Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Дуслык күпере сузылды

    Узган якшәмбедә Бөтендөнья татар конгрессының 5нче корылтаенда катнашучы бер төркем делегатлар Кукмарабызда кунак булдылар. Алар район халкының тормыш-көнкүреше белән танышып, мәгариф, сәнгать һәм җитештерү тармагындагы уңышларына сөенеп киттеләр.

    Чыннан да, нинди генә кунаклар килсә дә, горурланып сөйләрлек, күрсәтерлек эш-гамәлләребез, үз спортчыларыбыз, артистларыбыз бар. Бу юлы да сынатырлык булмады. Югары Чура авылында хуҗаларның сәламләвен тыңлаганда, татар, керәшен фольклор, бию коллективларының чыгышларын тамаша кылганда туган күңел күтәренкелеге кунакларны һәм очрашуда катнашучы кукмаралыларны көн буе озатып барды. Ригадан килгән Илдус абый Сабитов тапшырган күчтәнәчнең исеме җисеменә туры килде дияргә мөмкин. Латвия ипиен кемгә бирәчәген алдан белгән диярсең - вахитлеләр икмәген дә үстерәләр, итен-сөтен дә мул җитештерәләр, матур итеп ял да итә беләләр.
    -Татарстаннан рухи азык алып китәбез. Сезнең тормышыгызны күреп тә бик сөендек. Кунакчыл да икәнсез, - дип, рәхмәтен белдерде ул.
    Кунаклар Зур Кукмара урта мәктәбендә һәм шул ук бинада урнашкан балалар бакчасында булдылар. Мөгаен, "Туган тел" җырын инглиз телендә башкаруларын беренче ишетүләре булгандыр әле. Үзләре дә кушылып җырладылар. Татар халкының гимнына әверелгән бу җыр һәркайсыбыз өчен тансык, кадерле шул.
    Мәдрәсә дә корылтай кунакларын укыту процессындагы зур уңышлары белән җәлеп итте. Туган якны өйрәнү музеенда никадәр уңай тәэсирләр алуларын исә офтану аша белдерделәр:
    -Кызганыч, вакытыбыз бик чикле. Күпме кызыклы мәгълүмат алырга мөмкин биредә! Һәр экспонатны озаклап тамаша кылу өчен бер көн генә дә җитмәс иде. Рухи мирасны барлау, киләчәк буынга тапшыру өчен районыгыз күп көч куя икән.
    Ә Кукмараның А.Булатов исемендәге күппрофильле лицеенда кунаклар өчен чын бәйрәм оештырылды. Спорт залында хәзерләнгән күргәзмәне күреп, таң калдылар. Анда районыбызның сәнәгать предприятиеләре, эшмәкәрләре җитештергән барлык төр товар, кул эшләре осталарының эшләнмәләре, пешекчеләрнең камыр ашлары тәкъдим ителде. Бигрәк тә металл савыт-сабалар, киез итекләр яныннан тиз генә китә алмадылар. Кукмара данын еракларга илтеп җиткерүчеләр дә шулар бит!
    Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин кунакларны кыскача гына кукмаралыларның тормышы, башкарган эшләре белән таныштырды, татар җанлы булып, ераклардан корылтайга килүләренә рәхмәт белдерде. Балалар сәнгать һәм Зур Сәрдек урта мәктәпләре, район Мәдәният йорты каршында оештырылган җыр-бию коллективларының чыгышлары да, нинди генә зур сәхнәгә чыксалар да, һич тә йөзгә кызыллык китерерлек түгел иде. Үзләре оста, җитез, өсләрендәге костюмнары да күз явын алырлык.
    -Менә кайда икән ул чын сәнгать осталары! Берьюлы никадәр ансамбль чыгыш ясады. Боларны инде бер көн эчендә генә булдыру мөмкин түгел. Еллар дәвамында башкарылган тырыш хезмәт нәтиҗәсе бу, - дип, милләттәшләребез үзләренең соклануларын белдерделәр.
    Алар арасында ике якташыбыз да бар иде. Зур Кукмарадан Нуретдин Садретдинов Находкада яши, шундагы милли үзәкне җитәкли икән. Ә Ульян шәһәрендә гомер итүче Асия апа Мәчкәрә авылыннан.
    -Язын кошлар туган якларына ничек ашкына, мин дә Казанга, ә аннан сезнең янга әнә шулай талпынып, сагынып кайттым, - диде ул. - Шунысына сөенеп бетә алмыйм: Кукмарабыз тулы канлы тормыш белән яши, үсә, матурлана. Юлдашларым да шуңа инандылар. Алган тәэсирләрне сөйләп бетерерлек кенә түгел.
    Хәер, башкалар өчен дә Казан рухи кыйбла, тарихи Ватан, татар мәдәниятенең бишеге булып санала. Кытайдан килгән кунак, быел "Татар моңы" фестивалендә икенче урынны яулаган Базырбай Бикчәнтәев та юкка гына: "Безнең бабайларыбызның кендек каннары тамган җир бит бу. Шуңа Татарстан безгә бик якын, кадерле", - димәгәндер. Кытайда яшәүче милләттәшләребезнең, гәрчә мәктәптә казах һәм кытай телләрендә белем алган булсалар да, туган телләрен онытмауларына сокландык. Инглиз телен дә яхшы беләләр. "Ә русча белмисезме?" - дип соравыбызга да Базырбай: "Знаю", - дип җавап бирде. Тел белү берәүгә дә комачауламый шул ул.
    Менә шундый милли җанлы, талантлы милләттәшләребез белән аралашырга, дуслашырга насыйп булды безгә.
    -Экскурсия оештырылган районнарның иң ерагы булгач, юл йөрү бик ардырмасмы дип, бирегә сагаебрак килгән идек. Хәзер исә бу районны сайлавыбызга сөенеп бетә алмыйбыз. Кукмара безгә бик ошады, биредә алган тәэсирләр әле тиз генә күңелләрдән җуелмас, - диделәр алар саубуллашканда.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: