Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Чишмәбашта яңа ветеринария участок пункты ачылды (+Фоторепортаж)

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республика авылларында модульле ветеринария пунктлары төзү буенча махсус программа эшли башлаган иде. Әлеге программа кысаларында районыбызның Чишмәбаш авылында заманча ветеринария пункты ачылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район җитәкчесе Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты. Ветеринария пункты Зур...

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республика авылларында модульле ветеринария пунктлары төзү буенча махсус программа эшли башлаган иде. Әлеге программа кысаларында районыбызның Чишмәбаш авылында заманча ветеринария пункты ачылды.

    Әлеге чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район җитәкчесе Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты. Ветеринария пункты Зур Сәрдек, Сәрдекбаш һәм Олыяз авыл җирлекләре халкына хезмәт күрсәтәчәк.

    Реклама

    Мал-туарларга югары квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен пунктта бөтен шартлар да тудырылган, хәтта операция бүлмәсе дә бар. Табиблар халыкка бушлай һәм шул ук вакытта түләүле хезмәт күрсәтергә әзер. Ә инде терлекләр авырып китсә, шулай ук әллә кайларга барасы түгел - биредә аптекада да эшләчәк.

    Ветеринария пункты мөдире Рәхимулла Галимуллин, табиб-эпизоотолог Расим Хәбибуллин, аптека хезмәткәре Равия Мифтаховалар бүгеннән үк эшкә керештеләр. Хәерле сәгатьтә булсын!

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: