Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Эссе, кигәвен, тузан – чын көтүче шуларга түзәргә тиеш

    "Үткән ел көтү чираты кемдә калды икән?", "Быел кем беренче булып көтүгә чыга?" Җәй җитә башласа, мондый сораулар сыеры булган һәркемне кызыксындыра. Шулай булмый ни, көтүгә беренче көнне чыккан кешегә таякның юан башы төшә шул. Кыш буе абзарларда торып кыргыйланган сыер малын бергә туплап кара әле?! Көтү көткәнең бармы? Хезмәте...

    "Үткән ел көтү чираты кемдә калды икән?", "Быел кем беренче булып көтүгә чыга?" Җәй җитә башласа, мондый сораулар сыеры булган һәркемне кызыксындыра. Шулай булмый ни, көтүгә беренче көнне чыккан кешегә таякның юан башы төшә шул. Кыш буе абзарларда торып кыргыйланган сыер малын бергә туплап кара әле?!

    Көтү көткәнең бармы?
    Хезмәте авыр булгангамы, көтүче авылда хөрмәткә лаек кеше ул. Иртән мал җыйганда туганнарының өй каршысында аларны сәламләп чыбыркысын шартлатып алуы да күңелләрдә ниндидер җылы бер хис тудыра. Гомумән, мәктәп елларында ук ферма көтүе көткән малайларны сәхнәгә чакырып, мактап бүләкләгәннәрен, аларга карап кызыгып торуларны әле дә хәтерлим.

    Көтүгә беренче булып чыкмасаң да, малларны авылдан җыйнап алып чыгу һәм кичен алып кайту бу эшнең иң авыр минутлары, минемчә. Иртән бергә туплап алып бару өчен, тирләп-пешеп, кызу-кызу куарга кирәк булса, кайтканда таралмасыннар дип тагын бер кат йөгерәсең. Әле көтүдә берәр качкын сыер да булса... Бер кайту ягына караган малны кире борам димә бит ул.

    Хәзер исә көтүне төрле авылларда төрлечә көтәләр: кайдадыр чират буенча, икенчесендә көтүче яллыйлар. Билгеле, беренче очракта вакытыңны сарыф итсәң, икенчесендә акча мәсьәләсе килеп туа. Бәясен исә авыл җыенында бергәләп билгелиләр. Бәя төрле авыл җирлекләрендә төрлечә булып, айга 600-800 сум тирәсендә тирбәлә, шулай ук ашату мәсьәләсе дә бәягә бәйле рәвештә хәл ителә.

    -Бездә көтү тугызынчы майдан бирле чират буенча чыга. Бер кешене җитәкче итеп билгеләдек, ул чиратны тәртипләп алып барып, хуҗага алдан хәбәр итеп тора. Ә үзе шуның өчен көтүгә чыгудан азат ителә, - диде Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов. -Бер сыер өчен бер көн көтәсе, ә өч сарык бер сыер исәбеннән "йөри".

    Күп кенә авылларда сарыклар саны кимеде. Кайчандыр аерым көтү булып чыккан бу терлекләрне хәзер я сыер малы белән бергә куалар яки бөтенләй болынга үз иркенә җибәрәләр. Чыгармыйбыз, кешеләрне борчый, бакчаларына керә, утарда тотабыз, диючеләр дә бар. Җәй җитсә, Зур Кукмарада урамга үз иркенә җибәрелгән кәҗәләр үзәккә үтә, дип шалтыратучылар күбәя. Кәҗә акылына да шаккатмалы. Әле беркөнне дә авылда сетка белән әйләндереп алган бакчага кергән кәҗәләрне кугач, шул сетканы күтәреп чыгып китүләренә гаҗәпләнеп калдым. Көтүдә дә бер кәҗә качса, калганнарын да тотып торып булмый. Менә кайда бердәмлек!

    -Бездә сарык көтүе чыкмый. Кәҗәләрне болынга арканлыйлар. Авыл зур булгач, сыер көтүе икегә - югары оч һәм түбән очка бүленеп чыга. Аларның һәркайсында 60-65 сыер йөри, - диде Күкшел авыл җирлеге башлыгы Илһам Хәлиуллин. - Авылларда көтүгә чыгарлык мал бармыни әле ул", - дигән булалар. Әле бит араларында сыерларын болынга арканлаучылар да бар. Мал саны кими дип уйламыйм, арттырырга теләүчеләр дә юк түгел.

