Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Cу - тормыш чыганагы

    Тау астында салкын чишмә Челтер-челтер җыр көйли...

    Тау-таш араларыннан ургылып агып чыккан чишмәнең суын эчсәң, ару-талчыгулар, авыруларың юып төшергәндәй була, дип белми әйтмәгәннәр борынгылар. Чишмә суы, чыннан да, тәнгә - сихәт, җанга - дәва. Әмма чишмәнең суын файдалану гына түгел, аны һәрдаим чистартып, төзекләндереп тору да зарур. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә дә мондый сүзләр бар: "Адәм баласы үлгәч, өч төрле гамәл кыямәт көненә кадәр изгелек булып торыр. Беренчесе - баланың әти-әнисенә кылган догасы, икенчесе - файдалана торган изге эш, өченчесе - хәерле гыйлем, ягъни китап язып яки берәрсен өйрәтеп калдыру". Изге эш-гамәл дигәндә, әлбәттә, чишмәләр ачып калдыру да күздә тотыла. Соңгы вакытта чишмәләргә игътибар бермә-бер артты. Районыбызның күпчелек авылларында барыбыз өчен дә тормыш чыганагы булган сулыкларны, чишмәләрне төзекләндерү эшләре алып барыла. Узган җәйдә Пычак авылында да изге эш башкарылды - "Мәннәй" чишмәсе чистартылып, тирә-юне янкорма белән әйләндереп алынды.
    Пычак урта мәктәбе музеенда сакланган мәгълүматларга караганда, әлеге чишмәнең 200 еллык тарихы бар. Аны Мәннәй атлы кеше казып чыгарган һәм, улак куеп, үзенең вафатына кадәр чистартып, тәрбияләп торган. Ул үлгәч, чишмәгә "Мәннәй" исеме бирелгән. Вакытлар узып, колонкалар барлыкка килеп, су йортларга ук кергәч, яшь буын чишмә турында бөтенләй оныта. Авылның өлкәннәре моңа бик борчыла, Кыям һәм Зөфәр абыйлар аның каналларын чистартып, яңа улак ясап, рәшәткәләр белән әйләндереп алалар. Әмма бернәрсә дә гомерлек булмаган шикелле, дистә еллардан соң чишмә кабат ташландык хәлгә килә...
    -Июнь аенда авылның өлкәннәре белән киңәшләштек тә, чишмәне яңарту эшенә алындык, - ди авыл җирлеге башлыгы Габделфәт Нафиков. - Таш, цемент, баганалыклар, тимер рәшәткәләр алып кайттык. Авыл халкыннан да шактый суммада акча җыелды. "Әсәнбаш" агрофирмасы генераль директоры Раил Галимуллин елга аша салырга зур тимер плитә бирде, аны урнаштырып куйгач, хәзер язгы ташулар вакытында да ярның икенче ягына курыкмыйча чыгарга була. Мәхбүз Шәймәрданов белән казу эшләре башлагач, безгә кушылучы булырмы икән, дип бераз шүрләгән дә идек әле. Авыл халкы - олысы-кечесе бердәм булып әлеге эшкә алынгач, сөенеп бетә алмадык. Корбангали Галимов, Марсель Кәримуллин, Ирек Нәкыйпов, Сәлим Галимов, Рафис Сабиров, Рамил Кәшәпов, Райнур Нуриев, абыйлы энеле Рәсүл һәм Мансур Зариповлар аеруча тырышлык күрсәттеләр. Һәр шимбә-якшәмбедә өмә ясап, чишмәне чистарттык, тимер рәшәткә белән уратып алдык. Бу изге эшкә үз өлешен керткән барлык авыл халкына зур рәхмәт. Чишмә янында бер таш бар, салкыннарда да ул һәрвакыт җылы. Чишмәнең "җаны" ташка күчкән, диярсең. Аңа кулыңны тидергәч, тән буйлап үзгә бер энергия уза... Алга таба җирлектәге калган чишмәләрне дә төзекләндерергә уйлыйбыз. "Бердәмлектә - көч", - диләр бит. Авыл халкы бердәм булганда башкара алмастай эшләр юк.
    Авылның аксакалы Кыям абый Кәшәпов та сөенеп бетә алмый:
    -Безнең авылда элек унбишләп чишмә бар иде. Һәрберсе мул сулы булды аларның. Яшьләр "Мәннәй" чишмәсен чистартып бик яхшы эшләделәр, оештырып, башлап йөрүчеләргә, авыл җирлеге башлыгына рәхмәттән башка сүз юк, - ди ул.
    Пычак авылында туып-үскән, сигезенче дистәне түгәрәкләүче Марсель ага Кәримуллин чишмә суына көнгә әллә ничә тапкыр төшә икән.
    -Элек-электән бар халык безнең чишмәдән су алды. Хәтта Өлгедән арлы килгәннәрен хәтерлим. "Сезнең чишмәнең суы йомшак", - дип әйтәләр иде. Чыннан да, бер елдан соң да савыт-сабага, аеруча чәйнекләргә, бернинди юшкын утырмый. Файдасы да зур аның: көн саен ач карынга бер чокыр эчсәң, ашказаны-эчәкләрнең эшчәнлеге яхшыра, йөткерүдән дә файдалы, - ди Марсель абый. - Чишмәнең суын читтән дә кайтып алучылар бар: күпме торса да, бозылмый икән. Моннан берничә ел элек чишмәнең тирә-юненә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташыбыз Райнур чыршылар алып кайтып утырткан иде. Әлеге агачлар бик матур булып үстеләр. Чишмәләр кипмәсә, мәчетләр эшләп торса, авылның да киләчәге булыр.
    Без барган кышкы зәмһәрир салкын көндә дә чишмәгә илтүче юлда сукмак бар иде. Димәк, авыл халкы чишмәгә эзне суытмый.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: