Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Иң тәмле ит – сарык ите, - ди элеккеге хәрби Назыйм Хәбибрахманов

    Тормышта нинди генә вакыйгалар белән очрашсак та, хәтер сандыгында шуңа бәйле хатирәләр яңара. Ташлы-Елга авылыннан абыйлы-энеле Назыйм һәм Назыйф Хәбибрахмановларның күпләп сарык асраулары турында ишеткәч тә, байтак кына истәлекләр күңелдән үтте. Элек авылларда сыер көтүе белән беррәттән сарык-кәҗә көтүе дә чыга иде. Аннары, сарыкларның саны кими башлагач, сыер белән бергә...

    Тормышта нинди генә вакыйгалар белән очрашсак та, хәтер сандыгында шуңа бәйле хатирәләр яңара. Ташлы-Елга авылыннан абыйлы-энеле Назыйм һәм Назыйф Хәбибрахмановларның күпләп сарык асраулары турында ишеткәч тә, байтак кына истәлекләр күңелдән үтте.

    Элек авылларда сыер көтүе белән беррәттән сарык-кәҗә көтүе дә чыга иде. Аннары, сарыкларның саны кими башлагач, сыер белән бергә генә көтә башладылар. Бала-чагалар кич белән көтү кайтыр алдыннан мал каршыларга чыгалар иде. Сарык бит ул сыер түгел, төрлесе төрле якка таралыша да бетә. Аннары эзлисең инде: "Кызыл чуклысын күрмәдегезме?", "Безнекенең ике бәкәе дә бар иде..." Менә кайда ул физкультура! Хәзер инде авыл балалары сарык эзләүнең дә, калай капкачлардан ясалган шалтыравык белән сарык көтүнең дә ни икәнен белми. Сарык асраучы хуҗалыклар бармак белән генә санарлык калып бара.

    Назыйм һәм Назыйф абыйлар исә соңгы өч елда сарык үрчетү белән шөгыльләнәләр. Ике ел элек төзи башлаган, 130-150 сарыкка исәпләнгән фермаларын да быел эшләп бетереп, терлекләрне урнаштыра алганнар. Профнастил белән тышланган, берничә утарга бүленгән ферма ерактан ук күзгә ташлана. Аның тирәсенә йөз төп сортлы алмагач та утыртканнар. Ферма эчке яктан да известь белән яхшылап агартылган, дезинфекцияләнгән. Назыйм абыйның да шунда эшләп йөргән чагы иде: сарыкларга хуш исле печән салып чыкты. Сарыкларны исә берничә утарга бүлеп урнаштырганнар, моны нәсел бутамас өчен эшләнә дип аңлатты хуҗа. Колакларына номерлар да эленгән, һәрберсе исәптә.

    -2012 елны Балтач районыннан егерме баш нәселле сарык, бер тәкә алып кайттык. Башта сарыкларны йорт янындагы сарайда асрадык. Быел менә иркенгә чыктылар. Бүгенге көндә сарыкларның баш саны йөздән артык, - диде Назыйм абый.

    "Прекос" токымлы сарыкларга өстенлек биргәннәр. Безнең һава шартларына җайлашкан, үстерү өчен дә уңайлы, диделәр. Бер-ике бәкәе була. Йонын да бер мәртәбә - июнь аенда алалар. Сарыклар утарда гына торалар, кырга чыгарылмыйлар. Шуңа күрә йоннары да чиста, тигәнәк, чүп ябышмаган.

    -Июнь ае - эшнең күп вакыты бит, барысына да өлгереп булмый, шуңа күрә быел сарык йоны алырга Балтачтан кешеләр чакырттык. Аларның махсус җайланмалары бар. Кул белән йонын алу өчен берничә көн вакыт сарыф иткән булыр идек, ә алар бер көндә эшләделәр. Бер сарыкның йонын алу 130 сум тора. Без асрый торган сарыклар нәзек йонлы, мондый йон итеккә бармый, ә мендәр, юрганга менә дигән. Әлегә кадәр Кукмара киез итек-киез комбинатына тапшырган идек. Киләчәктә үзебез мендәр, юрганнар ясарбыз дигән хыял да бар, - дип уйлары белән уртаклашты Назыйм абый.

    Хәбибрахмановлар әле сарыкларын үрчетү өстендә эшлиләр. Шуңа күрә тәкәләрен генә саталар. Корбанга дип авылдашлары, шулай ук күрше-тирә авыллардан да килеп сатып алалар, ди. Сарык итенең үзенчәлекле тәме турында да сөйләштек.

    Реклама

    -Кем сарык ите яратмыйм, ди, димәк, әле аның тәмле ит ашап караганы юк. Итнең сыйфаты малны ашатуга, тәрбиягә дә карый, минемчә. Әйтик, Казахстан якларында сыер сөтеннән дә әче әрем тәме килә бит. Без малларга үзебез әзерләгән печән, ашлык ашатабыз. 247 гектар җиребез бар, анда бөртеклеләр, күпьеллык үләннәр үстерәбез. Кешеләрдән арендага алынган пай җирләре өчен ашлык, печән, салам белән түлибез. Үзебездән артык калган уңышны сатабыз. Авыл җирләрендә мал бетеп барганда, шәһәр халкы, киресенчә, терлек асрый башлады, шуңа күрә ашлыкка, печәнгә Красная Поляна, Нократ Аланы шәһәрләрендә сорау зур, - диде фермер.

    Хәбибрахмановлар барлык кирәкле техниканы да үзләрендә булдырырга тырышалар. "Лизинг-грант" программасы нигезендә дә авыл хуҗалыгы агрегаты алганнар. Бу эшләрне башкару үзегезгә генә авырга туры килмиме, дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.

    -Бүгенге көндә безгә механизатор, фермага хезмәткәр кирәк. Әмма авылда эшлим дип торучы юк. Төрлесе төрле сәбәп белән баш тарта. Кешенең психологиясе шундыйдыр инде. Читкә китеп, шундый ук эшләрдә хезмәт куеп кайтырга мөмкин, ләкин авылдашына килеп эшкә урнашмаячак. Яр Чаллыдан егерме чакрым читтә урнашкан авылда яшәүче танышым: "Үзебезнең авылдан фермада эшләүче юк, шәһәрдән бер егет килеп эшли", - дип сөйләгән иде, монда да шундый ук хәл инде. Ә исерекне эшкә алудан бернинди дә мәгънә күрмим, аның артыннан саклап йөрергә тагын кеше кирәк. Шуңа күрә ферма яннарына видеокамералар урнаштырдык, кул хезмәтен киметү өчен печән төргәкли торган җайланма сатып алдык, - диде ул. - Бергәләп эшләгәндә барлык авырлыкларны да җиңәргә була. Хәзерге вакытта Назыйф кырда җир сукалый. Тормыш иптәше Энҗегә дә, тугызынчы сыйныфта укучы Нәфисәгә дә йорт тирәсендә эш җитәрлек. Авылда без дә эшләмәсәк, кем эшләр?!

    Хәбибрахмановлар сарык асрау белән беррәттән, умартачылык белән дә шөгыльләнәләр. "Карпат" токымлы бал кортлары тоталар. Бу вак, четерекле эшкә алар 2002 елда ук алынганнар. Умарта ояларын, күрше-тирәне кортлардан саклау өчен биек койма белән әйләндереп алганнар, тиешенчә паспортын эшләгәннәр. Элек җәй көне кортларны урманлы урыннарга күчереп йөртсәләр, бүген исә үзләренең хуҗалыкларына якын булган 50 гектар җиргә баллы үләннәр чәчкәннәр.

    -Кемнең сукыр кычыткан утыртканын күргәнегез бар? Ә менә без чәчтек, орлыгының бер килограммын бер мең сумга сатып алдык, - диде Назыйм абый. - Без экологик яктан чиста продукция җитештерәбез, халыкка сыйфатлы азык тәкъдим итәбез.

    Назыйм абыйның төгәл фикерле булуы, алдан уйлап эш итүе аның хәрби һөнәренә дә бәйледер, мөгаен. Башта Красная Полянада авыл хуҗалыгы, аннары Пермь авиация училищесын тәмамлап, төрле хәрби частьларда эшли, гаиләсе белән алты-җиде гарнизон алыштыра, әмма барыбер соңында беренчел һөнәре өстенлек ала. Тормыш иптәше Фәридә белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр.

    -Тагын бер әйтәсе сүзем калган икән, - диде Назыйм абый саубуллашканда. - Сарык үрчетү белән шөгыльләнергә теләгән фермерларга киләчәктә ярдәм итәсебез килә. Эшне каян башларга, сарыкларны каян алырга һәм башка шундый сорауларга җавап табарга булышыр идек.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: