Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Камышлыда яшәүче Рәдиф Тимергалиев Коръәнне яттан белә

    Таныш булыгыз: Рәдиф Рәфәгать улы Тимергалиев. Россия ислам университеты шәкерте. Булачак Коръән-хафиз. Туган авылы Камышлыда Хөрмәтулла мәчете имам-хатыйбы булып тора. - Рәдиф хәзрәт, исламга беренче адымнарыгыз кайчан булды? - 1995-97 елларда авылга Нурислам исемле 17 яшьлек хәзрәт сабаклар бирергә кайткан иде. Ул үзе Казан егете, "Мөхәммәдия"не тәмамлаган. Шунда авылыбыз мәчетенә...

    Таныш булыгыз: Рәдиф Рәфәгать улы Тимергалиев. Россия ислам университеты шәкерте. Булачак Коръән-хафиз. Туган авылы Камышлыда Хөрмәтулла мәчете имам-хатыйбы булып тора.

    - Рәдиф хәзрәт, исламга беренче адымнарыгыз кайчан булды?

    - 1995-97 елларда авылга Нурислам исемле 17 яшьлек хәзрәт сабаклар бирергә кайткан иде. Ул үзе Казан егете, "Мөхәммәдия"не тәмамлаган. Шунда авылыбыз мәчетенә укырга йөри башладык. Миңа ул вакытта 9-10 яшьләр тирәсе. Кыска сүрәләр ятладык, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә инандык. Ул киткәч, имамлыкка авылдашыбыз Хөрмәтулла хәзрәт калды. Дин бер күңелгә керсә - тамыр җибәрә икән ул. Авылга кияү булып кайткан РИУ студенты Радик хәзрәт безне мәчеткә йөрергә өнди башлады. "Гыйлем алыгыз, авылыгызга файда китерегез", - дия торган иде ул. Радик кардәш белән аралаша-аралаша көнгә биш вакыт намазның фарыз булуын белдек, гарәп хәрефләрен өйрәндек, Коръән укый башладык. 10-11 сыйныфка җиткәч, мин инде төпләп намазга бастым. Мәктәпне бетерү белән РИУга бер еллык әзерлек курсларына укырга кердем.

    - Коръән-хафиз - Коръәнне яттан белүче дигән сүз. 114 сүрә, 6600 аятьтән торган Коръәнне яттан белүнең фазыйләтләре бармы?

    - Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнне Коръән-хафизның әти-әнисенә таҗ киертәчәген вәгъдә иткән. Аннан, күпме аятьне яттан белсәң - җәннәттә шулкадәр дәрәҗәң күтәрелә дигән сүз дә бар. Шәхсән үземдә Коръән - дөньяга һәм дингә карашымны үзгәртте. Гайшә (р.г.) Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) турында: "Ул җир йөзендә йөри торган Коръән иде", - дигән булган. Ягъни Коръән өйрәнгән кешенең эчке күңеле дә, гамәлләре дә Аллаһ китабына тәңгәл килә башлый. Башта төзек акыл-фикер урнаша, тормыш рәвеше үзгәрә, сабырлыкка өйрәнәсең. Коръәнне ятлау өчен исә көчле теләк, яхшы хәтер, үз-үзеңә контроль кирәк. Кайвакыт ашау-эчү дә читкә куела. Гел кабатлап йөрү, истә тоту дигән әйберләр дә бар. Сәхабәбез Гомәр (р.г.), милләте буенча гарәп булуына карамастан, 50 битлек "Бәкарә" сүрәсен 8 ел (!) ятлаган. Ул бер аятьне укыган, мәгънәсенә төшенгәнче уйланган, аны үз тормышына керткән. Шулай булгач без - татар кешеләре Коръәнне күпме вакыт эчендә өйрәнергә тиеш булабыз?! Дөрес, аны бер ел эчендә ятлаучылар да бар. Ислам дине галимнәре әйтә: "Коръән-хафиз - ул изге китапны мәгънәсе, иңү сәбәпләре белән яттан белүче. Аннан шуларны гамәлгә күчерүче".

    - Коръән гарәп телендә иңгән, димәк аны ятлау өчен гарәпчәне дә "су кебек эчәргә" кирәк?

    - Миңа килсәк, гарәп теленең асылын әзерлек курсларында ярты ел укыгач үзләштердем. Остазым Абдулҗәлил хәзрәт минем белән гарәпчә генә сөйләште. Килгән кунакларга тәрҗемәче итеп тә чакыра иде. Әмма мин "Шәригать бүлеге"ндә укырга булдым. Гариза язарга да өйдән шундый уй-ният белән чыгып киттем. Шулвакыт Коръән ятлау буенча төп укытучым Мөхәммәт Риза шалтыратып, мине 15 минут эчендә хафизлар бүлегенә керергә күндерде. Коръән, намаз, дога укыганда гарәп телен аңласаң - аның йөрәккә тәэсире көчәя, исламны тирәннән тоя башлыйсың.

    - Кайбер дин әһелләренең гаиләсе диннән ераграк тора, диләр...

    - Әлхәмдүллиәх, без барыбыз да биш вакыт намазда. Әнием һәм апам ислам белән 18 ел элек мәчеттә танышып, соңыннан яулык яптылар. Әтиебез белән генә бераз авыррак булды. Без сабыр булдык, аңа бер ни тукымадык, киресенчә, гамәлләр белән үрнәк эшләр күрсәттек, Аллаһы Тәгаләдән сорадык. Күпләр әйтеп торганны түгел, үрнәкне җиңелрәк кабул итә бит. Шөкер, әтиебез дә намазда бүген. Хәләл җефетем Сиринә, аның әти-әнисе дә намазлы, хәзер абыйсын "тартабыз" менә. Аллаһы Тәгалә безгә игезәк кызлар бүләк итте, аларга Рәйдә белән Сәйдә дип исем куштык.

    - Исламда егет белән кызга вәлисез, ягъни арадашчысыз очрашырга да ярамый диләр. Сез ничек гаилә кордыгыз?

    Реклама

    - Бу минем фикер генә булыр, яме (көлә - автор). Минемчә, егет күңеленә кыз кергән икән, ул ничек тә аны кыюлыгы, дәрәҗәсе, акылы, гыйлеме белән яулап ала белергә тиеш. Әгәр ир-ат хатын-кыз күңелендә бернинди тәэсир калдырмый икән - димәк, бу егеткә үзе өстендә эшләргә, җәмгыятьтә дәрәҗәсен арттыру өчен тырышырга кирәк. Хатын-кыз ир-атның үзенә терәк булырдаен эзли. Ниндидер бер сыйфаты өчен ул аны гомере буена яратырга мөмкин. Гаилә кору дигәннән, мин булачак хатыным белән озак вакыт аралаштым. Бер-ике тапкыр күрешеп кенә дә өйләнешүчеләр бардыр. Әмма күп очракта андый гаиләләр таркала.

    - Яшьләр китү ягын караганда ничек авылга кайтырга булдыгыз?

    - Әни: "Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул", - дия торган иде. Аннан ислам университетына укырга керүем дә Камышлыга кайтып хезмәт итү өчен иде. Әмма ниятемнән читкә тайпылган чакларым да булды. Дөнья куасы килде, чит илгә укырга да чакырдылар. Тик Аллаһы Тәгалә сынаулар аша беренчел ниятемә кайтарды. Авырлыклар килгәч тә дөрес фикерләргә кирәк, чөнки Раббыбыз кешене сынаулар белән дөрес юлга бастыра.

    - Рәдиф хәзрәт, яшь имам буларак мәхәлләгездә ничек каршы алдылар?

    - Имам булып сайланырга кызыкмадым. Зур җаваплылык аласым килмәде. Ләкин 2011 елда 13 ел имамлык иткән Хөрмәтулла хәзрәтебез вафат булды. Ул үтә сабыр, тыныч кеше иде. Корбан гаетендә авыл халкы имам итеп мине сайлагач, җиң сызганып эшкә тотындым. Аллага шөкер, хезмәтемне яратып башкарам. Мәчеттән кайтып керәсе килмәгән чаклар да була. Дингә яшьләрнең тартылуы сөендерә. Яшьләр белән Корбан гаетенә пылау пешереп авыл халкын сыйлауны гадәткә керттек.

    - Заманча имам нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

    - Ул өлкән буынны хөрмәт итеп, яшьләргә юл куя белергә тиеш. Һәркемнең фикеренә колак салу, гыйлем белән эш итү кирәк. Имамга ялгышырга ярамый: халык аны үзенә үрнәк итеп тота. Ризыкны да төрлечә пешереп, табынга бизәп чыгарып була. Имам - ул нәкъ оста пешекче кебек: гыйлемне бизәп, тәмләп аңлата белсә генә халык мәчеткә тартыла. Без - өлкәннәр-яшьләр бер телдә аралашырга тырышабыз, төрле чаралар, чәй эчүләр оештырабыз. Күптән түгел китапханә булдырдык. Яшьләр өчен мәчеткә теннис өстәле, шашкалар алып куйдык. Урамда йөргән балалар теннис уйнарга дип керәләр дә, намазга, азан әйтергә өйрәнеп мәчеттә калалар. Быелдан һәр пәнҗешәмбедә киңәшмәләр уздыра башладык. Монда без өч мәсьәлә күтәрәбез: дингә кагылышлы сорау-җаваплар, мәчет эшчәнлеге, авылда ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүне оештыру. Башта җомгага 10-15 ир-ат килсә, дүрт ай эчендә 35кә җиттек.

    - Хәзер мәчетләрдә төрле буын каршылыгы яши. Сезнең мәчеттә өлкәннәр белән яшьләрнең караш-фикерләре туры киләме?

    - Андый очракларны үзара аңлашып булдырмау ягын карыйбыз. Беләсезме, мәчет - ул Аллаһ йорты, аның ишекләре бәбиләргә дә, бабайларга да ачык. Яшьләр турында бераз сөйләдем кебек. Өлкәннәргә килсәк, алар булмаса, мәчеттә тәртип булмас иде дип уйлыйм. Өлкәннәрдә бездә булмаган тормыш тәҗрибәсе бар. Алар акыл белән эш итә, тирәннән уйлап фикерли. Әнием әйтмешли, "баш миеннән тыш арка мие белән дә уйлый". Тәртип диюем шул минем. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с.) дә: "Өлкәннәрдә - бәрәкәт", - дигән. Аллаһы Тәгалә безгә аларның бәрәкәтен күрергә насыйп итсә иде...

    - Әмин! Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

    Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА. Автор фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: