Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бөтенроссия татар журналистлары форумы кысаларында Кукмарага Россиянең төрле төбәкләреннән 30га якын журналист килде

Алар «Хезмәт даны» газетасы, «Кукмара авазы» радиосы, «Кукмор ТВ» редакцияләре белән таныштылар, район блогерлары белән очрашып аралаштылар, Киров өлкәсенең Иске Пенәгәр авылындагы мәчетендә булдылар.

26-28 октябрь көннәрендә Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы узды. Анда Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия Республикаларыннан,Төмән, Самара, Ульяновск, Чиләбе, Свердловск, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Пенза, Киров өлкәләреннән, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән 30га якын журналист катнашты. Программа кысаларында форум делегатлары Кукмарага килде. Алар «Хезмәт даны» газетасы, «Кукмара авазы» радиосы, «Кукмор ТВ» редакцияләре белән таныштылар, район блогерлары белән очрашып аралаштылар, Киров өлкәсенең Иске Пенәгәр авылындагы мәчетендә булдылар.

Форум делегатларының Кукмара мәгълүмат үзәгенә килүләре юктан гына түгел. Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева «Хезмәт даны» - Татарстанда иң яхшы газеталарның берсе дип атады. Газетаның сайты, социаль челтәрләрдәге эшчәнлек, шулай ук әле күптән түгел генә эшли башлаган Кукмара телевидениесе, радиосы да кунакларда зур кызыксыну уятты.

«Кукмараның уңган, булган, тырыш халкын, матур йортларын күрсәтү өчен Бөтендөнья татар конгресыннан кунакларны еш кына бирегә алып киләбез. Чөнки монда үрнәк алырлык халык яши. Бүген дә юкка гына Кукмараны сайламадык, чөнки аның “Хезмәт даны” дигән шәп, район газеталары арасында иң уңышлы эшләүче газетасы, телевидение, радиосы бар. Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында оештырылган конкурсларда жюрида утырганда: “Хезмәт даны” - иң яхшы газета”, - диләр. Бу - бөтен җитәкчелек авызыннан әйтелгән сүзләр һәм мин моның белән килешәм. Мондый очрашуларның әһәмияте бик зур. Журналистлар берсе берсеннән тәҗрибә туплый. Аларны үзләренең туган якларына алып кайтып җиткерә, хезмәтендә куллана», - диде ул.

Кунакларны баш мөхәррир – «ТАТМЕДИА» җәмгыяте филиалының җитәкчесе Гөлгенә Шәрипова каршы алып, эшчәнлек белән таныштырды, бина буенча экскурсия үткәрде. Форумда катнашучыларда филиалның эшчәнлеге зур кызыксыну уятты. Уртак темалар, мәсьәләләр булу очрашуны тагын да җанландырып җибәрде. Делегация вәкилләре газетаның тиражы, аны саклап калу һәм укучылар санын арттыру буенча башкарыла торган эшләр белән кызыксындылар, газетаны тарату эше дә - күпләрне борчыган төп проблеманың берсе, шуңа күрә альтернатив язылу, газеталарны кибет-киоскларга сатуга кую кебек темалар да күтәрелде.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X