Дөнья рекордчылары, Гиннессның рекордлар китабына керүчеләр турында укый. Тик анда көндәшлек бик көчле була, мәгълүмат һәрвакыт яңартылып тора.

«Мин үземне идәннән күтәрелү буенча сынап карарга булдым. Гиннессның рекордлар китабына эләгү өчен өч тапкыр гариза, документлар тапшырдым. Һәрвакытта да килеп чыкмады. Беренче тапкырында сул аякта һәм уң кулда күтәрелдем. Бер минутка 49ны ясап, документларны әзерләп  җибәрдем. Ә ике атнадан интернетны ачып карасам, анда минем күрсәткечне узып китеп, 53не ясаганнар иде. Әлбәттә, күңелем төште, бер атна тирәсе бөтенләй шөгыльләнмәдем. Шуннан соң идәннән күтәрелүнең икенче төре – идәннән күтәрелеп, линиянең икенче ягына сикерү (отжимание боковыми прыжками) буенча әзерләнә башладым. Бу күнегүдә авырлык алай зур түгел, әмма тизлек кирәк иде. Бер минутка 51не ясадым. Документ, видеоларны җибәрдем, тик ике айдан ахыргы минутларда аркаң бераз бөгелгән һәм кулың тураеп җитмәгән, дигән җавап алдым. Тагын күңел төште. Әни дә булды, җитте, сәламәтлегеңне бетерәсең, дип борчылды. Әмма барыбыр рекорд куям, дигән уй күңелдән чыкмады. Минем шуның хәтле юл үткәннән соң чигенәсем килмәде һәм тагын шөгыльләнә башладым. Күнегүләр ясаганымны видеога төшереп карый, хаталарымны өйрәнә идем. Бу юлы өстәмә авырлык белән (9,3 килограмм) идәннән күтәрелүне сайладым. Моннан тыш, бер аяк күтәрелгән һәм шул ук вакытта бөтен гәүдә туп-туры булырга тиеш. 30 секундта әлеге күнегүне 53 мәртәбә ясадым. Миңа кадәр куелган рекорд 48 иде. Ышанычлы булсын, бәйләнерлек сәбәп калмасын өчен, өстәмә йөкне тиешледән күбрәк итеп алдым, гәүдә бөгелә башласа, тизрәк кисәтегез дип, тренерга әйтеп куйдым. Монысында рекордны куячагыма чын күңелемнән ышанган идем», - ди Эльмир.

Гиннессның китабына керү өчен документларны инглиз телендә тутырасы, дип аңлата Эльмир. Ул аларны үзе тәрҗемә итә. Күнегүләрне дә гади спортзалларда түгел, ә фитнес үзәкләрдә, ягъни җәмәгать урынында башкарасы икән. Рекорд куйган вакытта төрле яклап һәм акрынайтылган режимда видеога төшерергә кирәк, ике хронометрист, ягъни вакытны билгеләп торучы, ике бәйсез шаһит, югары физкультура белемле бер тренер булырга тиеш. Ә карап торучыларның саны никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак, диде рекордчы. 

«Рекорд куйганда иң мәшәкатьлесе – фитнес клубларның җитәкчеләрен ышандыру. Телефоннан аралашкан вакытта сездә рекорд куярга җыена идем, дигән сүзне бөтенләй мәзәк итеп кабул итәләр, ышанмыйлар», - дип елмая яңа танышым.

Эльмир Гиннессның рекордлар китабына керү өчен документларны 19 гыйнварда җибәрә. Ә 29 гыйнвар көнне җавап килә. Аның бу вакыттагы хис-кичерешләрен әйтеп-аңлатып бетереп булмый. Иң элек әнисе белән уртаклаша, туганнарына хәбәр итә. Хәзерге вакытта сертификатлар юлда, минем вакытлыча ялым беткәнче килеп җитмәс, күрә алмам инде, ди танышым. Чөнки ул бүгенге көндә Тыва республикасында эшли, ә туган якларына ялга гына кайткан.

«Әлеге җиңүләр миндә үҗәтлек, максатчанлык, нык холык-фигыль һәм тормышта кирәкле башка бик күп сыйфатлар тәрбияли, эшемдә дә ярдәм итә. Мин нәрсәгә дә булса тотынсам, һәрвакыт аны азакка кадәр җиткерергә тырышам. Шуңа күрә башкаларга да теләгем шул: барган юлда тукталып калмаска, үсәргә кирәк. Минем дә әле планнарым моның белән генә тукталмый. Исәбем – алга бару. Әлегә барлык уйларымны да ачып салырга теләмим, сер булып калсын, әмма тормышымда ниндидер яңалык була икән, аны, беренче чиратта, райондашларым белән уртаклашачакмын», - ди ул.

 

Блиц-опрос:

 

- Хәзерге вакытта сезгә ничә яшь?

- 25 яшь.

- Алтын балыктан нәрсә сорар идегез?

- Алтын балык өч теләкне үти бит әле, иң мөһиме – якыннарым сау-сәламәт, озын гомерле һәм бәхетле булсыннар.

- Спортчының яраткан ризыгы нәрсә?

- Торт. Шунысы рәхәт: мин баллы ризыктан тазармыйм.

- Кызларда нинди сыйфатлар ошый?

- Яхшы күңеллелек, җаваплылык.

- Мәхәббәттән нәфрәткә ничә адым?

- Бер.

- Яшерен талантыгыз бармы?

- Кеше бөтен эшне дә күпмедер дәрәҗәдә булдыра ала, тырышырга гына кирәк.

- Нинди җырлар тыңлыйсыз: татарчамы, русчамы?

- Русча җырлар тыңлыйм, өйдә татарча сөйләшәм.

- Актив кешене артык тынычлык куркытамы?

- Әйе, шикләндерә, йөрәгем түзми.

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk