Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара балалар иҗат үзәгенең «Агач эшкәртү һәм судомодельләштерү» бүлегендә 70тән артык бала шөгыльләнә

Балалар агачтан төрле корабль макетлары, самавыр, чынаяк, сувенир һәм башка эшләнмәләр ясыйлар.

«Галактика» балалар иҗат үзәгенә кергәч, «Агач эшкәртү һәм судомодельләштерү» бүлегендә шөгыльләнүче малайларның эшләре белән танышмый калмыйбыз. Агачтан ниләр генә ясамый алар?! Төрледән-төрле кораб макетлары, самавыр, чынаяк, сувенирлар...

Әлеге эшләнмәләрне күргәч, замана баласына кәрәзле телефон белән интернеттан башка берни кирәк түгел, дигән уйлар үзеннән-үзе юкка чыга. Балаларда агач эшенә кызыксыну уяту өчен үз эшенә бар күңелен биргән укытучы да булу кирәк бит әле. «Галактика» иҗат үзәгендә хезмәт куючы Таһир Ямалов - әнә шундыйлардан.

Тумышы белән Яр Чаллы шәһәреннән булса да, инде менә 15 ел Кукмарада яши, агачтан төрле эшләнмәләр ясый, үз буендагы шахмат фигуралары белән күргәзмә-фестивальләрдә катнаша.

«Агач ул - җылы материал. Аннан әллә нинди матурлыклар тудырырга була. Әлеге эшкә тартылуыма 30 еллап бардыр. Кечкенәдән кайда нинди агач, такта кисәге күрәм - шуны кисә, ышкылый, алардан төрле пычаклар, мылтыклар ясый идем. Мавыгуым гомерлек шөгыльгә әйләнде. Хәзер инде үземнең белгәннәремне, бик теләп, балаларга өйрәтәм, - ди Таһир әфәнде. – Яшь вакытымда “Волгонефть – 32” теплоходында капитан механик булып эшләдем. Шуның өчен миңа корабльләр, көймәләр аеруча якын. Аяк белән әйләндереп эшли торган кыру станогында шахмат фигураларын да бик теләп ясыйм. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Сабан туенда катнашкан Россиянең элеккеге башлыгы Дмитрий Медведевка да фигураларымны бүләк итү насыйп булды».

Балалар иҗат үзәгендәге «Агач эшкәртү һәм судомодельләштерү» берләшмәсе моннан өч ел элек оеша. Анда 7-17 яшьлек 70тән артык бала йөри. Күппрофильле лицейның 5 сыйныфында белем алучы Данис Яппаров та бер ел эчендә бик күпкә өйрәнгән. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап ясаган корабль макеты аеруча матур. Чын корабтагы шикелле җилкәне, хәтта иллюминаторлары да бар.

«Ишегалдында булган агач, такта башларын юнып, кисеп, алардан кылычлар, кечкенә урындыклар ясавымны күреп, әнием мине “Галактика” үзәгендәге түгәрәккә алып килде. Остаханәне беренче көнне үк ошаттым. Сыйныфта станоклар күп, һәр укучының үз эш өстәле – верстак бар. Укытучыбыз да бик яхшы. Мин дәрестә күп әйберләр ясадым. Ә инде корабльне флотта хезмәт иткән бабама бүләк иттем», - ди Данис.

«Улыбызның агач эшләнмәләре белән мавыгуына сөенеп бетә алмыйбыз. Холкы да, үз-үзен тотышы, тәртибе дә үзгәрде. Безгә, сеңлесенә карата да күпкә игътибарлы ул хәзер», - ди Данисның әнисе Лилия ханым.

«Судомодельләштерү һәм агач эшкәртү - алар икесе бербөтен. Эш өчен яхшылап җиһазландырылган кабинетыбыз бар. Материалларны күп вакыт агач эшләнмәләре ясау белән шөгыльләнүче осталар китерә. Шулай ук үзем дә өйдән алып киләм. Балалар бирегә дәресләрдән соң бик теләп йөриләр. Бер ай дәвамында аларга үзләре нәрсә тели, шуны ясау мөмкинлеге бирелә. Фантазияләре шулкадәр бай ки, агачтан бик күп төрдәге сәнгать әсәре тудыра алар. Танк, зур тешле тарак, фил, трактор, төрле уен кораллары – малайларның ясаган эшләнмәләрен санап бетерерлек түгел. Ә инде алга таба эш план нигезендә алып барыла. Күбрәк корабль макетлары ясауга өстенлек бирәбез. Шулай ук радио белән идарә итә торган көймәләр дә игътибардан читтә калмый, - ди берләшмә җитәкчесе Таһир Ямалов. – Судомодельләштерү төркемендә дүрт кыз да бар. Алар белән Сосновка, Нократ Аланында узган фестивальләрдә призлы урыннар алып кайткан идек. Малайлар да бик актив. Гомумән, бер генә бәйгедән дә читтә калмаска тырышабыз».

Берләшмәдә балаларның иминлеге беренче урынга куелган. Башкача мөмкин дә түгел. Кисә, тишә, ышкылый, юна торган нинди генә җиһаз үтми бит алар кулыннан?!

«Һәр балага шәхсән якын килеп эшлим, дәрес саен куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерәбез, - дип сүзен дәвам итә укытучы. – Күзләрем ян-яктагы балаларны да күрергә өйрәнде инде. Алга таба да исән-имин эшләргә язсын».
 

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X