    Эшләсеннәр генә!
    Зур Сәрдек авыл җирлегенә алты авыл керә. Аларның кайберләрендә көтү чират буенча барса, шулай ук көтүче яллаучы авыллар да бар. Мәсәлән, Адай авылында җирлек башлыгы катнашында үткән җыенда көтүче яллап эшләтүне хуплап чыкканнар. Әмма көтүгә чыгам дип атлыгып торучы гына юк.

    Күрше-тирә авыллардан да көтүче таба алмагач, Минислам Хәсәнов Нырты авылыннан туганнары - бертуган Рамазановларга тәкъдим итеп карый. Хезмәт хакы да ярыйсы гына, көнгә өч тапкыр ашату да каралган. Торыр җир турында да кайгырасы юк - Хәсәновлар гаиләсенең күңеле киң.

    Реклама

    -Аерым көтүче булу бик уңайлы, быел эзләп-эзләп тә кеше таба алмагач борчылган идек. Чөнки унике баш сыер, тагын ике тана көтүгә чыга, - ди авылдашым Расил Хәлиуллин.
    Иртәнге сәгать алтыда көтү киткәнен исәпкә алсак, сыерларны савып өлгерер өчен ничәдә йокыдан торырга кирәк икән, дип уйлап куйдым.

    -Эш көнебез иртәнге сәгать дүрттән башлана. Сыерларны аппарат ярдәмендә савабыз, - дип җавап бирде Расил абый. Уйлап карасаң: бер дә бетми торган, хәтта ял көннәре дә булмаган эш бит бу. Ә бит авыл халкын "шәһәрчә"гә күчеп бетте инде, сыер да асрамыйлар, диләр. Кимемәгән авылда сыер малы, үткән ел көтүгә 73 сыер йөрсә, быел 100дән артык икән.

    Гыйләҗевлар гаиләсе дә көтүгә дүрт сыер чыгара. Көтү чиратының өченче көне иде аларда. Бер-бер артлы кайткан малларны абзарларына озаткач, хуҗабикә Гөлүсә ападан: "Моның кадәр сыерны аппарат белән савасыздыр инде", - дип кызыксындым.

    -Аппарат булса да, кул белән савам. Нишләптер шуңа ияләнеп булмый, аппарат ярдәмендә сауган сөтнең тәме үк үзгә кебек. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын, эштән курыкмыйбыз, - диде ул. Билгеле, эш сөймәгән кеше моның кадәр терлек асрый алмый, әле аның янына башка хуҗалык мәшәкатьләре дә килеп кушыла бит. Кичке ашка кайткан егетләрне дә сыйлый-сыйлый мактап алды ул:
    -Эшли генә күрсеннәр, бик җайлы кешеләр. Аерым көтүчеләр булу бик уңайлы, - диде.

    -Адай авылына көтүгә чакырганчы Кукмарада "Чиста шәһәр" оешмасында эшләдем. Эшкә барып-кайтып йөрү уңайсыз булгач, Адайга килергә ризалаштым. Мәктәптә укыганнан бирле көтү көтәбез, хәтта Әлмәткә эшкә баргач та, Чупай авылында көтүгә чыгарга туры килде, - диде Илнур Рамазанов.

    Һай, шул көтүдә вакыт үтми дә инде. Бигрәк тә көннең икенче яртысын уздыруы авыр, диләр егетләр. Әле бит йөздән артык малга шул ике кеше күз-колак булып тора.

    -Сыерлар гел бер кешегә ияләнә ул, хәтта артыңнан йөри башлыйлар, - диләр егетләр елмаеп. -Бүген төшке ашны иписез ашадык бит әле. Барасы җире булгач, хуҗа кеше ашау сумкасын тау битенә генә калдырып киткән иде, без килгәнче бер сыер пакет белән ипине эләктереп качарга да өлгерде.

    Рамазановлар үзләре дә кайсы сыерның кемнеке булуын, малларның холкын белеп бетерә язганнар. Шундый авыр хезмәтнең дә күңелле мизгелләрен күрә белүче егетләргә армый эшләгез генә диясе килә.


    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: