Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Данил Һадиев исемендә крестьян-фермер хуҗалыгында төп бурыч - терлекчелекне үстерү

    Хуҗалыкта 1490 баш мөгезле эре терлек бар. Сөтчелек тармагында рентабельлелек – 31, ит буенча 2 процентны тәшкил итә.

    Кукмарада көндәлек 295 тонна сөт савалар. Үткән елның бу вакытына караганда сөт елгалары 17 тоннага күбрәк ага. Әмма авыл хуҗалыгы белгечләренең сүзләре буенча, бу әле чик түгел, барлык технологияләрне дөрес кулланып эшләгәндә тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгында  узган семинарда да сүз шул турыда барды.

    «Дружба» хуҗалыгы таркалып, Данил Һадиевның бирегә килеп эшли башлаганына ике ел. Билгеле, булганны җимерү бик тиз, ә торгызу - күпкә мәшәкатьле, зур тырышлык сорый торган хезмәт. Хуҗалык быел кырчылыкта шактый алга атлап, гектарыннан уртача 38 центнердан артык уңыш җыеп алды. Хәзер исә төп бурыч – терлекчелектә сынатмау.

    «Хуҗалыкта 1490 баш мөгезле эре терлек бар. Сөтчелек тармагында рентабельлелек – 31, ит буенча 2 процентны тәшкил итә. Быел терлек азыгы хәзерләүгә зур игътибар бирдек: 12 мең тоннадан күбрәк - сенаж, 6 мең тоннага якын силос салып куйдык. Әлеге азык запасы малларга ел ярымга җитәр, дип уйлыйбыз. Үткән ел фураж бетеп авыр хәлдә калган идек, сатып алырга туры килде, быел шуңа күрә аны артыгы белән хәзерләдек», - диде хуҗалык җитәкчесе Данил Һадиев.

    Хуҗалык җитәкчесе уй-планнары белән дә уртаклашты. Алга таба республика программасы ярдәмендә Кенәбаш авылындагы ферманы төзекләндерергә җыеналар икән. Бу абзарларда маллар бәйсез асралачак, саву залы ясалачак. Киләсе елга азык цехы урнаштыру планнары да бар. Ул рационда каралган тиешле азыкны  мал алдына кадәр югалтуларсыз китереп җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.

    «Кайчандыр әлеге хуҗалыкта бер сыердан көндәлек 6-7 килограмм сөт саусалар, бүгенге көндә ул сан 16 килограммнан артып китте. Әлбәттә, моны алдынгы хуҗалыклар белән чагыштыра торган түел. Тик яхшы якка омтылыш бар. Акрынлап фермаларга тәртип керә, кирәкле барлык кушылмаларны булдырып, рацион төзеделәр, әлеге массаны болгату өчен, вертикаль миксер сатып алдылар. Сыерга азыкны болгатып бирергә өйрәндек, аларны группаларга аердык. Бу үзвакытында кисәк кенә үсеп китәргә мөмкинлек бирде. Хәзер исә ваклыкларга кадәр кимчелекләрне төзәтеп, тагын да нәтиҗәле эш алымнарын эзләргә, технологияләрне өйрәнергә туры килә», - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең урынбасары Илһам Ганиев.

    Реклама

    Әйе, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагы файда китерми, дип әйтеп булмый: базарда сөт, ит, ашлыкка бәя бар. Бары тик эшне дөрес, нәтиҗәле итеп оештырырга өйрәнергә кирәк.

    Утарда йөргән маллар да семинарда катнашучыларның игътибарыннан читтә калмады. Аларга урамда да шартлар тудырылырга тиеш, дип билгеләп үттеләр. Абзарларда микроклимат булмау, кайбер фермаларда терлекчеләр арасында килешеп эшләмәү дә продукция алуда тискәре роль уйнарга мөмкин.

    Кайбер хуҗалыкларның терлекләрне салкын метод белән асрый торган абзарларында бөтен шартлар да уйланып бетмәгән. Шланг өстерәп, чиләк-көянтә күтәреп, малларга  су ташучылар да бар. Бүгенге көндә бу мәсьәлә райондагы бер-ике хуҗалыкта гына хәл ителгән. Башкаларга алардан өйрәнер өчен җирлек бар. Биредә исә автомат су эчергеч ясап куйганнар. Маллар алдына һәрвакыт җылы су килә, әмма ул электр энергиясен күп сарыф итми, диделәр. Үткән ел октябрь аенда электр энергиясе өчен - 352 мең сум, быел исә 280 мең сум түләдек, дип билгеләп үтте Данил Һадиев.

    «Кайбер хуҗалыкларда элементар кагыйдәләрне үтәмәү нәтиҗәсендә генә дә терлекләрнең сакланышы буенча проблемалар килеп чыга. Минем фикеремчә, сыерларны бозаулату вакытына дөрес әзерләмибез. Буаз тана бер ай, сыер 20-25 көн кала бозаулату группасына күчерелергә тиеш. “Уңыш”, “Яңа тормыш”, “Кукморагрохимсервис”, Айнур Ризванов, Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыкларында сыерлар ике тапкыр гына савыла. Бу хуҗалыклар 4-5 тонна сөтне әлеге эш оешмау нәтиҗәсендә югалта», - диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин.

    Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: