Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара архивында исәптә 37873 документ бар

    Архивка йомышы төшмәгән кеше бик сирәктер. Дөнья булгач, теге яки бу чор документының кирәге чыгып куя. Күпчелек халык пенсиясен исәпләтер өчен хезмәт стажы һәм эш хакы турындагы документларны соратып ала. Башка берәүләр тарихи истәлекләрне өйрәнә. Күчемсез милеккә хокукны билгеләүче документлар артыннан йөрүчеләр дә байтак. -Архив саклауга бик җаваплы карыйбыз. Биредә...

    Архивка йомышы төшмәгән кеше бик сирәктер. Дөнья булгач, теге яки бу чор документының кирәге чыгып куя. Күпчелек халык пенсиясен исәпләтер өчен хезмәт стажы һәм эш хакы турындагы документларны соратып ала. Башка берәүләр тарихи истәлекләрне өйрәнә. Күчемсез милеккә хокукны билгеләүче документлар артыннан йөрүчеләр дә байтак.


    -Архив саклауга бик җаваплы карыйбыз. Биредә тупланган материалларның кыйммәтен бернинди саннар белән чагылдырып булмый. Аларда - халыкларның үткәне, кешеләр язмышлары, районның сәяси, икътисадый, социаль һәм мәдәни үсешенең чагылышы. Архив документлары белән кызыксыну елдан-ел арта. Совет заманындагы тормыш идеаллаштырып күрсәтелгәнлектән, чынбарлыкны белү, дөреслекне ачып салу өчен төбәк тарихын өйрәнүчеләр беренчел чыганакларга, ягъни шул еллардан калган документларга мөрәҗәгать итәләр, -ди район Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Гөлнара Касыймова.

    Реклама


    Бүгенге көндә әлеге бүлектә төрле милек формасындагы 53 оешманың документлары җыелып барыла. Бу - җирле үзидарә органнары, прокуратура, финанс, статистика, төзелеш, мәдәният, мәгариф учреждениеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм башкалар. Архив бүлеге аларга документларны тиешенчә әзерләүдә, республиканың архив фондына материаллар сайлап алуда, шәхси состав буенча документларны тәртипкә китерүдә методик һәм гамәли ярдәм күрсәтә. Юкка чыгарылган оешма-предприятиеләрнең документларын саклауга аерым игътибар бирелә. 2006 елдан башлап, шундый оешмаларның 13078 документы саклауга алынган. Районның күренекле шәхесләре турындагы тарихи әһәмияткә ия мәгълүматлар да урын алган биредә. "Хезмәт даны" газетасының исә 1938-1954, 1965-1982, 1984-2007 елгы төпләнмәләре белән танышырга мөмкин.


    Документларның күбесе "мәңге" саклауга куелган. Алар таушалмасын, бозылмасын өчен тиешле шартлар тудырылган.
    -Район җитәкчелеге ярдәме белән безгә өстәмә бүлмә бирелде, анда ремонт үткәрелеп, янгынга каршы сигнализация белән тәэмин ителде. Хәзерге көндә барлык таләпләргә җавап бирүче ике саклагычыбыз бар,- дип сүзен дәвам итә Гөлнара Касыймова.- Документлар тимер стеллажларда, архив тартмаларында саклана. Бүлмәләрне җилләтеп торабыз, тузаннан арындырабыз, тиешле температура булдырабыз. Бүгенге заманныкын гына түгел, үткән чорларга караган материалларны да киләсе буыннарга исән-имин калдыру өчен барлык көчебезне куябыз.


    Тырышлыклары игътибарсыз калмаган: 2013 елда республикабызда дәүләт архив хезмәтенең 95 еллыгы уңаеннан аларның эшчәнлегенә югары бәя бирелгән. "Иң яхшы муниципаль архив" дигән Бөтенроссия конкурсына Татарстаннан өч кенә: Яр Чаллы, Казан һәм Кукмара районы архивлары тәкъдим ителүе дә - зур мәртәбә. Әлеге конкурста уңышлы катнашканы өчен район архивы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясе утырышында Идел буе федераль округы архив учреждениеләренең фәнни -методик советы Дипломы белән бүләкләнде. Моннан тыш, бу идарәнең Мактау грамотасына лаек булды. Әлбәттә, тагын да зуррак бүләк - халыкның рәхмәт сүзләрен ишетү.


    Кукмара районы архивы 1930 оештырылган. Бүгенге көндә архивта 37873 документ исәптә тора.
    2013 елда архив тарафыннан 1420 мөрәҗәгатькә җавап әзерләп бирелгән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: