Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Дарумы, саф һавамы?

    Экологиянең начарлануымы, евроремонт ясалган тынчу бүлмәләрдә, компьютер каршында күп вакытыбызны үткәргәнгәме, юкка-барга да борчылуданмы, даруларны хәзер ипи урынына "ашыйбыз". Әйтик, баш авыртканда саф һавага чыгып керү урынына нурофен яки спазган йотып куюны кулайрак күрәбез. Гомумән, сумкасында яки кесәсендә берничә төрле дару төймәсе йөртмәгән кеше сирәктер. Эш яшендәгеләр дә, өлкәннәр дә....

    Экологиянең начарлануымы, евроремонт ясалган тынчу бүлмәләрдә, компьютер каршында күп вакытыбызны үткәргәнгәме, юкка-барга да борчылуданмы, даруларны хәзер ипи урынына "ашыйбыз". Әйтик, баш авыртканда саф һавага чыгып керү урынына нурофен яки спазган йотып куюны кулайрак күрәбез. Гомумән, сумкасында яки кесәсендә берничә төрле дару төймәсе йөртмәгән кеше сирәктер. Эш яшендәгеләр дә, өлкәннәр дә.

    -Мин үзем дә, хатыным да олы яшьтә. Даруларсыз яшәп булмый,- ди Байлангар авылында гомер итүче хезмәт ветераны Рафаэль абый Ярмиев.- Үземне йөрәк-кан тамырлары авырулары борчый, тормыш иптәшемнең дә кан басымы күтәрелә. Без куллана торган даруларның бәяләре, Яңа елга кадәр үк, аннан соң да әкренләп артты. Әйтик, амлодипин препараты элегрәк 160 сум булса, соңгы тапкыр аны 187 сумга, "Умник"ны 78 сумга кыйммәткә алдым. Хәер, дару хаклары төрле аптекаларда (алар Кукмарада 16 икән) төрлечә. Бәяләр күтәрелде дип, зурдан кубып зарланып булмый, шулай да гаилә бюджетына тәэсире сизелә.

    -Даруларның бәяләре нык артты, - ди Түбән Арбаштан Нүрия Габдрахманова. - Каенанама йөрәк авыртуыннан, кан басымын төшерү, күзенә салу өчен һәм башка дарулар алабыз. Пенсиясе 5500 сумнан чак артык, яртысы аптекага китеп бара. Мәсәлән, "Милдронат" препаратын үткән ел азагында 392 сумга алдык, хәзер 600 сумга "менгән". "Офтолик"ны бер-ике ел элек 82 сумга ала башлаган идек, бүген 382 сум, ә ул айга ике шешә кирәк. Каенатам да инсульт кичерде, ул да дарулар белән генә яши.

    Мондый моң-зарлар бик күп. Бәяләрне җайга салу турында сөйләшүләр инде дәүләт югарылыгында алып барыла.

    Күптән түгел телевизордан илебезнең Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцованың чыгышын тыңларга туры килде.

    -Дәүләт кеше тормышы өчен мөһим препаратлар исемлегендә каралган даруларның бәяләрен контрольдә тота. Гыйнвар аенда бу препаратларга хаклар уртача 5,6 процентка гына күтәрелде. Бәяләрнең бәйдән ычкынуына юл куймау өчен без җитештерүчеләр, дистрибьютерлар һәм аптека челтәрләре белән эш алып барабыз, - диде ул.

    Ә бит фармацевтика өлкәсендәге бәя белән уйнаучылар адресына башта Президент Владимир Путиннан шелтә "эләкте", аннары генпрокуратура тарафыннан урыннарда тикшерүләр башланды. Районыбыз прокуроры ярдәмчесе Наталья Разинова да Кукмарадагы даруханәләрдә тормыш өчен мөһим даруларның хакларын тикшергән һәм кайбер очракларда чама сакланмавын ачыклаган. Әйтик, Ворошилов урамындагы шәхси даруханәдә 995 сумлык "Дипроспан" препаратына сату өчен өстәмә бәя - 27,8 процент, 1933 сумлык "Гептрал" препаратына 26,9 процент күләмендә куелган. Баксаң, бәясе 500 сумнан югары мондый даруларга закон буенча 23,4 процент кына өстәмә тиеш икән. "Экопродукт" җәмгыятендә дә 800 сумлык "Цефотаксим" препаратына 28,6 процент бәя өстәлгән. Моннан тыш, "Экопродукт" һәм "Аптека+Здоровье" җәмгыятьләрендә медицина ярдәме күрсәтү өчен даруларның сатуда һәрчак булырга тиешле минималь ассортиментына кагылышлы җитешсезлекләр табылган. Бу җаваплы вазыйфаи затларга карата административ хокук бозулар турында эшләр ачылган.

    -Бәяләр җитештерүчеләргә генә түгел, арадашчыларга да бәйле, - ди 30нчы үзәк даруханә мөдире Мөнир Гыйниятуллин. - Килгән даруларга без дә өстәмә бәяне 25 проценттан да ким куймаска тиеш. Шулай да артык кыйммәтлеләренә 20, хәтта 10 процентка кадәр төшергәнебез бар. Тормыш өчен мөһим препаратларга бәяләрне үзебез билгеләмибез, алар "Таттехмедфарм" берләшмәсеннән әзер хаклар белән белән кайта. Мондый препаратларның 2015 елга исемлеген раслау, аларны җитештерүчеләрнең чик бәяләрен теркәүне февраль азагына тәмамлау турындагы хөкүмәт карары дөнья күрде инде. Без, гадәттә, 10-15 фирма белән эшлибез, аларны безгә шулай ук "Таттехмедфарм" берләшмәсе тәкъдим итә. Даруларны "Сыйфатка контрольлек итү үзәге" тикшереп тора, шуңа күрә алар ышанычлы.

    Сүземне әлеге дә баягы Сәламәтлек саклау министрының сүзләре белән йомгакларга булдым. Ул чит ил дарулары урынына үзебездә җитештерелгән аналогларын куллануның отышлырак булуын искәртте. Башка илләрдән безгә даруларның 45 проценты керә, акчага күчереп исәпләгәндә, бу 76 процент тәшкил итә икән. Шуннан исәпләп карагыз инде аларның никадәр кыйммәт булуын. Хәер, үзебездә җитештерелгәннәренә дә бәяләр артып өлгергән инде. Шуңа күрә аптеканың даими клиентына әверелмәс өчен, начар гадәтләрдән арынып, сәламәт яшәү рәвешен сайларга кирәк.

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА. Алсу Гатауллина фотосы

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: