Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Фатир кирәкме? Дәүләт ярдәменнән файдалан

    Бүгенге көндә әлеге программа нигезендә тораклы булу өчен 320 кеше чиратта тора

    Районыбызда хәзерге вакытта авыл җирендә яшәүче гражданнарны, шул исәптән яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү тормышка ашырыла. Әлеге  эш 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү,  авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының  “Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” кече программасы кысаларында башкарыла. Бу  хакта тәфсилләбрәк сөйләвен үтенеп, без район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге баш белгече Руфия ХӘКИМОВАга мөрәҗәгать иттек.

    - Руфия Тәлгатовна, әлеге  кече программада катнашу  шартлары нинди?

    - Төп таләпләр - катнашучының  яше 35кә кадәр булуы, социаль яки агросәнәгать комплексы өлкәләрендә эшләве, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган булуы һәм башкалар. Торакны төзү яки сатып алу өчен социаль түләүләр республика Министрлар Кабинетының 407 санлы 29.05.2018 елгы карары тарафыннан расланган Кагыйдәнамә белән регламентлана. Бу программаны гамәлгә ашыру өчен  республика бюджетында каралган һәм федераль бюджеттан субсидия рәвешендә бирелүче акчалар белән республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш итә.

    - Бүгенге көндә әлеге программа нигезендә тораклы булу өчен күпме кеше чиратта тора? 

    - Барлыгы 320 райондашыбыз. Шул исәптән 78е – яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр,  242се – башка категория гражданнар.

    - “Социаль ипотека” программасына да тукталыйк әле.

    - Әйе, социаль ипотека – Россия хөкүмәтенең социаль якланмаган гражданнарны, торакка чират торучы,   “Коммерцияле ипотека” программасы буенча  фатир алырга мөмкинлекләре булмаган кешеләрне торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән проекты ул. Бүгенге көндә әлеге проект торак шартларын  дәүләт ярдәме белән яхшыртуда бердәнбер мөмкинлек булып тора.

    - Әлеге программада кемнәр катнаша ала?

    - Бюджет өлкәсендә хезмәт куючылар һәм социаль ипотеканы финанслауда катнашучы предприятие хезмәткәрләре.

    - Бу очракта торак бирү тәртибе белән таныштырсагыз иде.

    - Торак беренчел кертемне түләгәннән соң бирелә. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен әлеге кертем күләме 10 проценттан башлап, предприятие хезмәткәрләре өчен - 20 процент (калган суммага процент ставкасы елына 7 процент). Соңгылары бу программада предприятие җитәкчелеге ризалыгы белән катнаша алалар. Торак бирү:
    - фатирны сайлауда катнашу (конкурс нәтиҗәләре буенча) тәртибендә һәм
    - торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ кешеләрне чират белән исәпкә кую тәртибендә башкарыла.

    - Конкурс буенча фатир сайлау кемнәргә кагыла?

    - Предприятие хезмәткәрләренә дә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә дә. Әгәр исәпкә алганнан соң, гаиләдә бала туа икән, ул 200 мең сум күләмендә (әмма бала туган вакытка торак бәясенең түләнмәгән өлешеннән күбрәк түгел) дәүләт ярдәмен ала, бу сумма торак өчен түләүгә юнәлдерелә.
    Әйтергә кирәк, социаль ипотека программасын тормышка ашыру тәртибе республика Министрлар Кабинетының 366 санлы 2.08.2007 елгы карары белән расланган.

    - Районда әлеге программа буенча ничә гаилә фатир алды?

    - 2005 елдан башлап исәпләгәндә, 240 гаилә  тораклы булды. Бүгенге көндә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ 54 гаилә чиратта тора.

    - Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

    фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: