Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы үзәк дәваханәсендә вакцинацияләү башланды

Табибларның сүзләренә караганда, вакцина ясату өчен иң кулай вакыт сентябрь-октябрь айлары икән.

Көз — көз инде ул, дуслар. Салкынча җилле көндә пыскаклап яуган яңгыр астында бер юешләнеп алсаң, борынга томау төшәсен, төчкерә-йөткерә башлавыңны көт тә тор. Шуның өчен грипп һәм кискен респиратор вируслы йогышлы авырулар көчәеп киткәнче алдан хәстәрен күрү дә комачау итмәс. 

Район үзәк дәваханәсендә хәл ничегрәк, вакциналар кайтканмы, һәркемгә җитәрлекме икән?

«Дәваханәгә беренче партиядә 7960 дозада (7 меңе — зурларга, калганы — балаларга) гриппка каршы вакцина бирелгән иде. Алга таба тагын 7000 доза кайтыр дип көтелә. Без инде вакцинацияләүне башладык. Ул — бушка. Прививка иң беренчеләрдән булып медицина өлкәсендә хезмәт куючыларга ясалды. 65 яшьтән өлкәнрәкләр дә активлык күрсәтә, алар эпидемиологик сезон башланганчы ук мөрәҗәгать итә. Күмәк иммунитет барлыкка килсен өчен, якынча 60-70 процент халыкка вакцина ясатырга кирәк. Бары тик шул очракта гына мәкерле грипп вирусы мутацияләнә алмаячак», — ди район үзәк дәваханәсенең поликлиника мөдире Илназ Фәйзуллин.

Кукмара районы үзәк дәваханәсендә вакцинацияләү башланды

Дәваханәнең табиб-эпидемиологы Рамил Мохтаров белән дә аралашып алдык.

«Медицина, белем бирү учреждениеләрендә хезмәт куючылар, халык белән аеруча тыгыз элемтәдә эшләүчеләрнең күбесе гриппка каршы вакцинаның мөһимлеген яхшы аңлый, ел саен безгә килә. Кабинетның буш торганы юк. Сезон башланып, озын чиратлар җыелганчы өлгерим, диючеләр дә бар. Билгеле булганча, вируслы инфекциядән иммунитет я аның белән чирләгәннән, я прививка ясатканнан соң барлыкка килә. Аннары сезонлы авыруларга бирешмәс өчен, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спортны ярату, профилактика чаралары күрү дә бик мөһим», — ди ул.

Вадим Рәхмәтуллин, район үзәк дәваханәсенең баш табибы:

— Вакытында вакцина ясатсаң, үзең дә сәламәт буласың, чирләп йөреп, башкаларны да зарарламыйсың. Минем үземнең бер елны да калганым юк. Авырыйм дип тә зарлана алмыйм. 

Галина Грачева, пенсионер:

— Мин күп еллар шәһәрнең «Гөрләвек» балалар бакчасында хезмәт куеп лаеклы ялга чыктым. Без элек тә даими рәвештә гриппка каршы прививка ясата идек, лаеклы ялга чыккач та, әлеге процедураны кабатларга тырышам. Бер елны ничектер килмичә калган идем, грипп белән бик нык авырдым. Миңа акыл булды ул. Хәзер сентябрь аенда поликлиникага барам да ясатам һәм бер ел дәвамында тыныч күңел белән, авырмыйча яшим. Шөкер, вакцинадан соң бер тапкыр да үземне начар хис иткәнем юк, тән температурасы да күтәрелми, бар да яхшы була. 

Кукмара районы үзәк дәваханәсендә вакцинацияләү башланды

Марат Сабирҗанов, Кукмара телевидениесе операторы:

— Узган ел кыш буе чирләдем, дисәм дә ялгыш булмас. Я тамак авырта, я тән температурасы күтәрелә, томау төшеп тилмертә. Быел шуның өчен алдан ук хәстәрен күрергә булдым: сезон башланганчы ук гриппка каршы вакцина ясаттым. Файдасы булыр, чирләр урап узар дип өметләнәм. 

Исемен әйтергә теләмәгән ханым:

— Уку елы башлануга, балалар бакчасында да, мәктәптән дә, гриппка каршы прививка ясату өчен, әти-әниләрдән ризалык сорыйлар. Мин икесенә дә үземнең каршы булуымны әйтеп имза куйдым. Чөнки балаларның организмы яшь, алар үзләре дә төрле чирләргә каршы көрәшә аладыр дип уйлыйм. Бу — бары тик минем фикер. Аны башкаларга тагарга, беркемне дә кире күндерергә теләмим. 

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев