Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кукмара районы "Уңыш" җәмгыяте уракка әзер

Быел хуҗалыкта урып-җыюда биш комбайн катнашачак

Бүген басу-кырларның иң матур, бай чагы: шаулап утырган игеннәргә карап күңел сөенә. Бик тиздән урып-җыю эшләре башланып китәчәк. Быел районыбыз игенчеләре башка елларга караганда мулрак уңыш җыеп алуга өметләнәләр. Хәзергә исә барлык хуҗалыкларда да техникалар, ындыр табаклары соңгы тикшерү уза. Шул ук вакытта терлек азыгы хәзерләү кебек башка мөһим хезмәтләрне дә аксатмыйлар.  “Уңыш” җәмгыятендә  үткәрелгән семинарда да сүз шул турыда барды.

Семинарда катнашучыларны “Уңыш” җәмгыятенең комбайннар парады каршы алды. Анда кырга чыгачак бар техника да әзерлек сызыгына баскан иде. Хәзер игенчеләргә кырда булган икмәкне түкми-чәчми җыеп алу бурычы йөкләнә. Әлбәттә, монда күп нәрсә комбайннарның әзерлеге һәм механизаторларның җаваплылыгыннан тора. Быел биш кыр корабы уракка төшәчәк, аларның барысы да яздан ремонтланып куелды, диде җәмгыятьнең инженеры Рамил Сабитов. Бер комбайнга якынча 475 гектар эш күләме туры килә икән. 

- Быел игеннәр матур күренә. Көздән кырларның сиксән процентын диярлек сукалап калдырган идек, ашламасы да әйбәт кертелде, - диде ул. – Булган уңышны югалтуларсыз, исән-сау җыеп алырга язсын. 
 “Уңыш”  җәмгыяте соңгы елларда, малларына ашатырга азык җитмәү сәбәпле, шактый авырлыклар кичерде. Шуңа күрә биредә төп басымны сыйфатлы терлек азыгы туплауга бирәләр. 

- Хуҗалыкның 6700 гектар сөрүлек җирләре бар. Аның берәр мең гектарында – күпьеллык үләннәр, кукуруз, 2900 гектарында – бөртеклеләр, һәм калган мәйданнарда азык катнашмасы игелә, - диде җәмгыятьнең башкаручы директоры Раил Галимуллин. - Бүгенге көнгә берьеллык һәм күпьеллык үләннәрдән 6500 тонна сенаж салып куйган идек, утыз көннән соң без ул базны ачып, малларга ашата башладык. Быел 14-15 мең тонна сенаж һәм кукуруздан 20 мең тонна силос салырга планлаштырабыз. Кышлату сезонына якынча 33 мең тонна терлек азыгы кирәк булачак. 

Уңышлылар көн саен 450-500 тонна сенаж салып баралар, соңгы вакытта якындагы басуда эшләү сәбәпле, хезмәт тизләнде һәм масса күләме дә артты, диде башкаручы директор. Сенаж таптатуны исә сменалы итеп оештырганнар. Максатлары – барлык агротехник чараларны да читтән техника кертмичә, үзләре башкарып чыгу. Механизаторларга исә эш күләменнән чыгып, лаеклы хезмәт хакы билгеләнгән. Мәсәлән, кайбер тракторчылар  көнгә өчәр мең сумнан артык акча эшлиләр, диде директор. 
- “Тукай” ягында хезмәткәрләргә 800әр сумнан өчәр төргәк печән өләшенде. “Таң” белән “Гигант”та бераз соңрак биреләчәк, бүгенге көндә моның өчен берьеллык үләннәрне егабыз. Ә бәясе шулай ук калачак, - диде Раил Галимуллин. 

Район башлыгы Сергей Димитриев пай җирләре өчен каралган печәннәр белән дә кызыксынып, бу мәсьәләне хәл итәргә кушты. 

Уңышлылар быел машина-трактор паркын да яңартканнар, К-700 тракторы, чәчү комплексы, терлек азыгы хәзерләү комбайны сатып алганнар, көзгә каток, КамАЗ машиналары, алга таба тагын ике К-700 тракторы, чәчү комплексы кайтачак, диделәр. Быел шулай ук ашлык киптерү җайланмасының төзелешенә дә нигез салырга планлаштыралар. Билгеле, акча түкмичә генә хуҗалыкны алып барып булмый. Алга таба ул үзенең җимешләрен бирер, дип өметләнәләр.

Очрашудан файдаланып, терлекчеләр дә үзләрен борчыган проблеманы район җитәкчелегенә әйтеп калырга ашыктылар. Югары Шөн фермасы территориясендәге юлсызлык борчый аларны. Терлекчелек болай да җиңел тармак түгел, саз ерып йөрү бигрәк тә авыр бит, диделәр алар. 

Яңа Каенсар авылыннан Артем Ираһимовны исә үзенең кыр корабы янында очраттык. “Уңыш” җәмгыятендә мәктәпне тәмамлаганнан бирле хезмәт куя икән.  Ә Нива СК-5 бөртек суктыру комбайнын 2008 елдан бирле иярли.

- Урып-җыю кампаниясен ике тапкыр гына калдырган булды: бер ел армия хезмәтендә йөреп кайттым, ә 2010 елны корылык нәтиҗәсендә эшсез калдык, - диде игенче. - Кыр корабын үзем ремонтлап уракка әзерлим, карап-тәрбияләп торам. Ярдәмчем исә – бертуган абыем Андрей. Шуңа күрә бик уңайлы, үпкәләшеп йөрмибез, бер гаилә өчен эшлибез. Үзебез дә маллар асрап көн күрәбез. Хуҗалык печән-салам, ашлык бирә. Үткән ел премия буларак та ике тоннага якын ашлык алган идем. Быел да иген кырлары мул уңыш белән сөендерсен, ватылмыйча эшләргә язсын иде.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев