Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара игенчеләре уракка төште

    Игеннәрне урып-җыюга керешелгәч, гадәттә, яңгырлар башлана иде. Быел ничек булачагын алдан фаразлау мөмкин түгел, әлегә яңгыр, көтелгән кунак кебек, һәрберебезгә тансык. Әмма урак өстендә озакка сузылган явым-төшемнәр югалтуларга да китерергә мөмкин. Ә быел аның һәр бөртеге кадерле. -Быел һәр гектардан уртача уңыш 15 центнер тирәсе булыр дип исәплибез, - ди...

    Игеннәрне урып-җыюга керешелгәч, гадәттә, яңгырлар башлана иде. Быел ничек булачагын алдан фаразлау мөмкин түгел, әлегә яңгыр, көтелгән кунак кебек, һәрберебезгә тансык. Әмма урак өстендә озакка сузылган явым-төшемнәр югалтуларга да китерергә мөмкин. Ә быел аның һәр бөртеге кадерле.

    -Быел һәр гектардан уртача уңыш 15 центнер тирәсе булыр дип исәплибез, - ди елның-елында күкрәп үскән иген басулары белән шаккатырырга күнеккән "Яңа тормыш" агрофирмасының генераль директоры Илшат Нәҗмиев. - Иң кирәкле чакта - сабаклар тармакланганда яңгыр булмады. Югыйсә, язын бөтен технологиясенә туры китереп чәчкән идек. Ә уракка без тулысынча әзер. Комбайннар яхшылап төзекләндерелде, кадрларыбыз ышанычлы. Ындыр табаклары да ашлык кабул итәргә әзер.

    Кайбер комбайнчылар өчен урак өсте инде күптән башланган: печән чабуда эшләгәннәр. Бу атна башыннан исә игеннәрне егуга керешкәннәр. Бер комбайн арышны, икесе борчакны теземнәргә сала. Калган кыр кораблары, үзләре әйтмешли, басуга чыгарга команда көтә.

    Чарлы борылышындагы борчак басуында эшләүче комбайннарны Расих Мөхәммәтов белән Валерий Котовлар иярли икән. Үзләренә мәктәп укучыларын - Данил Толмачев белән Денис Каменщиковларны ярдәмгә алганнар. Бу агрофирмада һәр эшче кадерле: механизаторларның күбесе берничә төр техника иярли.

    Реклама

    -Валерий кышын чылбырлы, ә мин КУН-10 тракторында эшлим. Урып-җыю чорында икебез дә комбайнга утырабыз, - ди кайчандыр Әфган сугышларын кичеп кайткан Расих Мөхәммәтов. - 25нче тапкыр уракта катнашуым. Ә бу "Нива" - мин иярләгән дүртенче комбайн. Аңа да "пенсия"гә чыгарга вакыт - 25нче елын эшли.

    Ә Валерий Котов 29 ел дәвамында һаман бер комбайнны иярли икән. Иске техниканы көйле итеп тота белгән бу оста куллар чын мәгънәсендә мактауга лаек.

    -Ашлыгы гына булсын, эштән курыккан юк. Тик быел уңыш артык сөенерлек булмады. Шулай да аны вакытында җыеп алырга кирәк. Әлегә көненә 12шәр сәгать эшлибез, - диләр алар үзләре.

    Биредә дә комбайннарга эш күләме зур - һәрберсенә 400 гектар тирәсе туры килә. Узган ел урып-җыюны бер ай эчендә төгәлләгән булганнар. Быел да 1158 гектарда бөртеклеләрне шул вакыт эчендә җыеп алуны үзләренә бурыч итеп куйганнар. Әле терлек азыгы хәзерләүнең дә кызган чоры - сенаж салалар. Кукуруздан мул уңыш көтелә. Узган елгыдан калган бер еллык силос запасы янында быелгысы да һич артык булмас. Шәхси хуҗалыкларга да печән өләшә башлаганнар. Авыл, әнә шулай, үзенең җәйге мәшәкатьләре белән яши.

    Гөлгенә ШӘРИПОВА. Рәшит МИНЕГАЛИЕВ фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: