Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районы халкы үз сәламәтлегенә битараф түгел

    Район үзәк дәваханәсендә кызу эш өсте: халыкны диспансеризацияләү бара. Бу чараның максаты - кеше организмында яшеренгән чирләрне ачыклап, үзвакытында дәвалау. Авыруы соңгы чиккә җиткәч кенә табибка күренүчеләр күп бит бездә, югыйсә. Ә сез үз сәламәтлегегезгә игътибарлымы? Сораштыруыбыз шул хакта. Халидә ГОБӘЙДУЛЛИНА, Түбән Казаклар авылы: -Ел әйләнә яшелчә, җиләк-җимеш, дару үләннәреннән...

    Район үзәк дәваханәсендә кызу эш өсте: халыкны диспансеризацияләү бара. Бу чараның максаты - кеше организмында яшеренгән чирләрне ачыклап, үзвакытында дәвалау. Авыруы соңгы чиккә җиткәч кенә табибка күренүчеләр күп бит бездә, югыйсә. Ә сез үз сәламәтлегегезгә игътибарлымы? Сораштыруыбыз шул хакта.

    Халидә ГОБӘЙДУЛЛИНА, Түбән Казаклар авылы:

    -Ел әйләнә яшелчә, җиләк-җимеш, дару үләннәреннән әзерләнгән төнәтмәләр кулланам, шуңа күрә җитди авырганым юк. Табибка сирәк күренәм. Соңгы вакытта халык, шау кубып, район үзәк дәваханәсенә диспансеризациягә йөри. Үземне яхшы хис итсәм дә, тикшеренәсем килә, тик бу юлы яшем туры килми.

    Зөлфирә ШАКИРОВА, Туембаш авылы:

    -Мин гомер буе укытучы булып эшләп, хәзер лаеклы ялда. Яшь чагымнан ук медицина белән кызыксындым. Сәламәтлекне саклау турындагы газета-журналлар алдырдым. Хәзер экология бозылды, табигый ризыклар ашамыйбыз, аз хәрәкәтләнәбез, компьютер каршында утырып, күзләрне бозабыз. Мондый шартларда сәламәтлек турында кайгырту иң беренче чираттагы эшебез булырга тиеш. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, дип юкка гына әйтми халкыбыз.

    Ленара, Кукмара:

    Реклама

    -Әнием алтынчы дистәсен ваклады. Авыртынып йөрсә дә, табибларга күренергә ашыкмады моңарчы. Узган ел аңа диспансеризация үтәргә туры килде, анда да тиеш булганга гына барды. Хатын-кыз авыруы таптылар үзендә. "Бераз соңга калып күренгән булсаң, яман чиргә әйләнәсе булган. Ярый әле, вакытында ачыкланды", - дигән аңа хатын-кызлар табибәсе Наталья Әхмәтҗанова. Әнием дәвалану узды, хәле яхшы хәзер. Тикшеренү үтмәгән булса, аның белән ни буласын уйларга да куркаv.

    Римма ГАФИЯТУЛЛИНА, баш табиб урынбасары:

    -Быел районыбызда 8500 кеше диспансеризация үтәргә тиеш. Аларның яртысыннан күбрәге, ягъни 60 проценты тикшеренү узды инде. Авыл кешеләре бу чарага җаваплырак карый. Кукмара поселогы, Лубян авылы халкы исә үз саулыклары турында азрак кайгырта дигән нәтиҗәгә килдек. Кайбер авыл җирлекләре башлыклары диспансеризация үткәрүне оештыруга тиешле игътибар бирмиләр. Әйтик, беркөнне дәваханәнең бер төркем белгечләре: терапевт, невропатолог, лаборатория хезмәткәрләре Поч.Кучук авылында булдылар, ЭКГ, УЗИ аппаратлары да алып барылды. Бу җирлектә 150 кешенең диспансеризация үтүе каралган иде. Чынлыкта табибларга 52 кеше генә күренде. Княгор, Кенәбаш авылларыннан халыкны алып килү оештырылмады. Җирлек җитәкчеләренә транспорт бирергә була иде бит. Табибларга һәрбер авылга барып йөрү мөмкин түгел, өстәвенә кешеләрне кабул итү өчен һәр авылда урын да, шартлар да юк. Җитәкчеләре кайгыртучан булгач, Олыяз җирлеге халкы диспансеризацияне бердәм рәвештә беренчеләрдән булып үтте.

    Табибларның, шәфкать туташларының эш күләме артты, әлбәттә. Аларга алсыз-ялсыз, ял көннәрендә дә эшләргә туры килә. Диспансеризацияләү вакытында инде чирләре ачыкланучылар да булды. Алар арасында инде Казанда операция ясатып кайтучылар да бар.

    фото: http://desconto.ru/kiev/634661/klinika-brak-i-sem-ya

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: