Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Хосусыйлаштыруга нокта куела

    Быел җир һәм мөлкәт мәсьәләләрендә үзгәрешләр көтелә. Шул уңайдан, район җир һәм милек мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Марсель Төхбәтуллинга мөрәҗәгать итеп, яңалыклар белән таныштыруын сорадык. 1. - Марсель Габделфәртович, иң элек шуны ачыклыйк әле: яңа үзгәрешләр кертелү җир һәм милекне рәсмиләштерүне гадиләштерәме яки, киресенчә, катлауландырамы? -Без моңа кадәр социализмнан базар икътисадына...

    Быел җир һәм мөлкәт мәсьәләләрендә үзгәрешләр көтелә. Шул уңайдан, район җир һәм милек мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Марсель Төхбәтуллинга мөрәҗәгать итеп, яңалыклар белән таныштыруын сорадык.

    1. - Марсель Габделфәртович, иң элек шуны ачыклыйк әле: яңа үзгәрешләр кертелү җир һәм милекне рәсмиләштерүне гадиләштерәме яки, киресенчә, катлауландырамы?

    -Без моңа кадәр социализмнан базар икътисадына күчеш чорында яшәдек, хәзер базар икътисадына керү чоры башлана. Социализм вакытында җир һәм мөлкәт күбесенчә хөкүмәт кулында иде, шәхси кешеләрдә бу төр документлар булмады. Шуңа күчеш чорында әлеге документларны эшләп кулга алу өчен җиңеләйтелгән шартлар тудыручы законнар кабул ителде. Ә быел ул законнарның күбесе көчен югалта һәм күчемсез мөлкәтне һәм җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү катлаулана һәм кыйммәткәрәк төшә. Әйтик, дача амнистиясе дип аталган законнар төркеме бар иде. Исеменнән үк күренә - җир кишәрлегенә яки күчемсез мөлкәткә хокукны раслаучы документлар булмаса да, мондый хокукны теркәү палатасында җиңеләйтелгән юл белән рәсмиләштереп булды. Быелның 1 мартыннан дача амнистиясе торак йортларга карата көчен югалта. Моннан соң торак йортларга милек хокукын теркәү өчен йортны файдалануга тапшыруга рөхсәт кирәк булачак (разрешение на ввод в эксплуатацию), а аны алу өчен үз чиратында 7 төрле документ - җиргә хокук бирүче документ, җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы, төзелешне башларга рөхсәт, объектны кабул итү акты, төзелгән йортның техник регламентларга туры килүе турында, аның электр уты, су, газ, канализация тоташтырырга мөмкин икәнен раслаучы документ, җир кишәрлегендә өйнең һәм инфраструктура челтәрләренең урнашуын күрсәтүче сызым җыярга кирәк. Бу шактый вакыт һәм акча чыгымнарын таләп итәчәк. Әмма аның белән генә дә эш бетми: өйгә милек хокукын теркәү өчен җир кишәрлегенең кадастр исәбендә булуы шарт. Хәзер җир кишәрлеге биргәндә үк ул кадастр исәбенә куела. Әмма элек бирелгәннәрнең кадастр исәбе юк, аларга мондый исәпкә басуны күпчелек очракта суд карары нигезендә генә башкарып булачак.

    2. - Җир кодексына кертеләчәк үзгәрешләр турында да аңлатып үтсәгез иде.

    -Быелның 1 мартыннан җир кодексына алты яңа бүлек өстәлә, күп маддәләр үзгәртелә, өстәлә яки төшереп калдырыла. Үзгәрешләр җир законнарының база төшенчәләренә, төп принципларына кагыла. Мәсәлән, хәзерге вакытта җир бирүнең ике төп юлы бар иде: төзеләсе объектның җир кишәрлегенә ничек урнашуын алдан килештерү юлы һәм алдан килештермичә бирү юлы. Җир кодексының яңа вариантында килештерү юлы бетерелә. Башка күп төрле үзгәрешләр дә кертелә, алар үз чиратында яңа законнар, конкрет карарлар кабул итү, булганнарына үзгәрешләр кертүне таләп итә. Шул уңайдан гражданнар кодексына да үзгәрешләр кертелә.

    3. -Ә ул үзгәрешләр нидән гыйбарәт булачак?

    -Хәзерге закон нигезендә, җир кишәрлеге, мәсәлән, шәхси йорт төзү өчен арендага бирелгән икән һәм аренда килешүнең вакыты чыгу көненә йорт салынып бетмәгән икән, төзелеп бетмәгән объектка милек хокукын теркәп, аренда килешүен озайту мөмкинлеге бар иде. Быелның 1 мартыннан исә, аренда килешүе срогы тәмамланганда объект төзелеп бетмәгән булса, суд карары нигезендә бу йорт сатуга куела, ә сатудан кергән акча, сатуны оештыруга киткән чыгымнарны чигергәннән соң, салынып бетмәгән йортның хуҗасына түләнелә.

    4. - Быел 1 марттан торак йортларны бушка хосусыйлаштыруның да тәмамлануы көтелә.

    -Әйе, торакны бушка хосусыйлаштыру 1992 елда башланды. Ул 2007 елның 1 гыйнварында тәмамланырга тиеш иде, әмма бу срок берничә тапкыр озынайтылды. Быел 1 мартта аңа нокта куелачак. Бүгенге көнгә кадәр кем бу хокуктан файдаланмаган, әле бераз вакыт бар: 1 мартка кадәр теркәү органнарына документларны тапшырып калырга киңәш итәм.

    5. - Мөлкәткә салым түләүдә яңалыклар кертелү дә халыкта аңлашылмаучылык уятты.

    -Россия Федерациясенең салым кодексы "Физик затларның мөлкәтенә салым" дигән яңа бүлек белән тулыландырыла, аның нигезендә физик затларның мөлкәтенә салым аның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнелә. Мөлкәтнең кадастр бәясе базар бәясенә якынайтыла. Мәсәлән, ул төрле торак пунктта, район үзәгеннән ераклыгына, яшәү шартларына карап, төрлечә була. Бүгенге көнгә кадәр мондый салым мөлкәтнең инвентарь бәясеннән чыгып билгеләнә иде. Салым барлык объектларга да салына: йорт, гараж, мунча һәм башкалар. Төзелеп бетмәгән объектларга да салым салыначак, ә элек йортта яшәсәләр дә, аны төзелеп бетмәгән объект итеп теркәп, салым түләмиләр иде. Беренче дүрт елда салымны киметүче коэффициентлар кулланыла, дүрт елдан соң аларны куллану бетә. Алга таба җир һәм мөлкәт салымнарын берләштереп, гомүми күчемсез мөлкәткә салым кертү планлаштырыла.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: