Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кешене өмет яшәтә

    Клара Гыйният кызы Сабитова: -"Мөселманнарның башлыгы булган, аларны Хөкүмәткә каршы котырткан", - дип, әтиемне 1937 елның 12 октябрендә кулга алалар, бер ай да тотмыйча - 8 ноябрьдә атып үтерәләр.

    Кичә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне иде. Каргышлы кара еллар фаҗигасен беркем дә онытырга тиеш түгел. Ялган яла ягылган укымышлы, зыялы милләттәшләребез Сталин лагерьларында газап чигә, НКВД төрмәләрендә черетелә. Берсеннән-берсе таза, баһадир ир-егетләрнең, гүзәл затларның күбесе кешелеклелектән чыгарылып атып үтерелә, исән калганнары да бары тик дистә еллар узганнан соң гына аклана. Респрессия шаукымы поселокта яшәүче Клара апа Сабитованың гаиләсен дә читләп үтми. Халык дошманы дигән гаеп тагып кулга алынган әтиләренең атып үтерелүе хакында бары тик 50 ел узганнан соң гына белә ул. Аңа кадәр гомере буе көтә, әткәсенең исән калуына өметләнә: бәлки, вәхшиләр кулыннан котыла алгандыр, иртәме-соңмы туган илгә кайтыр, безне эзләп табар... Газиз әтиләренең исән-имин икәнлеген белү өчен үзләре дә илнең кайсы гына почмагында булмыйлар бит - саный китсәң, бармаклар да җитми. Клара ханымга башыннан кичкәннәрне, әтисе Гыйният хакында сөйләү бер дә җиңел түгел, шулай да хатирәләрен кабат яңартырга үзендә көч таба алды ул:
    -Әтием тумышы белән Зур Сәрдек авылыннан иде. Кечкенәдән гыйлемле, укымышлы була, бик күп китаплар укый. Бабам үзенең улларын белемле итү өчен Донбасс шахталарына кадәр барып эшләгән. Әткәй 14-15 яшеннән үк укытучылык эшенә алына, Казаклар авылында Фатыйх байның балаларын укыта. Дөньялар үзгәреп, байларны сөргенгә сөрә башлагач, Фатыйх абзый йортына да юл ябыла, билгеле. Бай аңа атлар, азык-төлек бирсә дә, әтием: "Безгә кеше малына кагылырга ярамый, тәрбиям андый түгел", - дип кырт кисә, үзенең рәхмәтләрен әйтеп өенә кузгала. Кыргызстан якларында да мөгаллимлек итә. Бертуган абыйсы, энесе белән бергәләп Малмыжда эшчеләр факультетын (рабфак) тәмамлагач, Кукмара бистәсендә район мәгариф бүлеге инспекторы булып эшли башлый. Сәрдекбаш мәктәбендә балалар укытучы әнием белән дә шул вакытта танышалар алар. Төскә-биткә чибәр егетне бер күрүдә ошата әнкәй. Бер-берсенә күз аткан парларга яшь аермалыгы сизелми дә. Югыйсә, 10 яшь шактый бит... Озын кара чәчле, зифа буйлы, күзләре ут уйнап торган әнием һәрвакыт:
    -Әтиегезне бик яраттым, гомере буе мине хөрмәт итеп яшәде, бер начар сүз әйтмәде, - дип искә ала иде.
    Яшь гаилә Сәмәркандта төпләнә. Без анда 12 ел яшәдек. 1932 елда ачлык башлангач, балаларга ашату өчен бер кабымлык ризык таба алмый иза чиккән әти-әнием Новосибирск шәһәренә күчеп китәргә мәҗбүр булды. Бераздан әтине хәзерге вакытта Алтай краена керүче Славгород каласына мәктәп директоры итеп җибәрделәр. Әлеге шәһәрдә кулга алынды да инде ул. 1937 елның ноябрендә әткәйне һәм аның белән бергә эшләүче 12 мөгаллимне, халык дошманнары дип, НКВД подвалына илтеп ябалар.

    Реклама

    Үләсен алдан белгәндер ул, юкса, мине - япь-яшь кыз баланы үзе белән очрашуга чакырыр идемени?! Салкын көзге көн, үзәккә үтә торган көчле җил иде. 13-14 яшьләрдәге бер укучы белән бергәләп киттек без анда. Подвалның тишегеннән аска карыйм, бер нәрсә күренми, миңа нидер әйтәләр, ишетмим. Андагы шартлар коточкыч начар иде. Әтием үзенең иптәшләре белән бергәләп кычкыргач кына бераз хушыма килдем.
    -Клара, моннан китегез, туган илгә кайтыгыз. Сезгә биредә калырга ярамый. Мине чыгарсалар, кайдан булса да эзләп табармын, - дип кат-кат әйтте ул миңа.
    Әткәемнең сүзләре бүген дә колак төбендә чыңлап тора, әлеге очрашуны соңгысы булыр, дип кем уйлаган?!
    1937 елның 9 ноябрендә - әти атылган көнне, берни аңлатмыйча, безне фатирыбыздан куып чыгардылар. Өйдән бернәрсә ала алмадык, коры кием белән урамда басып калдык. Мәктәпнең хуҗалык мөдиренә бераз акча биреп, ул безне ат белән шәһәр читендә торучы бер татар абзыена - әтинең танышларына илтеп куйды. Алар безгә сыер абзарының бер почмагында урын бүлеп бирделәр дә, шунда дүрт кеше яшәдек. Бераздан әтинең Кукмара районының Янил авылында мәктәп директоры булып эшләүче бертуган абыйсы йортына кайтып егылдык. Әнкәй төпчек баласы - Венераны авылда тапты. Хәким абый Зур Сәрдектән йорт алып бирде, андагы күршеләрнең яхшылыкларын бер онытасым юк, нык ярдәм иттеләр алар безгә. Авылда дүрт ел тирәсе яшәдек тә, әнкәй безне - 3 кыз, 1 малаен алып, әтине эзләргә чыгып китте. Кемнәрдәндер: "Халык дошманнарын Бүрәт Монголия якларына илтеп атканнар, бәлки, атагыз шундадыр", - дип ишеткәч, анда да яшәп алдык, газизебезне генә таба алмадык. Байкалга баруыбыз да хәтергә нык уелып калган. Товар ташучы поездда 43 көн буена әни яшь бала белән ничек бара алгандыр, белмим. Беренче көнне үк Байкалдагы табигатьнең матурлыгына таң калдык, басу-кырларны, елга буйларын сүз белән генә тасвирлап бетерерлек түгел. Әтине эзли, Татарстаннан килүчеләр хакында сораштыра торгач, Байкалда биш ел вакыт үтеп китте. Мин мәктәптә балалар укыттым. Әкрен генә тормыш үз көенә ага торды. Күпме эзләп тә әтиебез табылмагач, кабат туган якларга кайттык, һәрберебез үз бәхетебезне таптык.
    Бары тик 50 елдан соң, кулга әтинең үлүе турында таныклык алгач кына, аның төрмәгә ябылып, бер ай да үтмәстән атып үтерелүен белдек. Бу хакта безгә Славгородта вакытта хәбәр итсәләр, әткәйне мөселманча җирләр, каберенә барып, рухына дога кылган булыр идек. Әни дә бер шәһәрдән икенчесенә рәхәттән күченеп йөрмәде бит. Эзләде, гомере буе әткәй белән очрашу мизгелләрен көтте. Ышаныч һәм өмет иң ахырдан гына сүнә шул...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: