Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Фото: Кукмаралылар “Урман атнасы-2018” акциясенә кушылдылар

    2500 төп юкә һәм спиреи үсентеләре Чувашиядән кайтартылды

    “Урман атнасы-2018” республика табигатьне саклау акциясе кысаларында иске хәрби комиссариат янындагы мәйданга юкә үсентеләре утыртылды. 2500 төп юкә һәм спиреи үсентеләре Чувашиядән кайтартылды. Шушы көннәрдә каен үсентеләре дә кайтарту күздә тотыла.

    Акциядә район башлыгы Сергей Димитриев белән бергә башкарма комитет җитәкчелеге дә актив катанашты. Агач утырту урыны очраклы гына сайланмаган, билгеле, чөнки биредә күп кенә төзекләндерү эшләре башкарылып, ул шәһәр халкының яраткан ял итү урынына әверелде.

    Реклама

    Шулай ук кичә Ворошилов урамына да спиреи үсентеләре утыртылган иде. Акция атна ахырына хәтле дәвам итәчәк.

    фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: