Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Гасыр әбисе Күкшелдә яши

    Моннан дүрт ел элек Түбән Кама шәһәрендә чыгучы газеталарның берсендә "Уникаль операция: пациенткага - 96 яшь" дигән язма бирелә. Анда Күкшел авылында яшәүче, 97нче яше белән баручы Минҗиһан әби Вәкилеваның күзенә операция ясалуы турында сүз бара. Аның хәлен белергә барган журналист: "Дәваханә палатасында ябыгып, сулып беткән, урын өстендәге әбекәйне күрермен...

    -Авылымда бик яратып йөргән егетем бар иде, нишлисең, язмышыма язылган булгандыр инде. Хәтерлим әле, булачак ирем урлап алып кайткач, өйалларыннан кермичә елап тора идем, кайнанам буласы кеше: "Әйдә уз инде, син хәзер барыбер кире кайтып китә алмыйсың", - дип юатты. Ирем бик яхшы кеше булып чыкты. Кызганычка каршы 9 ел гына торып калдык. Сугыш башлануга каенэнекәшем белән бергә китеп бардылар. Мунча бурый башлаганнар иде, аны да бетерә алмадылар. 3 бала белән калдым, кызларыма 6 һәм 3 яшь, кечкенә улыбыз яңа гына туган иде әле. Улыбызны "балам", - дип сөеп чыгып китте дә, юк та булды. "Минага эләкте", - дигән хәбәре генә килде.
    Шулай итеп, 30 яше дә тулмыйча тол кала ул. Әхмәтгарифе сугыш кырында һәлак булганнан соң башка кияүгә бармый. Сугыш вакытында һәм аннан соңгы авырлыкларны да Минҗиһан әби башка чордашлары кебек үк күргән.
    -Биемем балаларны карады, мин эшләдем дә эшләдем. 1946 елда авылдагы мәктәптә (соңыннан балалар бакчасы булды ул), җыештыручы булып урнаштым. Аннан бушаган арада кем эшкә дәшә, шуңа йөрдем - я күлмәклек, я ашарга бирәләр иде. Авылдан 20 чакрымлап читтә булган "Ерак урман"нан агач чана белән утын ташыганымны һич онытасым юк. Өй суык, җылытырга кирәк, кая барасың! Берсендә буран чыгып Мәмәширдә калдым, кайтышыма биемем дә, балалар да кайгырышып елап беткәннәр иде.
    Минҗиһан әби Мәмәширдә үткән, моннан 80-85 ел элек булган балачак, яшьлек елларын: " Әти исән чакта рәхәт яшәдек, кичке уеннар була торган иде. Кемнең әти-әнисе өйдә юк, шуларга "Аулак өй"гә йөрдек, кул эшләре тоттык. Ул вакытта авылда никтер мәктәп юк иде, мин абыстайга йөреп гарәпчә укырга, язарга өйрәндем, хәзергесен белмим дә", -дип искә алды.
    Бүгенге көндә аның Мәмәширдәге 89 яшьлек бертуган энесе Миннегали исән-сау. Ә Купкада әбекәйнең ике кызы яши: Гөлчирәсенә 78, Рашидәсенә 76 яшь. Әтисе сугышка киткәндә бишектә калган Хәмзә исемле улы. Кызганычка каршы, моннан 9 ел элек вафат булган. Хәмзә абый да хатыны Люция апаны әтисе шикелле урлап алып кайта. Казаннан авылга төзелешкә килгән, инде кайтып, Әтнә кызын иптәшләре белән урлап кала. "Хәмзә белән бер минут та сөйләшеп торганым да аны күргәнем дә юк иде, гомерлеккә Күкшелдә калырга насыйп булды", - ди Люция апа.
    -46 ел торабыз инде Люция белән, Аллага шөкер, тату яшәдек , - ди Минҗиһан әби. - Безнең белән бергә яшәүче оныгым Айзат, киленем Светланага да рәхмәт, мине тәрбиялиләр, кадерләп кенә тоталар. Кайгы-хәсрәтләрне дә бергә кичердек.
    Әйе, Хәмзә абый вафат булганчы бар нәрсәне ялмап алган янгын афәтен дә күрергә, аннан соң Люция апаларның улларын югалту ачысын да кичерергә туры килә бу гаиләгә.
    Сагыш -кайгыларны үз эченә йота-йота, сабыр итеп 100 яшенең бусагасына да якынлаша Минҗиһан әбекәй. Гадәттә, бер гасыр яшәгән кешегә өр-яңадан тешләр чыга, чаларган чәчләр карала, диләр. "Өч тешем исән-сау, калганы хөкүмәтнеке", - дип шаярткан әбинең чынлап та кара чәчләре чыга башлаган икән инде. Аның озын гомер кичерүенең сере нидә белән кызыксынмадык, сабыр була белүдә дигән фикергә генә килдек.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: