Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Күп сорауларны урында хәл итәргә мөмкин, әмма кайберәүләр югарыдагыларга шикаять юллауны хуп күрә

    Үзәк район дәваханәсендә "Мәҗбүри иминиятләү системасында иминиятләнгән гражданнарның хокукларын тормышка ашыру" темасына түгәрәк өстәл артында очрашу әле үткән елның декабрендә генә булган иде. Шушы көннәрдә "АК БАРС-Мед" иминиятләү компаниясенең иминиятләнгән затларның хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Минсалих Сәхәпов, әлеге компаниянең Кукмарадагы вәкиллеге директоры Гафур Мөхәррәмов һәм белгече Эльмира Гаязова, үзәк район...

    Үзәк район дәваханәсендә "Мәҗбүри иминиятләү системасында иминиятләнгән гражданнарның хокукларын тормышка ашыру" темасына түгәрәк өстәл артында очрашу әле үткән елның декабрендә генә булган иде. Шушы көннәрдә "АК БАРС-Мед" иминиятләү компаниясенең иминиятләнгән затларның хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Минсалих Сәхәпов, әлеге компаниянең Кукмарадагы вәкиллеге директоры Гафур Мөхәррәмов һәм белгече Эльмира Гаязова, үзәк район дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, үзәк даруханә мөдире Мөнир Гыйниятуллин һәм иминиятләнгән затлар катнашында чираттагы җыелыш үтте.

    Медицина өлкәсендәге проблемалар, аларны хәл итү юллары турында уртага салып сөйләшү инде күркәм традициягә әверелеп бара.

    -Безнең компаниягә медицинага кагылышлы барлык сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин, - дип сүз башлады Минсалих Сәхәпов.- Гадәттә, чиратлардан зарланып яки табиб өстеннән шикаять җибәрүчеләрдән сорыйбыз: "Үзегезне борчыган мәсьәлә турында бүлек мөдиренә, баш табибка яки урынбасарына җиткердегезме?",- дип. "Юк",- дип җавап бирә аларның туксан проценты. Югыйсә, күп кенә сорауларны урында хәл итәргә мөмкин бит.

    -Канәгатьсезлек нидән туа?- дип сүзгә кушылды баш табиб Равил Халиев. -Бездә 210 койка/урын бар, бүгенге көндә анда 154 авыру ятып дәвалана, калганнары буш тора. Сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләрнең күпчелеге, гадәттә, җәйге эшләр тәмамлангач килә башлый. Урыннарның җитмәве, чиратлар шуннан барлыкка килә.

    Узган очрашуда дәваханәдә табиблар белән тәэмин ителешнең нормативтан яртылаш ким булуы хакында әйтелгән иде. Бу юлы да республиканың түләүсез медицина өлкәсендә белгечләрнең җитмәве, яшь белгечләрнең, дәвалау өлкәсен сайламыйча,"төшемлерәк" эшкә урнашулары зур проблема буларак телгә алынды.

    -Быел безгә заманча эндоскоп белән эчке органнарны тикшерүче бер табиб кайтты. Укуларын тәмамлап, тагын ике-өч белгеч кайтыр, дип көтәбез,- дип сөендерде баш табиб. - Булганнарын сакларга, аларга хәерхаклы мөнәсәбәттә булырга кирәк. Авырулар арасында да төрле холыклылары бар. Күптән түгел берсе табибны елар дәрәҗәгә җиткергән иде. Гомумән, ике яктан да хөрмәт булырга тиеш.

    Минсалих Сәхәпов баш табибның сүзләрен куәтләп, медицина белгечләренең эше бик авыр һәм җаваплы икәнен, аларның уртача гомер озынлыгы чагыштырмача кыска булуын ассызыклады. Кукмара үзәк дәваханәсенең, башка районнарныкы белән чагыштырганда, барлык күрсәткечләренең яхшы булуын билгеләп үтте. Үткән елгы нәтиҗәләр буенча безнең дәваханә республикада беренче урынга чыккан. Шуңа күрәме, баш табибка сораулар булмады.

    -Ташламалы даруларны шушында ук, ягъни дәваханә бинасында ук алуны оештырып булмыймы? Югыйсә, үзәк даруханәгә баргач, йә кирәкле дару булмый, яисә башка аңлашылмаучанлык килеп чыга һәм ике араны таптарга туры килә, - дип тәкъдим- зарын җиткерде район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Равил Нигъмәтҗанов.

    Бу юнәлештә эш башланган икән инде. Үзәк даруханә мөдире Мөнир Гыйниятуллинның әйтүенә караганда, "Таттехфарм" берләшмәсенә, дәваханәдә нокта ачарга рөхсәт сорап, хат җибәрелгән.

    Купка авылыннан Зиннур Газизовның:

    -70 мең сум түләп, тормыш иптәшемнең күзенә Казанда операция ясаткан идем. Икенчесенә дә ясатасы бар, чиратка куйдылар инде. Хирургларның ярдәмен бушлай алып булмасмы?- дигән гозеренә Минсалих Сәхәпов:

    -Мондый сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр күп. Кызганычка каршы, республика клиник дәваханәсендә күз авырулары буенча хәзер бер бүлек кенә эшли. Түләүсез операцияләрнең исә үз планы, сметасы бар,- дип җавап бирде.

    Ничек кенә зарлансак та, медицина хезмәте күрсәтүнең үткән еллардагыдан күпкә алга китүе, сыйфаты яхшыруы, заманча җиһазлар кулланылуы хакында әйтеп үтелде.

    "АК БАРС-Мед" иминиятләү компаниясенең Кукмарадагы вәкиллеге директоры Гафур Мөхәррәмов янына җыелыштан соң да әле сораулар белән килүчеләр булды.

    фото: http://ds50.centerstart.ru/node/522

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: