Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Чәчәбез дә, урабыз да

    Бүген бер басуны комбайннар иярләсә, икенчесендә чәчү агрегатлары эшли. Моннан тыш, сенаж салу бара. Терлекчелек каралты-кураларын кышка әзерләү, чәчүлек материал туплау кебек эшләрне дә чиратка куярга ярамый. Кыскасы, һәрберсенә өлгер генә...

    -Бүген "Лексион" комбайннарында эшләүчеләргә килешү нигезендә 5әр мең сум премия өләштек. Һәрберсе 500әр тонна ашлык суктырды, - дигән сөенечле хәбәр белән каршы алдылар безне "Бөр" агрофирмасында.
    Комбайнчыларга берәр гектар печән дә бирелгән. Тиешле норманы үтәгән очракта, кызыксындыру чарасы итеп, 50 килограммлы бозау бирү дә каралган. Башкарылган эш тиешенчә бәяләнгәндә генә аның нәтиҗәсе була шул. Коры вәгъдәгә ышанып, берәү дә көч түкми хәзер.
    Агрофирмада игеннәрне урып-җыюда 9 комбайн катнаша. Алтысы "Татарстан" бүлекчәсендә арыш суктыра. Өч "Лексион" моңарчы "Игенче" бүлекчәсендә эшләгән, аннан Сәрдекбашның көзге бодай басуына күчерелгән. Алты пресс агрегаты көнгә 400 төргәк салам җыя, аларны 4 техника фермага ташып тора. Инде Зур Сәрдек комплексында зур эскерт пәйда булган, хәзер саламны Чишмәбаш фермасына ташыйлар.
    -150 гектарда борчак игелгән иде, аны җыеп, уңышыннан 129 тонна орлык хәзерләнде. Арыштан әлегә һәр гектардан уртача 17,6 центнер бөртек суктырыла. Быел көзге культураларның мәйданын арттырып, 1500 гектарда арыш, 600 гектарда бодай чәчү планлаштырыла, - ди агрофирманың генераль директоры Раил Галимуллин.
    Чәчү өчен җир эшкәртүгә 17 берәмлек техника чыккан. Ә чәчү Чишмәбаш бригадасында Илгизәр Нәбиевка, Адайда Габделнур Галимҗановка йөкләнгән.
    -Бүген Васил Йосыпов та чәчүгә керешәчәк. Вакытка сыешу өчен шушы гади чәчкечләр, "Хорш", "Моррис" комплекслары белән көнгә 300 гектарда эш башкарырга кирәк, - ди агрофирманың баш агрономы Булат Гомәров.
    Чәчүне, гадәттә, иң тәҗрибәле механизаторларга тапшыралар. Адай янындагы басуда эшләүче Габделнур Галимҗанов та 40нчы сезонын кыр эшләрендә катнаша.
    -Янил училищесын тәмамлагач, тракторга утырган идем. Комбайнда эшләгән еллар да булды. Инде пенсиягә чыгарга да санаулы еллар калып бара, - ди тәҗрибәле механизатор.
    Быел Ильяс Фәхретдинов, Факил Галиев, Зөлфәт Хаҗиәхмәтовларны үзенә ярдәмче итеп алган. Мулланур Зыятдинов басуга орлык ташып тора.
    -Эшне оештыру ягыннан тоткарлык юк. Һава шартлары гына уңайлансын иде, - ди көн буе басуда техникаларның эшләвенә күз-колак булып торучы бригадир Рәфкать Гыйззәтуллин. "Игенче" бүлекчәсенең башкаручы директоры Рафак Нәбиуллин да басуда эшнең сыйфатын тикшереп китте: киләсе ел уңышына бүген нигез салына бит.
    Быел яңгырларның артык ешаюыннан зарлансак та, күпьеллык үләннәр, бәрәңге, кукуруз өчен явым-төшемнәр бик файдалы булды. Биредә дә кукуруз кеше биеклеге булып үскән. 1700 гектарда игелгән кукуруздан 30 мең тонна силос салу планлаштырыла. Хәзерге вакытта Адай фермасында катнаш азык культураларыннан сенаж салу бара. Моңа кадәр көн саен 300 тонна сенаж салып, терлек азыгының бу төрен 7 мең тоннага якын әзерләгәннәр.
    Җәй ахырына якынлашкан саен, эш кызулана бара: көзге яңгырларга кадәр булган уңышны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк.
    Гөлгенә ФӘХРЕТДИНОВА

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: