Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Гаптери акчалары" безне сәхнәгә менгерде, диләр Минзәлә театрында эшләүче якташларыбыз Индира һәм Нәфис Гайфуллиннар

    Республиканың төрле театрларында хезмәт куючы якташларыбыз арасында бертуганнар сирәктер ул. Ә менә язмабыз геройлары, апалы-энеле Индира белән Нәфис ни өчен икесе дә язмышларын театр белән бәйләргә уйлады икән?

    Елмаеп, май кояшы кебек балкып килеп керде алар редакциягә. Кунакларыбыз - Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары, Кәркәүчтә туып-үскән Индира һәм Нәфис Гайфуллиннар.

    Республиканың төрле театрларында хезмәт куючы якташларыбыз арасында бертуганнар сирәктер ул. Ә менә язмабыз геройлары, апалы-энеле Индира белән Нәфис ни өчен икесе дә язмышларын театр белән бәйләргә уйлады икән?

    - Кечкенәдән сәхнәне яраттык. Күп еллар Кәркәүч мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән әниебез Венера яныннан кайтып та керми идек. Авылда берәр төрле чара буламы, ниндидер тамашага әзерләнәсеме, без шул арада клубка ашыгабыз. Хәтта ел буе көтеп алынган Яңа елны да сәхнәдә генә каршылаган вакытлар аз булмады, - ди алар. - Сабантуйларны алып бару үзе бер күңелле иде. Шулай ук күршебез Әлфрид абый белән берлектә авыллардан авылларга йөреп тамашалар куюны да онытасыбыз юк. “Гаптери акчалары” КВН командасы белән хәтта Казанда икенче урынны алып кайттык. Ул вакытта команданы район Мәдәният йортының алыштыргысыз режиссеры Рамил абый Сәләхетдинов әзерләгән иде. Без икебез дә: “Киләчәктә театр артисты булачакбыз”, - дип әйтә идек, Аллага шөкер, хыялыбыз чынга ашты. Яраткан һөнәребез, күңел яткан эшебез булу белән без бик бәхетле.

    Индира беренче тапкыр театр училищесы белән тугызынчы сыйныфны тәмамлагач танышса да, үзе әйтмешли, әллә Ходайдан вакыты җитмәгәнгәдерме, уку йортына документлар тапшырырга соңга кала. Шулай да кәефен төшерми үҗәт кыз, туган мәктәбендә тагын ике ел белем ала да, кабат башкалага юл тота.

    - Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында сынауларны уңышлы узып, студент булуыма сөенә-сөенә авылга кайтуым бүгенгедәй хәтердә, - дип искә ала ул. – Режиссерлар әзерләү бүлегендә шулкадәр яратып, күңел биреп укыдым ки, хәтта атна ахырында авылга кайткач та төркемдәшләремне, мөгаллимнәрне сагынырга өлгерә идем. Соңгы ике елда танылган эстрада артистлары белән гастрольләргә йөрдек. Республиканың төрле шәһәр һәм районнарында чыгышлар ясавыбызны хәзер дә җылы хатирәләр белән искә алам.

    Ә менә Нәфис исә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлый. Әтисе: “Улым, егет кеше ачкыч тота белергә тиеш ул”, - дип, Сәвәли техникумына алып барса да, күңеле мәдәният дип талпынган, юмор хисенә бай, җыр-биюгә оста булган егет анда озак тоткарланмый.

    - Ярый әле ул вакытта Сәвәлидә калмаганмын. Сәхнәсез нишләгән булыр идем мин?! – дип елмая Нәфис. – Алга таба әтинең теләген дә чынга ашырдым мин. Ир-егеткә 70 төрле һөнәр дә аз, дигән гыйбарәне истә тотып, балта-пычкы белән эшләргә дә, техника ремонтына да, башкасына да өйрәндем. Быел да җәйге ял вакытында әти белән Казанда төзелештә эшләп кайттым.

    Нәфис тә көллиятнең режиссерлар әзерләү бүлеген тәмамлый. Соңгы курста укыганда диплом эшенә спектакльләрдән өзекләр әзерләргә кирәк була. Республиканың төрле театрларыннан килгән вәкилләр алдында 12 өзек күрсәтә алар. Нәфиснең уйнавы Әтнә, Әлмәт, Минзәлә театры директорларының күңеленә аеруча хуш килә.

    - Өч театрга чакыру булды. Әмма мин нигәдер Минзәлә театрын сайладым һәм моңа бер дә үкенмим. Әле минем апам да бар, дип аны да үзем белән дәштем. Шул рәвешле, без театр труппасында эшкә керештек, - ди ул.

    Бертуганнар өч ел эчендә халык арасында танылу алырга өлгерә.

    - Шәһәр бик ошый. Гомер буе Минзәләдә яшәгән сыман, тиз ияләштек без анда. Дусларыбыз да күп. Хәтта таныш түгел кешеләр дә, мин сезне беләм, сез артист бит, дип килеп исәнләшәләр, теләкләрен җиткерәләр. Әлбәттә, бик күңелле, - ди алар. – Спектакльләргә татар апалары аеруча күп йөри. Тел белмәүчеләр исә тамашаларны синхрон тәрҗемә белән карыйлар.

    Индира белән Нәфискә нинди характердагы рольләр ошый һәм алар кайсы жанрларны аеруча үз итә икән?

    Индира: 

    Реклама

    - Минем күңелемә комедия якын. Кунак кызы, авыл апасы кебек рольләрне яратып башкарам. Александр Коровниковның “Түтиләр” спектаклен күп тапкырлар халык хозурына тәкъдим иттек. Шулай ук “Иблис” спектаклендә дә катнаштым. Без еш кына балаларга әкиятләр сәхнәләштерәбез һәм аларны ике телдә дә уйныйбыз. Малайлар һәм кызларның, спектакль эченә кереп китеп, геройлардан күз дә алмый утырулары аеруча ошый.

    Минем өчен спектакльдә роль текстын ятлау авыр түгел, үзеңә туры килә, аны ачып бирә алырлык роль табу кыен. 

    Нәфис:

    - Рольләрем бик күп һәм мин аларның барысын да яратам. Күпләр мине Якут режиссеры Сергей Потапов куйган “Иблис” спектаклендә солдат роле аша белә. Александр Островскийның “Яшенле яңгыр” спектаклендә Тихон Иванович Кабанов (Тихон) ролен ышанып тапшырдылар. Рольгә кереп китү бик авыр булса да, мин аны башкарып чыктым. Өч сәгать дәвамында баручы спектакль бер тында уйналды. Текстларны башны бәрә-бәрә, елый-елый өйрәнүләр юкка булмады. Бу минем өчен үзе бер җиңү иде. Театрның 82нче иҗат сезоны нәтиҗәләре буенча Тихон роле өчен “II пландагы ир-ат роле” номинациясендә диплом белән бүләкләндем.

    Ә менә Эсфир Яһудиның “Бер яшәп калыйк әле” дигән дүрт кешелек спектаклен Кукмарада һәм районыбыз авылларында да тәкъдим иттек. Березняк, Зур Кукмара, Мәмәшир һәм, әлбәттә, Күркәүчтә булдык. Мин анда Шакир ролендә идем. Якташлар алдына чыгу – үзе бер куаныч, горурлык бит ул. Шуның өчен районыбызга булган гастрольләрдән тагын да яңа рольләр тудыру турында илһамланып, канатланып кайттым.

    Индира һәм Нәфис:

    - Без төркемдә 7 кукмаралы. Кызганыч, авылдашыбыз, танылган артист Рөстәм абый Муллин гына бүгенге көндә арабызда юк. Ул безне театр серләренә төшендерде, чын мәгънәсендә, остазыбыз булды. Аның белән бергә уйнаган спектакльләрне әле хәзер дә сагынып искә алабыз. Тормышта дөрес юнәлеш биргән, сәләтебезне, талантыбызны күреп алып, аны үстергән һәркемгә рәхмәтлебез.

    Күз тиюгә ышанасызмы?

    Индира:

    - Ничек кенә әле. Кайбер вакытларда икешәр-өчәр көн күзне ачып булмый. Кечкенә вакытта әни, яхшы сүзләр әйтеп, башыбызга аз гына тоз сибә иде. Хәзер исә догалар укыйбыз. Һәрчак үзебез белән миләш агачы ботагы йөртәбез. Ул да начар күзләрдән саклый. 

    Нәфис:

    Миңа, гадәттә, күз тиюдән догалар булыша.

    Якташыбыз, режиссер, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Дамир САМЕРХАНОВ:

    Нәфис белән Индира театрга икесе берьюлы килеп керделәр дә җиң сызганып эшкә керештеләр, үзләрен күрсәтергә дә өлгерделәр. Бик талантлы, тырыш, максатчан, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы яшьләрне коллектив җылы кабул итте. Өч ел эчендә шактый роль башкардылар. Островскийның “Яшенле яңгыр” әсәре буенча куелган спектакль Тихон ролен уйнаган Нәфиснең йөрәкләргә үтеп керерлек сүзләре белән төгәлләнә. Димәк, тамашачы аның тавышын ишетеп таралыша. Индира исә җыр-биюле “Кайнана” спектаклендә усал, үзгә бер холыклы актриса ролен башкара. Бик җиренә җиткереп уйный, әлеге роль белән халыкка тагын да якыная ул. Индира белән Нәфискә өметләр зурдан. Киләчәктә якташыбыз Рөстәм абый Муллинга алмашчылар булырлар, аның эшен лаеклы дәвам итәрләр, дип ышанабыз.


    Нәфис бик матур җырлый. Ул – шулай ук көрәшче дә. Быел август аенда Теләчедә узган театраль Сабантуйда үз үлчәү авырлыгында якташыбыз беренчелекне алды.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: