Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Быел бәрәңгеләргә нематода яный

    Шәхси хуҗалыкларның икенче икмәге чын мәгънәсендә бакчасында үстергән бәрәңгесе. Менә шул "икмәккә" зур куркыныч янаганын үзләре бу афәттән зыян күрүчеләр генә аңлыйдыр. Дөрес, бәрәңгегә элек тә төрле авырулар, корткычлар зыян сала иде. Ләкин монысы барысына караганда да куркынычрак. Бу зыян салучының исеме нематода. Соңгы елларда шәхси хуҗалыклар теләсә каян бәрәңге...

    Шәхси хуҗалыкларның икенче икмәге чын мәгънәсендә бакчасында үстергән бәрәңгесе. Менә шул "икмәккә" зур куркыныч янаганын үзләре бу афәттән зыян күрүчеләр генә аңлыйдыр.
    Дөрес, бәрәңгегә элек тә төрле авырулар, корткычлар зыян сала иде. Ләкин монысы барысына караганда да куркынычрак. Бу зыян салучының исеме нематода.
    Соңгы елларда шәхси хуҗалыклар теләсә каян бәрәңге алып кайтып сорт алыштырырга тырыша. Бәрәңге орлыгы белән бергә бу авыруның үз бакчабызга килеп кергәнен сизми дә калабыз.
    Шулай ук күмәк хуҗалыкларда кечкенә тракторлар бетү сәбәпле, шәхси җир эшкәртүчеләргә бакча сукаларга мөрәҗәгать итәбез. Ул шул бер җир эшкәртү коралы белән авылдан авылга, хуҗалыктан хуҗалыкка шул авыруны таратып йөрергә мөмкин. Ул шулай ук аяк киемнәренә ияреп, кош-корт аша да тарала. Эш кораллары да моңа ярдәм итә.
    Бакчада нематода булуың беренче билгесе бәрәңге яфракларының корыша башлавы. Аннан озак тормый бәрәңге сабагы шиңә, саргая һәм үлә. Бу бигрәк тә быелгы кебек коры елны шулай. Зыян 30 проценттан алып 90 процентка кадәр була. Коры елларны уңыш бөтенләй булмый. Нәрсә соң ул нематода? Бу 0,3-1,2 мм (аналары) һәм 0,5-0,8 мм (аталары) озынлыгындагы личинкалар. Менә шул личиникалар бәрәңге тамырына урнашалар. Алар бүлеп чыгарган состав бәрәңге тамырында гадәттән тыш зурлыкта клеткалар барлыкка китерә, шул клеткалар аша бәрәңге согы белән туклану башлана.
    Бер сезонда нематода бер мәртәбә генә нәсел калдыра. Тамырга урнашудан алып анасы җитлегүгә кадәр 40-70 көн үтә.
    "Хәзер нәрсә эшләргә" - дигән сорау туа. Беренче чиратта зарарланган бәрәңге сабакларын аерым урынга җыеп киптереп яндырырга кирәк. Җыйганда туфрак төрле урынга чәчелмәсен. Зарарланган сабакларны һич тә калдырырга ярамый.
    Беренче чиратта нематода булган хуҗалыклардан аның башкаларга таралмавын тәэмин итү шарт.
    Шулай ук 1 метр тирәнлектә чокыр казып зарарланган сабакларны шунда тутырып һәм 100 процентлы хлорлы известь белән эшкәртеп чиста туфрак белән күмергә була. Шулай ук 5 процентлы формалин эремәсе белән дә эшкәртеп күмәргә мөмкин.

    Рәфкать ГАЛИМУЛЛИН,

    "Россельхознадзор"ның карантин буенча белгече

    Реклама

    фото: http://yandex.ru/yandsearch

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: