Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында бәрәңге «Урал», «Рассвет» хуҗалыкларында үстерелә

    Районда бәрәңге уңышы турында сөйләштек.

    Бервакыт интернетта эзләнеп утырганда бер илдә икенче икмәккә һәйкәл куелган, дип укыган идем. Бер караганда, гаҗәп тә түгел, ни дисәң дә,  заманасында бәрәңге белән сугыш вакытында ачлыкны җиңгәннәр. Әмма соңгы елларда бәрәңгенең дәрәҗәсе бераз төште, безнең районда да икенче икмәк басулары шактый кимеде.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу культураны быел бары тик «Урал» һәм «Рассвет» хуҗалыкларында гына табарга була. Крестьян-фермер хуҗалыкларында исә бәрәңгене – 100, «Бозкурт» оешмасы, Кукмара аграр көллиятендә 15әр гектарда үстергәннәр. Шулай ук район мәктәпләре дә ян бакчаларының бер өлешен икенче икмәккә бүлеп бирә, аларда ул 7 гектарны алып тора.

    «Урал» хуҗалыгының агрономы Рамил Хәбибрахмановның сүзләренә караганда, быел бу яшелчәне 53 гектарда үстергәннәр. Ә алдагы елларда исә 80шәр гектарда игелә торган булган, тик соңгы вакытта сорау кимеде, диделәр.

    «Без  “Гала”, “Королева Анна”  сортларына өстенлек бирәбез. Быел уңыш начар булырга охшамаган, гектарыннан 300әр центнер бәрәңге җыеп алырга өмет итәбез. Әлеге эшкә өч комбайныбыз бар. Үткән елларда көнгә унар гектарда эш башкара идек. Быел да шул темпны саклый алсак, биш-алты көндә басулар бушап калыр, дип ышанабыз. Хәзерге вакытта бәрәңгенең сабагын урабыз. Аннан соң бәрәңге өлгереп җитсен өчен, бер атна тирәсе көтәргә кирәк.  Ямь-яшел булып утырсалар да, вакыты җитте инде. Ә баздагы бәрәңгене эрегә, вакка аеру өчен хатын-кызлар җәлеп ителә. Гадәттә, аны кышка таба сата башлыйбыз», - диде Рамил Хәбибрахманов.

    Быел хуҗалыкта бәрәңге басулары сугарылмаган, бер гектарга 300 килограмм исәбеннән аммиак суы, 150 килограмм катлаулы ашлама кертелгән, ике тапкыр рәт араларын эшкәртеп, гөмбәгә каршы агу сипкәннәр. Ә бөҗәкләргә каршы эшкәртүне кирәк тапмадык, дип сөйләде агроном.

    Быел, чыннан да, колорадо коңгызы бакчада берән-сәрән генә очрады. Башка вакытта бәрәңге тутырган капчыкны сырып алалар иде, бу юлы, ни гаҗәп, берәү дә күренмәде.

    Үз йомышы белән редакциягә килгәч, «Рассвет» хуҗалыгының идарәче директоры Леонид Михайлов белән дә аралаштык. Аларда икенче икмәк 21 гектар мәйданны били. Бәрәңге сабагын урып бетердек, хәзер яңгыр көтәбез, диде ул. Чөнки җир каты, һәм комбайн белән алганда бәрәңге белән бергә кәсле туфрак та җыела икән.

    «Урып-җыю кампаниясе төгәлләнде, кырлардан саламны гына җыеп бетерәсе калды. Шуңа күрә техникалар бераз бушагач, бәрәңге ала башларбыз, аңа кадәр бер атна-ун көн эчендә кабыгы да ныгып китәр». Үткән ел бөтен мәйданнарны да бер комбайн белән җиңеп чыккан идек, быел да шуңа өметләнәбез. Үзебезнең 1000 тонна сыйдырышлы баз бар, саклауга шунда салачакбыз», - диде Леонид Моисеевич.

    Кукмара аграр көллияте дә без шалтыраткан вакытта бәрәңге алмаган иде әле. Бәрәңгенең сабагын корыту өчен басуларны махсус препарат белән эшкәрттек, диде агроном Алмаз Шиһапов.

    «Сабагын ургач, бүлбеләр үсүдән туктый, ә бу препаратны сипкәннән соң, киресенчә, сабактагы файдалы матдәләр бәрәңгегә төшә, ягъни кире процесс башлана. Бу исә уңышка да йогынты ясый. Әлеге эшләрне башкаргач, бер атнадан гына бәрәңгенең сабагын урабыз. Быелгы уңышны алдагы елларга караганда начар да, артык яхшы да дип әйтә алмыйм, уртача. Әмма халык телендә бәрәңге вак, чери икән, дигән сүзләр ишетелгәләде. Июнь ахыры, июль башларында бәрәңге чәчәк аткан вакытта бик эссе һава торышы сакланган иде, шуның йогынтысы булмый калмас. Без исә өстәмә тукландырдык, сугару өчен бөядән трасса да салынды», - дип аңлатты ул.

    Икенче икмәкне җыеп алу өчен аграр көллиятнең бер комбайны бар. Шуңа күрә студентлар басудагы эшкә җәлеп ителми.

    «Комбайн белән алынган бәрәңге балчыклы була, шуңа күрә базга салыр алдыннан бер кат аралап чистартабыз. Ә эрегә, вакка аеру өчен махсус сортировка машинасы кулланыла. Әле бәрәңге алмасак та, студентларга ризыкны яңа уңыштан әзерлиләр. Аның өчен кирәк кадәрле генә басудан казып алып кайтабыз», - дип дәвам итә Алмаз.

    Хезмәттәшебез, Салтык-Ерыклы авылыннан Йолдыз Низамиева да бу яллардан арып-талып, бер бакча бәрәңге казып килде. Язын 45 чиләк утырткан идек, 500гә якын казып алдык, Аллага шөкер, быелгы уңыш шәп, диде ул.

    Туембаш авылыннан исемен әйтергә теләмәгән бер апа да язын җиргә 23 чиләк орлык салып, көзен 100не җыеп алдык, элек бәрәңге бакчалары галәмәт зур иде, хәзер яртысында печән инде, дип уртаклашты.

    Бәрәңгене казып алганнан соң, урнаштыру турында да уйларга кирәк бит әле. Ярый да артыгын ашатырга малың булса. Чөнки хәзер элеккеге кебек авылларга зур фураларда килеп, кавын-карбызга алыштырып йөрүче юк. Шулай да интернет челтәрендә Казан шәһәреннән Нурсолтан Вахит якларында эре бәрәңге җыя  икән дигән хәбәргә юлыктым. Шалтыратып белештек: эре бәрәңгенең килограммын 7-8 сумнан алам, диде ул.

    РайПО җитәкчесе Илһаметдин Зарипов та бәрәңге җыячакбыз, әмма әлегә бәясе төгәл билгеләнмәде, ди.

    «Үткән атнадан Казанга авыл хуҗалыгы ярминкәләренә йөри башладык. Анда икенче икмәкнең бер килограммын 12 сумнан сатабыз. Сату бәясе гел үзгәреп тора, шуңа күрә халыктан ничә сумга алачагыбызны әйтә алмыйм. Тагын шунысын искәртеп үтим: без бәрәңгене кирәк булган, сатып алучы табылган  саен гына җыячакбыз, чөнки озаклап сакларга урыныбыз юк. Җыйган вакытта газетага белдерү бирәчәкбез, авыл җирлеге башлыкларына да хәбәр итәчәкбез», - диде ул.

    фото: Йолдыз Низамиева/ «Хезмәт даны»

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: