Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Эшне яратырга кирәк"

    Шушы көннәрдә үзенең сигезенче дистәсен тутыручы, гомеренең 53 елын хезмәткә багышлаган Шакиров Тахави Шакир улы әлеге сүзләрне белми әйтмәс...

    Реклама

    Тахави абый тумышы белән Иске Йорт авылыннан. Әтисе үлгәннән соң, әнисе Туешка балалы иргә тормышка чыга. Әмма бәхетле мизгелләр генә озакка бармый: 1941 елда ук яу кырына алынган гаилә башлыгы, шул китүдән туган якка, хатыны, уллары янына кабат әйләнеп кайтмыйча, чит җирләрдә башын сала.
    -Авырлыкларны күп күрдек. Ач-ялангачлык, авыр хезмәт - барысы да баштан үтте, - ди ветеран. - Үги әтинең улы Миннегаян белән яшьтәшләр идек без. Кечкенәдән бергә уйнап үстек, дус-тату булдык. Бүгенге көндә Шәмәрдән бистәсендә яши, бердәнбер якын, туганым ул минем.
    Алтынчы сыйныфны тәмамлаган Тахави 1946 елда итек фабрикасындагы ФЗУга укырга керә. 6-7 ай укып, бераз эш серләренә төшенгән 14 яшьлек малай итек басу цехында эшли башлый. Беренче елларда хезмәте итекләрне селте салынган чокырга төшерү-менгерүдән гыйбарәт булса, алга таба исә калыплау-киптерү бүлегенә күчерәләр аны. Көннәр буе пар эчендә - күзгә бармак белән төртсәң дә бернәрсә күренми торган шартларда эшләүгә яшьләр ничек түзде икән?!
    -Районыбызның данлыклы итек фабрикасында 50 ел эшләдем мин. Чыннан да, ул вакыттагы хезмәтнең авырлыгын сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Киез итекләргә сорау зур булганлыктан, 4әр смена эшли идек, - ди юбиляр. - Сабыр, тырыш булдык. Хезмәтеңне яратсаң, күңел биреп башкарсаң, барысына да түзәсең икән ул. Аннары бер җирдән икенче урынга күчә-күчә эш сайлап йөрү гадәте ул заман кешеләренә хас сыйфат түгел ул. Урнаштыңмы - эшлә. Җиңеле без булмаган урында аның...
    Калыплау-киптерү цехы бригадиры вазыйфасын башкарган егетне 1951 елда армиягә алалар. Польшада 3 ел хезмәт итеп, хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, кабат итек фабрикасында эшли башлый ул. Фабрикада кул көче бераз кимегән - механик машиналар кайткан була. Соңгы 31 елын смена мастеры булып эшләгән Тахави Шакир улы 1994 елда лаеклы ялга чыга. Фидакарь хезмәте өчен бирелгән күпсанлы Мактау грамоталарын, орден-медальләрен әле бүген дә иң кадерле урында саклый ул.
    Итек фабрикасы, андагы хезмәткәрләр турында чын күңелдән горурланып сөйли юбиляр. Гомерлек юлдашы, пар канаты - Гөлфирәсен дә нәкъ менә фабрикада очрата ул. Димәк, Саба районының Эзмә авылы кызын язмыш юктан гына Кукмара белән бәйләмәгән...
    -Җиденчене бетергәч ГПТУга укырга килдем. 3-4 айдан итек басу цехында эшли идем инде. Тахави белән ул армиядән кайткач таныштык. Акыллы, тәртипле булуы, хезмәт сөючәнлеге белән үзенә гашыйк итте дә куйды мине. 1955 елда гаилә кордык. Аллага шөкер, февраль аенда бербөтен булып яшәвебезгә дә 57 ел тулды. Гомер буе бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек, миңа беркайчан авыр сүз әйтмәгән Тахавига бик рәхмәтлемен, - ди Гөлфирә апа.
    Шакировлар гаиләсендә өч кыз, бер ул тәрбияләнә. Бүгенге көндә балалары үзләре тормыш корып төрлесе-төрле якка чәчелсәләр дә, әти-әниләре янына атна саен кайтып хәлләрен белеп торалар. Алты онык һәм ике оныкчыклары да әби-бабай өчен зур куаныч.
    Гомер көзендә дә кулга-кул тотынышып, тигез атлаучы Тахави абый белән Гөлфирә апа йортыннан кузгалганда, гомере буе чәчәкләргә мөкиббән булган хуҗабикәнең яраннарына тагын бер күз салдык:
    Һәрчак икәү булды
    минем яран гөлем,
    Берсе бизи җанны,
    берсе тәрәз төбем...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: