Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Игелекле хезмәт итсеннәр

    Көз - чебешләрне санар чак. Бу сүзләр төзелеш тармагына да кагыла: язгы-җәйге айларда кызу темплар белән сафка бастырылган, капиталь ремонт ясалган йортларны, социаль-көнкүреш объектларын куллануга тапшырыр вакыт җитте. Бу атнада районыбыз халкына әнә шундый күңелле мизгелләрнең шаһите булырга туры килде. Кеше өчен иң зур байлык - сәламәтлек. Саулыгыбыз какшап китсә,...

    Көз - чебешләрне санар чак. Бу сүзләр төзелеш тармагына да кагыла: язгы-җәйге айларда кызу темплар белән сафка бастырылган, капиталь ремонт ясалган йортларны, социаль-көнкүреш объектларын куллануга тапшырыр вакыт җитте. Бу атнада районыбыз халкына әнә шундый күңелле мизгелләрнең шаһите булырга туры килде.

    Реклама

    Кеше өчен иң зур байлык - сәламәтлек. Саулыгыбыз какшап китсә, тизрәк медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә ашыгабыз. Ярый ла, якында гына сәламәтлек саклау учреҗдениесе булса. Ләкин соңгы елларда, оптимальләштерү сәясәтен алга сөреп, күп торак пунктларда медицина пунктлары ябылган яки 2-3 авылга бер пункт калдырылган иде. Бу авыл халкын авыр хәлдә калдырды: сырхаулаган саен, әгәр чирең бик җитди түгел икән, үзәк дәваханә юлын таптап булмый бит. Эштән бушамаган авыл кешесенең моңа вакыты да юк, юл чыгымнары да үзен сиздерә. Шушы вәзгыятьне аңлап, республикабыз җитәкчелеге хәлне тамырдан үзгәртергә карар бирде - максатчан федераль программа нигезендә 2016 елга кадәр иске медпунктларны ремонтлау, җимерек хәлдә булганнарын яңарту, дәваханәләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итү бурычын куйды. ТР Дәүләт торак инспекциясе начальнигы Сергей Крайнов билгеләп үткәнчә, быел республикада шушы программа кысаларында 19 кабул итү - диагностика, 74 фельдшер-акушерлык пунктлары төзелгән, 399ына ремонт ясалган.
    Районыбызда да бу эш нәтиҗәле башланып китте. Булган медпунктлар төзекләндерелде. Мәчкәрә авылында һәм Кукмара поселогының Гафиятуллин урамында төзелеп килүче яңа микрорайонда фельдшер-акушерлык пунктлары сафка басты. Азнакай районының "Нефтемаш" заводында җитештерелгән модульле, җылы һәм тавыш үткәрми торган биналарны шәхси эшмәкәр Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге коллектив тиз арада җыеп-корып, җылылык, ут, су, канализация мәсьәләләрен дә уңай хәл итте. Башкарылган хезмәтнең сыйфатына да тел-теш тидерерлек түгел. Әнә, кызгылт-сары төстәге медпункт биналары әллә каян балкып, тирә-юньгә яктылык биреп тора кебек. Алар авыруга ярдәм күрсәтү өчен кирәкле җиһазлар, медицина кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән. Мәчкәрәлеләр яңа медпунктка бик мохтаҗ. Чөнки элеккегесе нык искереп, ябылган хәлдә. Ашыгыч рәвештә шәфкать туташын чакырырга кирәк булса, авыл халкы Күкшелдәге медпунктка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр иде. Ә поселокның Туеш микрорайоны халкы бу бүләкне үзе сорап алды дисәк тә була. Февраль аенда районыбызга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгәч, аңа бу микрорайонда медпункт булдыру турында үзләренең гозерләрен җиткергәннәр иде. Президент белән район Башлыгы бу мәсьәләне уңай хәл итәргә вәгъдә бирделәр. Вәгъдә үтәлде - яңа медицина офисы халыкны кабул итәргә әзер!
    -Төзелгән яңа объектлар халыкка игелекле хезмәт күрсәтсеннәр иде. Кеше тормышын, туганнан алып бакыйлыкка күчкәнче, сәламәтлек саклау учреждениеләреннән башка күзаллау мөмкин түгел. Бу медицина пунктларында халык кирәкле ярдәм алыр, үзенә шифа табар дип өметләнәбез, - диде район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин әлеге тантаналарда.
    Район үзәк дәваханәсендә дә бәйрәм рухы: заманча таләпләргә туры китереп ремонтланган кабул итү бүлеге куллануга тапшырылды. Биредә соңгы елларда күп төзелеш-реконструкция эшләре башкарылса да, әле нык тузып, яңарту таләп иткән биналар да бар. Араларында моннан 30-40 ел ук төзелгәннәре дә юк түгел. Максатчан федераль программа кысаларында аларны төзекләндерү башланды. Быел Рафис Кәримов җитәкчелегендәге "Спецстрой" оешмасы тарафыннан 5,5 миллион сумлык төзелеш эшләре башкарылды: гинекология бүлегеннән бушаган бүлмәләрдә идән-түшәмнәр, стеналар ремонтланды, тәрәзәләр алыштырылды, санузел яңартылды. Тышкы яктан ишек төбенә ике "ашыгыч ярдәм" машинасы туктарлык итеп эленмә түбә ясалды. Кабул итү бүлегендә диагностик тикшерүләр үткәрү, беренче ярдәм күрсәтү өчен бөтен шартлар да бар. Моның өчен аны 3,5 миллион сумлык җиһазлар белән тәэмин итү тормышка ашырыла. 30 ел тик торган лифтның эшли башлавына да сөенеп бетә алмыйлар. Хәзерге вакытта "Спецстрой" коллективы "Уңайлы тирәлек" программасы буенча инвалидлар өчен уңайлыклар булдыру эше белән мәшгуль.
    Мәмәшир халкының үз шатлыгы: ниһаять балалар бакчасы проблемасы уңай хәл ителде. Урта мәктәп бинасының бер ягына "сыенган" 25 урынлы балалар бакчасы тышкы яктан да, эчке яктан да көлеп тора. Вадим Әхәтов җитәкләгән "Стройком" оешмасы төзүчеләре аны сабыйларның һәм әти-әниләрнең күңеленә хуш килерлек итеп, җиренә җиткереп ремонтлап чыкканнар. Иркен уен һәм йокы бүлмәләренә, кухняга яңа җиһазлар урнаштырылган, идәнгә яңа келәмнәр җәелгән. Яңа уенчыклар да сабыйларның тизрәк килүен көтә кебек.
    -Мондый балалар бакчасы безнең буынга да, балаларыбызга да эләкмәде. Авыл җирендә шундый балалар учреждениесе булу - үзе бер хыялга тиң. Биредә тәрбияләнәчәк сабыйлар өчен сөенеп бетә алмыйм, - дип, уй-кичерешләре белән уртаклашты Мәмәшир башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Мәүлит абый Гатауллин. Нәниләр янына буш кул белән килмәгән: бер кочак уенчык, тәм-том калдырып китте. Авыл җирлеге тузан суырткыч бүләк итте.
    -Республикабызда балалар бакчаларына чиратлар барлыкка килү зур проблемалар тудырган иде. "Бәләкәч" программасы нигезендә яңа биналар төзелү, элек балалар бакчасы булып хезмәт иткән, аннан төрле оешмаларга бирелгән биналарны яңадан хуҗаларына кайтару нәтиҗәсендә 12 мең өстәмә урын булдырылды. Программа төгәлләнсә дә, бу юнәлештә эш дәвам итә. Бүген куллануга тапшырылган балалар бакчасы да шуның бер мисалы, - диде тантаналарда катнашып, кукмаралыларның шатлыгын уртаклашкан ТР Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов.
    Районыбызда сафка басучы объектлар аз түгел, димәк, мондый сөенечле вакыйгалар әле тагын да көтелә дигән сүз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: