Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Гәҗиткә дә язылдык, чәй белән дә сыйландык

    Газета-журналларга язылу кампаниясе төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. Почта бүлекчәләрендә бу арада эш аеруча кызу. Әбүнәчеләрне җәлеп итү өчен ниләр генә уйлап тапмыйлар - берсе вакытлы матбугатка язылучылар арасында бүләкләр уйната, ә икенчесе күңелле чаралар оештыра. Кукмара почтамтында да Халыкара чәй көне уңаеннан бик матур бәйрәм узды - почтага килгән...

    Газета-журналларга язылу кампаниясе төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. Почта бүлекчәләрендә бу арада эш аеруча кызу. Әбүнәчеләрне җәлеп итү өчен ниләр генә уйлап тапмыйлар - берсе вакытлы матбугатка язылучылар арасында бүләкләр уйната, ә икенчесе күңелле чаралар оештыра. Кукмара почтамтында да Халыкара чәй көне уңаеннан бик матур бәйрәм узды - почтага килгән һәркем хуш исле, тәмле, кайнар чәй белән сыйланды, өстәвенә бүләкләр (чәй сатып алучылар һәм "Жизнь" газетасына язылучылар - авт.) белән дә китте.

    -Чәй көне дә бар икән бит, почтага ут-газ, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә кермәгән булсам, бу хакта белмәс идем әле, - ди Кукмарадан Фәүзия апа. - Иртән тукланып чыккан булсам да, чәйдән баш тартып була мени ул?! Кызлар бик тәмле итеп чәй ясап бирделәр, тәм-томнардан да авыз иттем, бер уңайдан чәйләр тарихы белән дә таныштым. Баксаң, чәй эчемлек буларак Кытайда безнең эрага кадәр үк кулланыла башлаган икән, Россиягә исә XVII гасырның беренче яртысында килеп җиткән. Кызлар чәйнең баш мие эшчәнлеген яхшыртуны, организмнан агулы матдәләрне чыгаруын да сөйләделәр.

    Халык белән аралашасың килсә, почта бүлекчәләренә барырга кирәк, дип белми әйтмиләр.Чәй һәм әбүнәчеләр көнендә дә почтамт залы умарта күчедәй гөжләп торды. Берәүләр субсидия ала, пенсиясенең килү-килмәве белән кызыксына, посылка-хат җибәрә, икенчеләр түләүләр башкара, газета-журналларга языла. Безне, әлбәттә, иң әүвәл әбүнәчеләр кызыксындырды.

    Иң беренче әңгәмәдәшем даими хәбәрчебез, күпсанлы шигырьләр авторы Мәгъмүрә Мәрданова иде.

    -Район газетасына инде әллә кайчан язылып куйдым. "Хезмәт даны"ннан башка берничек булмый - район яңалыклары белән танышып барырга кирәк бит! - ди ул. - Электән район газетасы редакциясе каршында "Салават күпере" иҗат берләшмәсе эшләп килә, бервакыт хәтта безнең шигырьләрне туплап махсус китап итеп тә бастырып чыгардылар. Әле беркөнне 1989 елгы җыентыкны укып, ул чакларны искә төшереп утырдым. Реклама бик күп булганлыктандыр инде, хәзер шигырьләргә газета битләрендә урын калмый, шуна борчылам. Сайтта танышырга була, дисәләр дә, өлкәннәрнең компьютеры юк шул...

    Мәгъмүрә ханымның борчылуы, чыннан да, урынлы. Архивыбызда үз чиратларын "көтүче" шигъри тәлгәшләр бик күп. Алга таба махсус сәхифә ачып, шигъри җанлы райондашларыбызның иҗат җимешләрен айга бер тапкыр булса да урнаштырып барырга ниятлибез. "Салават күпере" иҗат берләшмәсе исә хәзер дә эшләп килә, сезне алга таба да актив хәбәрчеләребез рәтендә күрербез, дип ышанабыз.

    Мөгалимә Шәрәфиева почтамтка кибеткә ипигә дип чыккан җиреннән сугылган.

    -Бүген бигрәк күңелле икән монда, музыка уйнап тора, берсеннән-берсе чибәр кызлар чәй өстәле янына дәшеп торалар, ярый әле кергәнмен, - ди ул. - Кайбер газеталарның хәрефләре бик вак, күзләрем начар күргәнлектән, укып булмый, шуның өчен бик язылмыйм да. "Татарстан яшьләре" дә бик "вакланды" хәзер. Әмма үзебезнең район газетасына иң беренче итеп язылдым.

    25 ел Кукмара типографиясендә, соңыннан мех фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыккан Суфыя апа Фәхриева чәй өстәле янында үзенең яшьлеген, хезмәт куйган чорларын, сугыш вакытларын искә төшереп утырды.

    -Чәй бәйрәмен оештыручыларга зур рәхмәт, - ди ул. - Гәҗиткә дә язылдык, чәй белән дә сыйландык. Безгә, әбиләргә, кечкенә генә игътибар да җитә шул - шул арада эреп китеп, елап җибәрәбез...

    Вакытлы матбугатка яздыру бүлеге мөдире Ләйсәния Шәрәфиева да көн дәвамында әбүнәчеләр арасында булды.

    -Газета-журналларга язылу кампаниясенең беркайчан да җиңел булганы юк, чөнки газета укучылар сан елдан-ел кими бара. Шулай да бергәләп тырышабыз, почтальоннар да халык белән актив рәвештә эшлиләр, - ди ул. - Район халкы башлыча игътибарны "Хезмәт даны"на бирә. Район газетасына 6680 кеше язылды инде. Иң күп әбүнәче Зур Сәрдек (516 кеше), Сәрдекбаш (276), Иске Юмья (223), Нырья (235), Пычак (226), Олыяз (200), Поч.Кучук (180), Комар (170) авылларында. Шулай ук "Акчарлак", "Татарстан яшьләре", "Безнең гәҗит", "Юлдаш", "Ялкын", "Салават күпере", "Сөембикә"не дә яратып укыйлар. Чәй һәм әбүнәче көнендә барлыгы 85 данә вакытлы матбугатка язылды.

    Райнур Фәхриев, район почтамты җитәкчесе:

    -Электрон басмалар тормышыбызга көннән-көн күбрәк үтеп керүгә артуга карамастан, әбүнәчеләребез саны кимемәс, дип ышанабыз. Бүгенге көндә безнең төп максат - газета-журналларның тиражларын саклап калу. Район халкын җәлеп итү өчен төрле чаралар, акцияләр оештырыла. Почтамтта Халыкара чәй көнен уздыру да моның бер мисалы. Вакытлы матбугатка язылуның соңгы ун көне бара. Республика басмаларына язылу 25-28 декабрьләрдә төгәлләнә. Шуның өчен район халкын почта бүлекчәләрендә көтеп калабыз. Шулай ук почтальоннар аша да үзегез теләгән, күңелегезгә якын булган газета-журналга языла аласыз.

    Реклама

    Районда кайсы газета-журналга күпме кеше язылган?

    Хезмәт даны - 6680 данә

    Татарстан яшьләре - 952

    Ватаным Татарстан - 524

    Акчарлак - 1241

    Гаилә һәм мәктәп - 269

    Мәгариф - 251

    Сөембикә - 108

    Юлдаш - 498

    Безнең гәҗит - 932

    Салават күпере - 458

    100 киңәш - 1051

    Вечерняя Казань - 391.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: