Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Фәнил батыр

    Фәнил Исмәгыйлев Сабантуйларда 50 дән артык тәкә белән бүләкләнә

    Реклама

    ...2003 елның район Сабан туе. Мәйдан уртасында абсолют батыр өчен көрәш бара. Алыптай гәүдәле көрәшчеләрдән кайсысы булдырыр икән: Кукмарадан Илмармы, әллә Ядегәрдән Фәнилме?! Халык бер сулышта, тын да алмый диярлек Сабантуйның ахыргы мизгелен көтә. Ире Фәнил өчен Тәнзиләнең бүген бигрәк тә күңеле тыныч түгел: "Җиңелсә җиңелсен, тагын аягын гына авырттыра күрмәсен. Быел көрәшмә дип, ни әйттем, югыйсә, тыңламады. Хәер, бер алгысыган күңелне аякка куелган тимер генә туктатып каламени соң?" Ул елны бәхет Илмар Шәймәрдановка елмайса да, Фәнил Исмәгыйлев алга таба - 2004, 2005, 2010 елларда һәм узган ел Кукмараның абсолют батыры исемен яулый.
    Ядегәр мәктәбенең
    спорт залында туп
    алганда, бер баланың өстенә төшмим дип, Фәнил янга егыла һәм аяк йөзендәге ике сөяген зарарлый. Нәтиҗәдә ярты елга аягына тимер беркетәләр аның. Берәү булса сыкранып, зар елап көнен үткәрер иде, Фәнил кебек көчле рухлы, үҗәт булганнар гына бирешми, хәтта Сабантуйларда сөлге тотып бил алышырга чыга.
    Фәнилгә көрәшү сәләте әнисенең тирә-якның данлыклы көрәшчесе булган Нәҗип исемле бабасыннан күчкәндер, мөгаен. Ул үзе беренче тапкыр кулына сөлгене 12 яшендә ала.
    -Ул чорда "Восток" хуҗалыгында җитәкче булып эшләүче Камил абый Шәймәрданов Ядегәр авылының мәдәният йорты подвалында спорт залы ясатты. Без, волейбол белән "җенләнгән" малайлар, теннис,чаңгы, көрәш белән дә шөгыльләнә башладык. Иптәшем, күршем Раиф Шакирҗанов белән спорт залыннан кайтып кермәдек дисәң дә була. Камил абыйдан кала Расыйх абый Шакиров, Камил абый Бикбаев безне көрәш серләренә төшендерделәр, - ди Фәнил спортка булган беренче адымнарын искә алып.
    Сәләтле, көчле егетне уңыш та озак көттерми. Янилдәге лицейның беренче курсында укыган вакытта, авыл Сабан туенда классик көрәш бер генә үлчәү авырлыгында була. Шунда 15 яшьлек Фәнил III урынны ала. Икенче елны авылда батыр асты калса, инде аннан соңгы елларда Фәнилнең туган авылында башка көрәшчеләргә бил биргәне юк.
    Нәкъ менә шул
    көрәшкә кереп
    киткән чорда аны Кукмарадагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Нуретдин Зыятдинов күреп ала һәм үзенә шөгыльләнергә чакыра. Алда инде район гына түгел, республика турнирларында да катнашу, көч сынашу мөмкинлекләре ачыла. Фәнил 1998 елда, 24 яшендә спорт мастеры дигән мактаулы исем ала. Ә ул үзе иң уңышлы ел дип 2001 елны атый.
    -Ул елны унике Сабантуйда баш батыр булып калдым, шул исәптән. Нократ Аланы, Малмыж кебек шәһәрләрдә, Түбән Чурадагы Питрау Сабан туенда. Мәрхүм Илгизәр Гыйбадуллинның бер сезонда 13 җирдә батыр калганы хәтеремдә. Көз көне Казанда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелгән турнирда абсолют батыр исеме алуым да миңа алга таба көч сынашырга канат куйды, - ди ул.
    Татарстан беренчелегендә яшьләр арасында ТР чемпионы, әлеге турнирда зурлар арасында берничә тапкыр призер калган, Муса Җәлил исемендәге бәйгедә призлы урыннарны яулаган, ТРның спорт һәм туризм министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, авыл, район Сабантуйларының баш батыры булган Фәнил Исмәгыйлев республикадагы билгеле көрәшчеләр белән дә дустанә мөнәсәбәттә яши. Әлмәттәге дусты, данлыклы көрәшче Ильяс Галимов хөрмәтенә Гөлсинә, Фәнүзә исемле кызларыннан соң көттереп кенә туган улына аның исемен кушкан ул.
    -Һәрбер турнирда да җиңеп булмый билгеле, чөнки синнән күпкә авыр булган, 150-180 килограммлы Рөстәм Мухамов, Илдар Аббасов кебек (Фәнил үзе 125 килограмм авырлыкта икән. - авт.) спортчыларны берничек тә күтәреп булмый. Моннан берничә ел элек 100 килограммнан артык булган көрәшчеләрне бер үлчәү авырлыгында көрәштерәләр иде. 2009 елдан көрәш төренә яңа кагыйдә - 130 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгы керде. Хәзер яңа нәтиҗәләр күрсәтү мөмкинлеге дә ачылды, - ди ул.
    Бүгенге көндә спортчы
    үзе дә Ядегәр
    төбәгендәге яшүсмерләргә көрәш серләрен өйрәтә, ТР Чемпионы Раил Исхаков, Хәлим Хаҗиев, Салават Рәхимҗанов кебек күп кенә өметле егетләрне көрәш дигән мактаулы да, катлаулы да дөньяга кертеп җибәргән. Читтән торып укып Чебоксардагы физкультура институтында алган белем-күнекмәләре дә аңа тренерлык эшендә ярдәм итә.
    Көрәшче чыгачак егет
    не әллә каян күреп
    алып була. Балаларга өйрәткәндә үҗәтлек белән беррәттән хәйләкәрлек тә кирәк дип аңлатам. Баланың башы эшләми икән инде, көче тимердәй нык булса да - берни дә барып чыкмаячак. Чөнки көрәштә көндәшең белән бил алышканда башны да эшләтә белү, уйларга өлгерү дә кирәк. Әйтик, син 4:0 белән җиңеп барасың ди, вакыт бетәргә 10-15 секунд кала, инде тәмам булдырдым дигәндә генә көндәшең синнән хәйләкәррәк булып чыга да, чиста җиңүгә ирешә. Көндәшеңнең нинди алым ясарга уйлавын син аннан да иртәрәк тоярга тиешсең, - ди Фәнил Фәйзелхак улы. - Хәзерге яшьләрнең спорт залларына барырга бик атлыгып тормаулары күңелемне борчый. Элек без капка төбеннән, уеннан кайтып керми идек, хәзер урамда бер бала-чага күренми. Барысы да телевизор, компьютер төбендә. Үсеп җиткәч сагынып сөйләрлек хатирәләре дә булмый бит инде аларның. Ә бит көрәш, гомумән, спорт, үсеп килүче буын өчен бик файдалы. Ул вакытны тигез итеп бүләргә өйрәтә, холыкны чыныктыра.
    -Сабантуйлары җитә башласа күңелем чабыш атындай алгысый башлый , - ди Фәнил. - Чөнки батыр калганнан соң татыган шатлык, зур канәгатьлек хисен, киеренкелектән бушап калуны берни белән дә чагыштырып булмый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: