Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Җиңнәр сызганулы

    Арыш ике атна саргая, ике атна агара, ике атна коела, диләр. Җәйнең коры һәм эссе булуы үсемлекләрнең өлгерү вакытын күпкә кыскартты быел. Бүгенге көнгә районда күпьеллык үләннәр җыелып саклауга куелган. Вахитлеләр әнә берьеллык үләннәрне чабып сенаж әзерләргә керешкәннәр.

    Реклама

    Авыл хуҗалыгындагы алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, гадәттә, Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыкларында була. Бу юлы исә уракка әзерлек турында сөйләшү-киңәшүнең "Тукай" агрофирмасында булуы очраклы хәл түгел. Байтак еллар кулдан-кулга күчеп, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә яманаты чыккан хуҗалыкта уңай үзгәрешләр күзгә бәрелеп тора быел. Дистә еллар җимерелеп яткан Югары Шөн сыер фермасы бинасы ялт итеп реконструкцияләнгән. Бозаулату корпусы да яхшылап ремонтланган. Ферма тирәсенә печән төргәкләре өстенә салам түшәлеп эскертләнгән. Яңартылган ферма эчендә хуш ис бөркеп быел әзерләнгән юкә миллеге, бихисап дару үләннәре учмалары эленеп тора. Бозаулыйсы сыерлар ялтырап тора -яхшы сыйфатлы коры печән күшиләр. Аларга солы пешереп тә бирәләр. Янәшәдәге корпуста йөздән артык үгез сыртларын калынайта. Агрофирманың генераль директоры Райнур Габидуллинның горурланырлыгы бар: быелның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча акчалата керем, узган елның шушы чорына караганда 139 процентка үскән! Чөнки бер сыерга күчереп исәпләгәндә савым ике тапкырга артып, 313 центнер ит күбрәк җитештерелгән. Шул ук басулар, шул ук кешеләр эшли, югыйсә. "Эшне оештыру, хезмәт кешесенә караш үзгәрде биредә, - дип бәяләде алар эшен район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, - рәхмәт аларга!"
    Агрофирманың баш икътисадчысы Светлана Вахитова: "Бездә узган ел эшләгән өчен хезмәт хакы түләнми калган бер генә механизатор да юк!" - дип раслап куйды.
    Комбайннар, барлык техниканың урып-җыюга әзерлеге буенча авыл хуҗалыгы оешмалары, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, ТР буенча "Росссельхознадзор" белгечләре катнашында үткән киңәшмәнең нәкъ менә ферма янында башлануына аптырарлык түгел: җир эшкәртеп, мул азык культуралары үстереп терлек ашатып, сөт-ит сатып кына табышлы яши алабыз бит - быелның ярты елында авыл хуҗалыгында алынган керемнең 96 проценты - терлекчелек өлкәсеннән!
    Язгы кыр эшләрен дә, урып-җыю, көзге чәчү, туңга сөрү эшләрен дә "Тукай" агрофирмасы үз техникасы, үз механизаторлары белән башкарып чыгарга күнеккән. Парад сафына башка хуҗалыкларда күптән металлоломга тапшырылган үлән чапкыч, уру комбайннарын төзәтеп сафка куйган алар. Киң профильле механизатор Илшат Шәфигуллин "Полесье" комбайнын: "Безнең таулы басулар өчен иң кулай инде", - ди. Хезмәт биографиясендәге бишенче урак өстенә ул тулы әзерлек белән килгән. Уңышлар аңа!
    Эш шартлары бәйнә-бәйнә аңлатылган. Комбайнчы уңышлы эшләгәндә сезонга 115 мең сум хезмәт хакы алырга мөмкин биредә. Эшләгәнгә аш та мулдан булырга тиешле, әлбәттә.
    Әйе, республика күләмендә яхшы исеме белән шаулаган Вахитов исемендәге, "Урал", "Яңа тормыш" хуҗалыклары рәтенә кыю гына "Восток" килеп басты. "Тукай" агрофирмасы да шуңа омтыла. Эшләгән - табар, ташка кадак кагар, диләрме? Бирсен Ходай!
    Киңәшмәдә район буенча үткән елның беренче яртысына караганда мөгезле эре терлекләрнең баш саны 103, бозаулар алу 120, ит җитештерү 106, сөт савып алу 111, аны сату 113 процентка арту билгеләп үтелсә дә, район алдына куйган бурыч - мөгезле эре терлекләрнең баш санын 30 меңгә, сөт сатуны көнгә 200 тоннага, ел саен 12000 бозау алуга ирешмичә тынычлану юк әле! Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин, идарәнең баш белгечләре Рамил Гафиятуллин, Мирхәйдәр Рәшитовлар кимчелекләрне байтак атадылар, чөнки эшне дөрес оештырмау, булган азыкны баланслап терлекләргә ашатмаудан күпме продукция алынмый кала.
    -Һәр авыл җирлегендә тормыш кайный. Кайда сүлпән - җитәкчеләрнең эшләп җиткермәве дигән сүз. Авыл тормышында барысы да мөһим: авылның чисталыгы да, учреждениеләрнең көйле эшләве дә, шәхси хуҗалыкларда бакча үстерү, мал тоту да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Җирле хакимиятнең төп бурычы - халык мәнфәгатен кайгырту! Узган елга караганда шәхси хуҗалыкларда савым сыерлар саны 24 башка кимегән. Авылда яшәгән белгечме ул, җитәкчеме - үзе мал асрарга һәм башкаларның терлек өчен печәне-саламы, фуражы җитәме - белеп торырга, ярдәм итәргә бурычлы, - диде Р.Рәхмәтуллин йомгаклау сүзендә.
    Ә киләсе очрашу август аенда "Әсәнбаш" агрофирмасында булачак. Бер ай эчендә кимчелекләр кимердер, шәт?!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: