Корбан бәйрәме ял көне булачак
8 июльдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.
Татарстан Республикасы Президентының «2022 нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 9 апрель, 256 нчы номерлы Указы нигезендә, 9 июль – Корбан бәйрәмен үткәрү көне – эшләми торган бәйрәм көн булачак, дип яза «Татар-информ» МА.
Шулай итеп, 2022 елда 8 июльдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев