Чиратта торасың килмәсә...
Почтага, банк бүлекчәләренә кайчан гына керсәң дә, умарта күчедәй гөжләп тора. Кемдер пенсия, субсидия-пособие, хезмәт хакы ала, кемдер акча күчерә, кредит, штрафлар түли, кемдер гәҗит-журналга языла, заказлы хат, посылка-бандероль юллый. Ай ахырында, гадәттә, күп кешенең кулында фатир, ут, газ, телефон һәм башка хезмәтләр өчен түләү кәгазьләре... -Кичтән пенсия алдым да,...
Почтага, банк бүлекчәләренә кайчан гына керсәң дә, умарта күчедәй гөжләп тора. Кемдер пенсия, субсидия-пособие, хезмәт хакы ала, кемдер акча күчерә, кредит, штрафлар түли, кемдер гәҗит-журналга языла, заказлы хат, посылка-бандероль юллый. Ай ахырында, гадәттә, күп кешенең кулында фатир, ут, газ, телефон һәм башка хезмәтләр өчен түләү кәгазьләре...
-Кичтән пенсия алдым да, икенче көнне үк түләргә дип почтага килдем. Озакка сузарга яратмыйм. Вакытында эшеңне бетереп куйгач, җаның тыныч ул, - ди 80не түгәрәкләп килүче Миңлегөл исемле апа.
-Интернеттан гына түли идем дә бит, компьютерым ватылды, - дип көрсенде кулына бер көлтә кәгазьләр тоткан, чиратның озынлыгыннан түземлеге соңгы чиккә җитүче яшь кенә ханым. - Бер электрон хезмәткә ияләнгәч, һич кенә дә көтәсе килми икән... Бушка узучы вакытым әрәм!
Әйе, барлык төр хезмәтләрне дә онлайн режимда гына башкару бик уңайлы шул ул. Кулыңда банк картасы булып, анда акчаң бар икән, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына (uslugi.tatarstan.ru, мобиль версиясе (m.tatar.ru) гына мөрәҗәгать итәсе кала. Портал 200гә якын бүлекне үз эченә ала. Бүгенге көндә Татарстанда иң популяр сервислар булып электрон көндәлек, ЮХИДИ штрафларын, мәктәп картасының балансын тикшерү, табибка язылу, кәрәзле һәм өй телефоны, интернет, телевидение, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, счетчик күрсәткечләрен кертү тора.
-Соңгы вакытта кукмаралылар да электрон хезмәтләрнең уңайлылыкларын сизә башлады. Узган ел халыкка тәкъдим ителгән хезмәтләрнең 23 проценты портал аша башкарылды. Күбесен торак-коммуналь хуҗалыгы өчен килгән түләүләр алып тора. ЗАГСка гариза бирү, балалар бакчасына чиратка язылу тулаем электрон юл белән эшләнә, - ди район Башкарма комитетының мәгълүмати һәм коммуникатив технологияләрне үстерү бүлеге начальнигы Александр Павлов. - Портал белән эш итүнең уңайлылыклары бик күп. Шуның өчен мөмкинлектән файдаланырга кирәк. Кул астыңда интернет челтәренә тоташкан компьютер булмаса да, борчылырга урын юк - бу очракта инфомат һәм кәрәзле телефоннардагы махсус кушымталар ярдәмгә килә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: порталда ачылган шәхси кабинетта барлык төр түләүләр турындагы мәгълүмат саклана, исәп-хисап счетына үзгәрешләр кертү, аның белән идарә итү мөмкинлеге дә тудырыла.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина сүзләренә караганда, Нырья, Урта Комар, Зур Сәрдек җирлекләрендә яшәүчеләр Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан аеруча актив файдаланалар икән.
-Бик дөрес эшлиләр. Кукмарага килеп, почта-банкларда озын чиратларда торганчы, үз өеңнән генә түләүләрне башкару, чыннан да, бик уңайлы. Өстәвенә хезмәтләр өчен түләгәндә өстәмә җыем да (комиссия) дә алынмый. Бу исә акчаны янга калдыру дигән сүз. Кулында банк картасы булмаганнар электрон хезмәтләрне башкару өчен банктан махсус виртуаль карта алып кайта алалар, - ди Чулпан Хәнәфина.
-Тугыз авылны берләштерүче җирлегебездә 1448 кеше яши. Безнең якта халык бик актив, заманча мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска тырыша. Узган ел барлык хезмәтләрнең 80 проценты электрон юл белән түләнү дә моның ачык мисалы, - ди Нырья җирлеге башлыгы Вячеслав Васильев. - Әлеге хезмәттән укытучылар, балалар бакчасы, мәдәният хезмәткәрләре аеруча уңышлы файдалана. Социаль яклау бүлегенә гаризалар җибәрү, балалар бакчасы, каты көнкүреш калдыкларына түләү өчен күп кеше порталга мөрәҗәгать итә.
Урта Комар җирлегендә хезмәтләрнең - 61, ә Зур Сәрдектә 20 проценты интернеттан башкарылган.
Узган ел татарстанлыларга 83 миллион сумлык электрон хезмәт күрсәтелгән. Әлеге сан 2015 ел белән чагыштырганда 1,4 тапкырга күбрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев