Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Челтәр компаниясе» генераль директоры Илшат Фәрдиев төзекләндерелгән район электр челтәре бинасын ачты

Төзекләндерү эшенә 2019 елның көзендә керешкән булганнар, бинага төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмак та калмаган.

Районыбыз энергетиклары өй туе билгеләп үтте – капиталь төзекләндерелгән, өр-яңадан үзгәртеп корылган административ бина үзенең ишекләрен ачты.

Тантананың дәрәҗәле кунаклары арасында «Челтәр компаниясе» җәмгыятенең генераль директоры Илшат Фәрдиев, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башкалар бар иде.

«Кукмарада халыкның тормыш дәрәҗәсен тагын да яхшырту өчен бик күп эшләр башкарыла. Нинди генә җитештерү оешмалары ачылмый, буыннан буынга тапшырылып килүче кәсеп – итек басу һөнәрен дә югалтмадыгыз. Эшлисез, тырышасыз. Электр челтәре бинасы да нинди матур итеп төзекләндерелде. Биредә үз хезмәтләренең осталары эшли. Барысы өчен дә рәхмәт», - диде Илшат Фәрдиев.

Сергей Димитриев үзенең чыгышында электр челтәре оешмасын районның йөрәге дип атады.

«Без Алабуга электр челтәре филиалына буйсынабыз. Анда керүче участоклар арасында Кукмара электр челтәренең алдынгы булуы, әлбәттә, зур мәртәбә. Чыннан да, биредә эш бик яхшы оештырылган. Шәһәрдә, авыл җирлекләрендә электр белән бәйле проблемалар һәрвакыт уңай хәл ителә. “Челтәр компаниясе” теләктәшлеге, уртак тырышлык нәтиҗәсендә соңгы елларда Кукмарада зур күләмле эшләр башкара алдык. Кукмара буенча иң элек – 17, соңыннан тагын 23 чакрым озынлыкта кабель салынды. Хәзер кичләрен дә шәһәр урамнары ялт итеп балкып тора. Электр челтәре оешмасы бинасында башкарылган эшләргә килсәк, ремонт бик яхшы булган, хезмәт шартлары да уңай якка үзгәргән. Биредә электрэнергиясен сакчыл тоту технологиясен уңышлы кулланалар. Алга таба да яңа бинада исән-имин эшләргә язсын», - диде ул.

Төзекләндерү эшенә 2019 елның көзендә керешкән булганнар. Бинага төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмак та калмаган. Тышкы яктан да, эчтән дә балкып тора ул. Биредә тиешле хезмәт күрсәтү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган, заманча җиһазлар кайтарылган. Хәтта спорт белән шөгыльләнү өчен дә аерым бүлмә булдырылган.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X