Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Көнгә бер пот сөт - аз?

    Яңа елда "Восток" хуҗалыгы терлекчеләре яңа мегафермага күчеп эшли башладылар. Район терлекчеләренең чираттагы семинар-киңәшмәсе 14 гыйнвар көнне нәкъ менә шунда үтте.

    Мегаферма бинасы эчтән дә, тыштан да ялтырап тора. Терлекчеләр өчен ял, туалет, душ бүлмәләре дә каралган. Терлекләр сигез рәткә тезелгән утлыклардан яхшы сыйфатлы силос белән сыйланалар. Ул гынамы, витаминлы азык өстәмәләре белән баетылган дистәләгән төр ризык бирелә аларга. Һәрберсенең туклыклылыгы һәм сыйфаты лабораториядә анализланган.
    -Маллар башта ятсындылар, бер сыерга көнлек савым 5,8 килограммга кадәр төште. Чөнки хәзер алар бәйләнмичә асрала һәм саву өчен башка урынга кертеләләр. Маллар яңа тәртипкә ияләнеп киләләр инде - бүгенге көндә көнлек савымнары 16 килограммга җитте. Әмма безне бу гына канәгатьләндерми, - ди хуҗалыкның директоры Сергей Димитриев. - Төзелешкә алган кредитларны каплап, табыш алып эшләү өчен безгә көн саен һәр сыердан 20 килограмм сөт савып алырга кирәк!
    Колакка зур саннар булып ишетелсә дә, ирешелмәслек үр түгел икән үзе. Хуҗалыкның баш ветеринары, комплекс җитәкчесе Радик Герасимов саву цехындагы бинаның өске катына урнашкан компьютер клавишаларына баскалап ала.
    -Һәр сыерга аерым карточка ачылган, кайчан туган ул, нинди авырлыкта, кайчан каплатылган, кайчан ректаль тикшерү уздырылган һәм кайчан бозауларга тиеш - барысы да теркәлеп барыла. Шулай ук көнлек савымы күпме, ай, ел буенча никадәр сөт бирүе дә күренеп тора. Менә карагыз: көнгә 38 килограммга кадәр сөт бирүче сыерлар да, 31, 28 килограмм саудыручылар да бар!
    Биредәге сыерларның һәрберсенә номерлар сугылган муенса тагылган. Компьютер "танысын" өчен икән! Әйтик, саву процессы барганда оператор-савымчы сыерны дәвалау кирәклеген яки каплату вакыты җиткәнен ачыкласа, кнопкага баса һәм сыер савылып чыкканда автомат рәвештә көтүдән аерыла һәм үзеннән-үзе бокска кереп баса. Тоягын кисәсеңме, мөгезенме, маститтан дәвалыйсыңмы - рәхим ит, малны ферма буйлап куып интектерәсе юк. Савылачак сыерларның җиленнәрен зарарлы микроблардан арындыру, чистартуның ничек башкарылуын үзең күрергә кирәк, сөйләп кенә ышандырырлык түгел. Ә чисталык өчен көрәш зарури - алга таба бер килограмм сөт өчен дәүләт субсидиясе сөт югары сыйфатлы булганда - 2 сум күләмендә, I сортлы булганда 67 тиен генә каралган.
    354 савым сыерга нибары ун кеше хезмәт күрсәтә, бишесе - савучылар, калганнары белгечләр, аппаратчылар... Тиресне махсус транспортер бинаның ике башыннан уртага этеп китереп, астагы бункерга җыеп бара. Тирес кыргычның идән буйлап әкрен генә өзлексез шуышып торуына инде маллар күнегеп килә, автосуэчергечкә дә ияләнгәннәр, кашынырга эленеп куелып, сыер килеп сыенуга әйләнеп эшли башлый торган җиһазны да ошатканнар алар.
    Мегаферманы яңадан 450 баш терлек сыешлы корылма белән арттырырга уйлыйлар. Анысы сафка баскач, янә өч эшче көче өстәләсе икән.
    -Иске биналарны да буш тотмаска исәп, шөкер, тырыш терлекчеләребез, ел ярымга җитәрлек терлек азыгыбыз бар, - дип сөендерде С.Димитриев.
    -Савымчыларыбыз 15-16 мең сум хезмәт хакы алып эшлиләр һәм бу чик түгел, - ди "Восток" хуҗалыгының башкаручы директоры Алексей Леонтьев.
    70 миллион сумга төшереп салынган мегаферма үзен акласын өчен һәр тармакта, эш урынында төгәл исәп-хисап, киеренке хезмәт түкмичә булмый, моны биредә җитәкчеләр дә, белгечләр дә, гади эшчеләр дә яхшы аңлыйлар.
    -Сыер - хәзерге шартларда акча ясау чыганагы ул, - дип өстәде биредәге эшләрдән канәгать булган район Башлыгы Рауил Шәйдәүләт улы Рәхмәтуллин. - Җитәкче кеше стратегик план булдырып, билгеләнгән күләмдә ит-сөт җитештерү өчен ныклы азык базасы, терлек биналары булдыру, белгечләр, эшчеләр белән тәэмин итү өстендә уңышлы эшләсә, белгечләр терлекләрнең физиологиясен яхшы белеп, хезмәтчәннәр белән берлектә яхшы тәрбия күрсәтсәләр - "хуҗасыз", каплатылмаган сыерлар, түбән сыйфатлы сөт, чирле-ябык бозаулар булмый инде!
    Семинарда катнашкан хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, белгечләр "Восток" хуҗалыгының машина-трактор паркында язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышы белән дә таныштылар.
    Хуҗалыкның баш белгечләре - инженер Мәгъсүм Хантимеров белән агроном Илгиз Әминовлар башкарган эшләре, киләчәккә төбәлгән уй-фикерләрен шулкадәр мавыгып, тәфсилләп сөйлиләр - чынлап та, район Башлыгы әйтмешли, үз эшләренә бирелгән, бар осталыклары белән булсынга эшләүчеләр икән "востоклылар" дип инанасың. Яшь механизатор Руслан Большов корып куйган ташландык ягулык-майлау материалларын ягып эшли торган җылылык җайланмасы, 33 ел мактаулы механизатор булып эшләүче, дизель тракторын инде 12 ел рәттән иярләүче Рафаэль Бикмөхәммәтов һәм башкаларның эше белән танышкач, күпләр сокланып та, кызыгып, көнләшеп тә куйгандыр. Әле кайчан гына банкротлыктан чыгу өчен җан-фәрман тырыша иделәр бит бу хуҗалыкта...
    -Үткән елда 68 миллион сум керем алынды, 14 миллион сумга яңа техника кайтартылды, - диде авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин.
    Семинар ахырында Ядегәр мәдәният йортында районда терлекчелек эшенең торышына еллык йомгак ясалды. Узган ел корылык кабатлануга карамастан, уңышлар сизелерлек булса да, район җитәкчелеге катгый, күтәренке бурычлар куйды: республикада без алдынгылар сафында икәнбез - тырышлык та гадәттәгедән киеренке булырга тиеш. Район халкының яхшырак, баерак яшәве урыннардагы җитәкчеләрнең эшне оештыра белүеннән тора, ләбаса.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: