Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Хасановка авылында нибары 4 гаилә калган

    Кайчандыр авылда фермалар гөрләп торган, башлангыч мәктәп, кибет булган.

    Урман буена сыенып утырган бик матур авыл ул Хасановка. Күкрәк тутырып саф һава сулыйсың, кошлар сайравын, чебен-черкиләр безелдәшүен тыңлап ләззәтләнәсең... Рәхәт тә соң! Үзем дә машинадан төшеп, бераз табигатькә хозурланганнан соң: “Эх, шәһәр ыгы-зыгысын онытып, берничә көн генә булса да биредә ял итеп ал идең”, – дип хыялларга бирелеп алдым һәм... уйга калдым. Тукта әле, тукта, дим. Авыл булгач, сыерлар мөгрәгән, сарыклар бәэлдәгән, бар җиһанны яңгыратып әтәч кычкырган, бала-чагаларның чыр-чу килгән тавышлары да ишетелергә тиеш ләбаса. Биредә авыл җиренә хас булган шау-шу, җанлылык бөтенләй юк түгелме соң?! Урамнан транспорт әллә нигә бер генә узганга, мал-туар йөрмәгәнгә бар җирдә яшел чирәм, ә инде ике йортның берсендә - йозак.

    Тигез картлык – зур шатлык

    - Кайчандыр 25ләп хуҗалыгы булган авылның хәзер нибары дүрт йортында гына кичләрен тәрәзәләрдә ут яна шул, аларда да бары тик өлкәннәр генә яши, - дип моңсуланып каршы алды безне капка төбендә саф һава сулап утыручы Леонид абый Иванов. – Елдан-ел сафларыбыз кими. Картаябыз инде, картаябыз...

    Нинди картаю турында сөйлисез, карт аю урманда гына була бит ул, Леонид абый, сагышларга бирелеп утырмагыз әле дип, дөнья хәлләре турында гәпләшүгә күчтек, яшьлек чорларын урадык, үзебез янына Лидия апаны да чакырдык.

    - Мин тумышым белән шушы авылдан. Безнең күмәк хуҗалык “Үрнәк” дип йөртелә, анда сарык, ат, бозау, дуңгыз фермалары, ашлыклар саклау өчен амбарлар, хәтта ындыр табагы да бар иде. Әмма колхозларны берләштерә башлагач, боларның барысы да бетерелде, сүтелде. Авыл халкы акрынлап район үзәгенә, башка шәһәрләргә күченә башлады. Шул рәвешле, хуҗалыклар саны да бармак белән генә исәпләрлек калды, - ди ул. – Мәктәпне тәмамлаганнан соң, мин ике ел хуҗалыкта тракторчы булып эшләдем. Ә инде армиядән кайткач, авылдан җиде чакрым читтә, Кәшкәрә басуында урнашкан җитештерү комбинатының агач яру цехында 12 елдан артык хезмәт куйдым. Алга таба Кукмарага китеп, лаеклы ялга чыкканчы СМУда шофер вазыйфасын башкардым. Хәзер инде авылдан беркая чыкканым юк. Булганына шөкер итеп яшәп яткан көнебез.
    Сигезенче дистәне түгәрәкләп килүче Леонид абый өлкәнәйгән көнендә пар канатлы булуы белән бик бәхетле.

    - Лидия генә исән-сау була күрсен. Бер-беребезгә терәк булып яшәсәк иде әле. Аның ясаган чәйләрен, пешергән ризыкларын беркем алыштыра алмый, - ди ул.

    Лидия апа - Чигайка авылы кызы. Хасановка белән Чигайка арасында урнашкан заготскотта эшләгәндә Леонид абыйны очрата. Яшьләрнең танышлыклары мәхәббәткә әверелә. Гаилә корып, ике кыз, өч ул тәрбияләп үстерәләр.

    - Бер зарыбыз юк, - ди өлкәннәр. - Балалар кайтып, булышып торалар. Өебезгә газ, ут кергән, су ишегалдында гына. Авырып-сырхаулап китсәк, Өркеш фельдшеры Фәнияне чакырабыз. Ул үзе дә атнага бер тапкыр бар йортта да булып, хәлләребезне белешеп чыга. Почтальон кызыбыз да газета-журналларны, пенсияләрне вакытында китерә. Барлык төр түләүләрне дә Әлфинәбезгә генә тапшырабыз. Кибет юклыкка да ияләндек. “Автолавка”ның бер дә килми калганы юк, анда исә нәрсә кирәк, шул бар. Барлык товарларны да бер атнага җитәрлек итеп алып куябыз. Кышкы чорда авыл җирлеге юлларны көрәтә. Олы кешегә тагын ни кирәк - Ходайдан сәламәтлек, күңел тынычлыгы гына сорыйсы кала.

    Күкчә кызы Бибисаймә

    Авылның иң өлкән кешесе Бибисаймә апа Мортазина быел 92 яшен тутырган. Кышны Кукмарада яшәүче улы гаиләсендә уздырса да, язга чыгуга гомер иткән йортына - Хасановкага ашкына ул.

    - Балалар янында бик рәхәт, әмма барыбер үземнең өйне сагынам. Ишегалдындагы хәтфә чирәм, йортыбызның һәр почмагы күңелемә якын шул, - ди акъәби. – Мин Күкчә дигән авылда туып-үстем. Хасановкада кырда эшләргә кеше юк, дип, безне – җиде кызны бирегә эшкә җибәрделәр. Көн корыда урак урдык, көлтә суктык, ә яңгырлар яуганда ындыр табагында эшләдек. Безнең хезмәтне читтән генә хуҗалык рәисе белән бригадир күзәтеп йөри икән. “Сине эшкә кем өйрәтте, яшь кенә булсаң да, барысын булдырып башкарасың бит?” – ди болар бервакыт. Аларның мине шушы авыл егетенә кияүгә алырга икән исәпләре. Берсендә рәис өч кызны бәрәңге казышырга дип үзенә чакырды, өч пот арыш бирергә вәгъдә итте. Аның сүзенә каршы килеп булмый бит инде, ризалаштык. Болар исә мине биредә калдыруны алдан планлаштырган булып чыктылар. Ул гына да түгел, кияү егете Хөрмәтулла күршеләрендә генә яшәүче авыл карты Шәвәли бабайдан никах та укыттырып куйган. Бу турыда белгәч: “Мин риза түгел, хәзер кайтып китәм”, - дип, бик каты еладым. Икенче көнне туган апам белән абыем да килеп җитте. Аларны күреп, Хөрмәтулла: “Бик яраттым бит сеңлегезне. Торырбыз әле, торырбыз. Зинһар, аерма безне”, - дип елый башлады. “Апа бездә калсын инде”, - дип, сеңлесе такмаклый. Кызгандым үзләрен, Аллага тапшырып, биредә яшәп калдым.

    Бибисаймә апа кияүгә чыккач, фермада дуңгызлар, бозаулар карый, ә Хөрмәтулласы иң элек заготскотта, соңыннан Өркештә күмәк хуҗалыкта эшли.

    - Ирем белән дүрт балага гомер бирдек. Бүгенге көндә өчесе исән-сау. Сигез оныгым, 15 оныкчыгым бар. Тик менә Хөрмәтуллага гына хәзерге матур тормышларны күрергә, балаларның бәхетле яшәүләренә сөенү насыйп булмады – 37 яшендә үк дөнья куйды, - ди әбекәй. – Минем, шөкер, бар да яхшы. Күзләрем күрә, колакларым ишетә, хәтерем дә зарланырлык түгел. Биш вакыт намазны калдырмыйм, китаплар, газета-журналлар да яратып укыйм. Бакчага чыгып эшләргә генә көч юк инде. Оныгым, ел саен кайтып, бәрәңге утырта. Кенәбашта яшәүче кызым: “Әни, үзең тәрбияләрсең”, - дип, бройлер чебиләре дә алып килеп бирде. Йорт-кура тирәсендә кыштырдап йөреп торам әле шулай.
    Без килгәндә Бибисаймә апа килене Розалия ханым белән иде.

    - Кайнанам үз әнием шикелле якын һәм кадерле, - ди ул. - Гомер буе тырыш, ипле, сабыр булды, беркайчан зарлануны белмәде. Алга таба да өебезнең нуры булып яшәсен иде әле.

    Бик авырыйм шул, балам

    Реклама

    Авылның тагын бер өлкән кешесе Шәмсиҗиһан апа Гыйлемханова белән генә озаклап сөйләшә алмадык. Чирләп киткән ул. Шулай да  чак кына урыныннан кузгалып, берничә сүз әйтергә үзендә көч тапты әбекәй.

    - Минем иптәшем Анатолий исемле иде. Аның белән дүрт бала үстердек. Тик менә берсенең генә гомере кыска булды, - дип, яшь пәрдәсе каплап алган күзләрен читкә төбәде ул. – Гомер буе фермада сыерлар саудым. Ул вакытлардагы авыр хезмәтне сөйләп бетереп булмый. Шулай да бернидән зарланмадык, үз алдыбызга карап эшләдек тә эшләдек. Иптәшемнең вафатына быел ун ел булды. Хәзер улым Айрат белән бергә яшибез.

    Айрат –  чыннан да, Шәмсиҗиһан апага иптәш. Әнисен бер дә ялгыз калдырмый ул.

    - Әни катырак чирләп китсә, фельдшерны чакырам. Болай көн саен тиешле даруларны бирәм, дәваларга тырышам. Туганнарым да кайтып булышалар, - ди ул. – Мин үзем өйләнмәгән. Тормыш юлымда берәр ипле, хезмәт сөючән хатын-кыз очраса, әнине тәрбияләргә күпкә җиңелрәк булыр иде.

    Ялгыз хатын яши үз җаена

    Авыл башындагы иң матур, төзек йортларның берсендә берьялгызы яшәүче Хания апа Ханова, мәктәптә җиде сыйныф укыгач, заготскотта, аннары Кукмара итек фабрикасында эшли дә Яр Чаллыга китеп төпләнә. Әлеге шәһәрдә яшьлеге уза, шунда лаеклы ялга чыга. 1996 елда исә кабат туган авылына кайта.

    - Язмышыма шулай язылган булгандыр инде, тормышка чыкмадым. Шулай да беркайчан үземне бәхетсез дип санамадым, - ди ул. - Олыгайган көнемдә картлар йортына китәргә җыенган авыру, фәкыйрь Шепшеңәр авылы бабаен үз канатым астына сыендырдым әле. Иптәш иде ул миңа. Аның вафатына да шактый еллар инде. Бакчам бар, анда бәрәңге утыртам, яшелчәләр үстерәм. Өемә газ-ут, телефон кергән. Күп кеше: “Берүзең генә яшәргә курыкмыйсыңмы соң?” – дип сорый. Юк инде, нәрсәдән өрким, үз авылың, үз өең дигәндәй... Атап кына килә күрмәсеннәр.  
    Әңгәмәдәшем белән серләшеп утырганда ялгызлык темасын да читләп узмадык. Әмма бер генә дә офтану, көрсенү сүзе ишетмәдем мин аннан. Гөлсем Нәбиуллинаның “Ялгыз хатын яши үз җаена” дигән шигырендәгечә:

    Бирешми ул тормыш җилләренә,
    Исе китми кеше сүзләренә.
    Һич көнләшми кеше бәхетенә,
    Урыны нык бәхет тәхетендә.

    Альбина ӘГЪЛӘМОВА, Өркеш авыл җирлеге башлыгы:

    - Хасановкада бүгенге көндә алты кеше яши. Барысы да диярлек өлкәннәр. Аларның хәлләрен һәрдаим белешеп торам. Моң-зарлары булганда вакытында хәл итәргә тырышабыз. Авылның киләчәге юк дип әйтә алмыйм. Биредә бер генә дә ташландык җир кишәрлеге юк. Кеше яшәмәүче өйләрне дә туганнары, балалары кайтып, барлап тора. Шулай ук яңа йорт салучылар да бар.
    Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Ирек Басыйров дигән кеше, җирләр рәсмиләштереп, биредә ферма төзеде, ул анда 80гә якын ат тота. Шулай ук ул авыл башында кунак йорты да ясап куйды, бүгенге көндә зур гына өй дә сала.

    Өлкәннәрнең сүзләренә караганда, моннан бик күп еллар элек бирегә Хәсән исемле бер бабай килеп урнашкан һәм үзенең туганнары белән агачларны кисеп, тамырларын төпләп җир эшкәрткән, кырда икмәк үстергән. Аларның төп яшәү урыннары Тәкәнештә булса да, җәйне биредә үткәргәннәр, күп итеп мал-туар асраганнар. Әлеге җирләр кара балчыклы булган. Шуның өчен ашлык бик уңган. Тора-бара биредә йортлар сала башлаганнар. Хәсән бабай хөрмәтенә авылга “Хәсән” исеме бирелгән, халык исә “Хасановка” дип йөрткән. Авылда фермалар гөрләп торган, башлангыч мәктәп, кибет булган.

    фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: