Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Көллияттән - университетка

    Кукмара аграр көллияте быел авыл хуҗалыгы өчен йөзгә якын яшь белгеч чыгарды. Алар арасында тракторчы-машинистлар, техник-механиклар һәм пешекче-кондитерлар да бар. Үткән атнада әлеге уку йортын тәмамлаучылар өчен Янил авылы клубында чыгарылыш кичәсе үткәрелде.

    Реклама

    Көллият тарихы өчен быелгы чыгарылыш аеруча истәлекле. Чөнки диплом алучылар арасында урта һөнәри белем алган биш егет тә бар. Мәктәптә 11 сыйныфны тәмамлап, биредә өч елга якын укыган, дәүләт имтиханнары тапшырган әлеге егетләрне Казан Дәүләт аграр университетында көтәләр. Алар бернинди имтиханнарсыз, конкурсларсыз турыдан-туры III курста үзләренең белемнәрен дәвам итә алалар. Вахит авылы егете Наил Нигъмәтҗанов та (рәсемдә) 971нче төркемдә белем алып, кулына техник-механик таныклыгы алган егетләрнең берсе. "Тыныч, тәртипле, "4" һәм "5" билгеләренә генә белем алган, төпле акыллы, көллияттә үтә торган һәр чарада актив катнашкан, сәбәпсез бер генә тапкыр да дәрес калдырмаган укучыларыбызның берсе ул", - дип сөйләделәр биредә аның турында. Наил үзе университетта белем алуны читтән торып дәвам итәргә уйлый. "Эшкә урнашасым килә", - диде елмаеп кына торучы, күп сөйләшми торган егет.
    Наилгә һәм башка егет-кызларга, укуларын тәмамлап бетерер алдыннан гына армия сафларына алынганнар исеменә җылы сүзләр, матур теләкләр күп яңгырады бу көнне. Көллият директоры А.Гатин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.Халиуллин, Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесе Н.Хөсәенов, Янил авыл җирлеге башлыгы И.Корбанов, көллият укытучылары тарафыннан әйтелгән изге теләкләр тормышка ашып, егетләр алган белемнәрен авыл хуҗалыгында куллана алсыннар, җир эшеннән күңелләрен суытмасыннар иде.
    Көллияттә белем алган егетләрне туган авылларында көтәләр. Алар үзләре дә шуңа ашкынып тора, язгы-көзге практикаларны да район хуҗалыкларында уңышлы үткәннәр. Сер түгел, соңгы егерме елда илебездә авыл хуҗалыгындагы таркаулык нәтиҗәсендә игенчелек, терлекчелек белгечләренең дәрәҗәсе кимеде, авыл кешесе нигезен ташлап шәһәргә агыла башлады. Чөнки авыл хуҗалыгы үз эшчеләрен хезмәт хакы белән тәэмин итә алмаслык хәлгә төште. Дөрес, безнең як халкын һөнәрчелек, кулларының эш белүе, осталыгы коткарды. Районыбызның техниканы иярләрлек, туган туфракны яратып, анда иген үстерерлек кешеләре булганда, әлбәттә, җир хуҗасыз калмас. Тик шунысы борчый, дәүләтебез авыл кешесенә йөз белән борылып, җирне яратучыларга кешечә яшәр мөмкинлекләр тудыра алырмы? Аграр көллиятне тәмамлап чыгучыларга үз һөнәрләре буенча эшләп, ягъни техника иярләп, иген игеп, гаиләсен туйдырырга мөмкинлек булырмы? Аларга да үткен балтасын "биленә кыстырып", акча эшләргә чыгып китәргә туры килмәсме? Үз җиребездә шушы төбәктә туып, шушы туфракта аунап үскән егетләр эшләргә тиеш. Монысы бәхәссез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: