Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кечкенә авылның зур куанычы

    Өч кенә хуҗалыклы Октябринода өйләргә су кертелә.

    Урманга сыенып утыручы берничә генә йортлы Октябрино авылына кайсы ел фасылында барсаң да, аның кабатланмас табигатенә игътибар итми калмыйсың. Чын мәгънәсендә, җәннәт бакчасы анда!
    Бүгенге көндә авылда тору урыны буенча 8 кеше теркәлгән булса да, кичен биредә өч кенә йортта утлар эленә.

    Авыл аксакалы
    Октябрино авылындагы иң өлкән кеше - Фатыйх абый Минһаҗев. Аңа сентябрь аенда 89 яшь тулган. “Бер хәлем юк, тиз-тиз генә сора да кереп ятам мин”, - дигән бабай белән тарихны барлый, дөнья хәлләрен сөйләшә торгач, көчкә аерылыштык. Улы Васыйл белән яши ул, туган нигезендә умарталар тотучы Илфаты да авылга эзне суытмый.


     - Биредә кайчандыр Зайцев фамилияле бер бай яшәгән. Аның терлек белән тулы бик күп фермалары булган. Октябрь революциясеннән соң алпавытларның өйләрен, биләмәләрен яндыра башлыйлар. Кулаклаштыру шаукымы әлеге байны да читләп узмый. Ул барлык мал-мөлкәтен калдырырга, ә үзе качарга мәҗбүр була. Җир җитмәгәнлектән, бирегә якын-тирә авыллардан кешеләр күченеп утыралар, йортлар салалар. Шуның өчен авыл исемен дә революция белән бәйле рәвештә Октябрино дип атаганнардыр дип уйлыйм. Без үзебез миңа бер яшь булганда Өркештән монда килеп төпләнгәнбез, - ди Фатыйх абый.
    Колхоз оешканнан соң, байның биләмәләреннән файдаланалар. Авыл халкы сыер, ат, сарык, дуңгыз фермаларында хезмәт куя. Фатыйх абый үзе 19 яшенә кадәр хуҗалык басуларында сыер, үгезләр белән җир сөрә.
    - Сугыш вакытында ир-егетләр белән бергә атлар да яу кырына җибәрелде бит. Шуның өчен бар авырлык хатын-кыз белән үсмерләр җилкәсенә төште, - ди ул. – Мин армиягә алынып, анда дүрт ел хезмәт иттем. Аннары Кукмара милициясендә - өч, райтопта – ун, Лесхоздагы урманчылыкта Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның әтисе белән 17 ел эшләдем. Өркештә 12 ел бригадир булып торганнан соң пенсиягә чыктым. Хатыным Разыя фермада хезмәт куйды. Без аның белән 52 ел бергә яшәдек, балалар үстердек. 7 оныгым, 5 оныкчыгым бар. Разыям гына янәшәдә юк: вафатына да 7 еллап бар инде. Шөкер, балалар ялгыз итми. Рәхмәтләр укып ятам үзләренә.
    Октябринода мәктәп булмагач, балалар башка авылга йөреп укырга мәҗбүр була.


    - Башлангычны Өркештә укыдык, аннары Үрәсбаш мәктәбенә күчтек. Җәй көне велосипедта җилдерә идек, кыш көне чаңгыга күчәсең. Ике арада шактый чакрым булса да, ерак тоелмый иде ул безгә, - ди әтисенең хәлен белергә Кукмарадан кайткан Илфат Минһаҗев. – Безнең авыл кечкенә, шунлыктан  балалар бакчасы, кибет, клуб юк иде. Шулай да беркайчан зарланып утырмадык. Байның өч күле булган. Ул анда балык үрчеткән. Без рәхәтләнеп шунда балык тотып, су коенып үстек. Вакыт узган саен күлләргә ләм утырды, кибә башладылар. Хәзерге вакытта төпләрен чистарталар. Авылдашлар да туган нигезләрен онытмыйлар, яңа йортлар да салалар. Валентин абый Ивановның да өе бик матур килеп чыкты. Һәрчак кайтып йөриләр. Минем үземнең дә күңел гел туган авылга тартыла. Данлыклы Октябрино күле, авылыбыз тарихта гына калмыйча, алга таба да яшәячәк әле.

    Өемне сагынып кайтам
    Авыл башындагы пөхтә итеп тышланган йортларның берсендә яшәүче Дилшахбану апа Фәләхетдинова үз кызыдай җылы итеп, яратып каршы алды. Чәй өстәле артында бик рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.
    - Әле яңарак кына су кертүчеләрне, күлдә эшләүче егетләрне ашатып чыгардым. Көн саен аларга төшке ашка нәрсә дә булса әзерлим. Шуның өчен вакытның узганы сизелми дә, - ди ул.  
    Дилшахбану апа тумышы белән Төркәш авылыннан. Тәкәнештә унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, аны Өркеш клубына мөдир итеп билгелиләр.


    - Якын-тирә авыллардан яшьләрнең күбесе безнең клубка җыела иде. Булачак ирем Нургаянны да шунда очраттым. Кичке уеннар, концерт-театрлар оештырып, кинолар күрсәтеп, төннең җиткәне сизелми дә иде. Кияүгә чыккач та бераз эшләдем әле клубта, - дип, үзенең яшь вакытларын искә алды ул. – Мин 1957 елда Октябринога килен булып төшкәндә, биредә 11 хуҗалык бар иде. Авыл халкының барысы да абзар тутырып мал-туар асрады. Безнең дә сыер, сарык маллары, кош-корт күп иде.
    Дилшахбану апа колхозда бригадир, шофер, тракторчы, фермада учетчик булып эшләгән ире Нургаян белән бергә ике бала тәрбияләп үстерә. Илдары – Зур Кукмарада, ә кызы Фирданиясе Казанда яши.
    - Иптәшемнең генә гомере кыска булды шул: 58 яшендә үлеп китте. Миңа инде 84 яшь. Аллага шөкер, картайган көнемдә балалардан рәхим-шәфкать күреп яшәп ятам. Оныкларым, оныкчыкларым да “әби” дип өзелеп тора. Ноябрь бәйрәмнәреннән соң кызым гаиләсенә яшәргә калага китәм. Ә инде май аенда - алмагачлар шау чәчәккә күмелеп, табигать уянганда үз өемә кайтам. Йортымның һәр почмагы кадерле шул, өемне бик сагынам, - ди әбекәй. – Тавык-чебеш тә асрамыйм инде, урманның саф һавасын сулыйм, үз көемә әкрен генә яшәп ятам. Шөкер, ел әйләнәсе өй җылы: газ кергән, телефон бар, хәзер менә су да краннан гына агачак. Мондый рәхәт тормышны оҗмах дими, ни дисең!
    Авылдагы өченче өлкән кеше - тумышы белән Түбән Арбаштан булган, әмма Октябриноның һавасын ошатып, Түбән Камадан монда кайтып төпләнгән Рәйсә апа янына гына керә алмадык. Гомере буе дәваханәдә эшләп лаеклы ялга чыккан якташыбыз белән очраша алмау кызганыч, әлбәттә. Әмма улы язмавыбызны сорады.

    Туган җирдән рухи азык алам
    Күп кенә кечкенә авыллардан күңел төшенкелегенә бирелеп кайтасың. Кайбер йортларның тәрәзәләренә такта кадакланган, тормыш итү өчен бернинди мөмкинлекләр юк... Ә менә Октябринода һич кенә дә алай түгел. Бүгенге көндә биредә су кертү эшләре бара. Теләк һәм мөмкинлекләр булганда, зур су сыйдырышлы башнядан башка да сулы итәргә мөмкин икән авыл халкын.
    - Авылда тору урыны буенча теркәлгән сигез кеше бар. Алар үзара салым акчасын 12шәр мең сум җыйганнар иде. Хөкүмәттән дүрт тапкыр арттырылганнан соң, шактый акча тупланды. Әлбәттә, су кертү эшләрен башкару өчен ул акчалар гына җитмәгән булыр иде. Туган авылының язмышы өчен борчылып, аның киләчәге турында янып-көеп йөри торган Илдар абый Фәләхетдинов чыгымнарның күп өлешен үз өстенә алды. Без аңа бик рәхмәтле, - ди Өркеш авыл җирлеге башлыгы Альбина Әгъләмова. – Октябринода яшәүче өлкәннәр авырып китсәләр, Өркеш авылы фельдшерын чакырта, почтальон да үзвакытында килә. Кирәк-яракны исә балалары алып кайта.
    Районыбыздагы “Стройжилсервис” оешмасын җитәкләүче Илдар абый белән дә элемтәгә чыктык.
    - Октябрино ул – минем туып-үскән җирем. Анда әнием Дилшахбану яши. Төп йортыма кайтып, туган җирдән күңелемә рухи азык алам, авылыбызны саклап калу, яшәтү өчен тырышам, - ди ул. – Авылга керү юлына вак таш җәйдек. Хәзер өйләргә су кертәбез, сулыкны чистартабыз. Күлдә балык тотып, табигать кочагында ял итү өчен махсус зона оештырасым килә. Боларның барысы да авылдашлар, җирлек халкы, райондашлар өчен эшләнә. Интернет челтәрендәге мәгълүматлар буенча, авылга 1923-27 елларда нигез салынган. Иң элек ул Мамадыш кантонының Тәкәнеш волосте составында булган. 1965 елның 12 гыйнварыннан авыл Кукмара районына керә. Авылда 1970 елда - 27, 1979да – 16, 1989да – 8, 2002 елда 6 кеше яшәгән.

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: